Яңалыклар

«ШАЯН ТВ»лы ҖӘЙ!

«ШАЯН ТВ»лы ҖӘЙ!

Урамда – җәй! Каникул да дәвам итә. Һәр көнне файдалы, истә калырлык итеп уздырасы килә. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы якын дуслары өчен берничә файдалы лайфхак әзерләде! - быел #шаянҗәй хештегы популяр хештегларның берсе булачак, чөнки каналның инстаграм аккаунтында шул исем белән игълан ителгән флешмобта һәр кеше катнаша ала. Бары тик җәйнең иң матур мизгелләрен фотога төшереп, үзегезнең аккаунтка куеп, #шаянҗәй хештегын гына язарга кирәк. - җәй сый-нигъмәтләрен дә мулдан бирә. Җиләк-җимешләрдән бик күп төрле тәмле ризыклар әзерләп була. Каналның рәсми сайтында #шаянрецепт хештегы буенча үзенчәлекле рецептлар таба аласыз. Аларны әзерләп, шулай ук фотосын үз инстаграм аккаунтыгызга куярга онытмагыз! - «ШАЯН ТВ» каналы барыбызны да саф һавада физик күнегүләр ясарга чакыра. «Тиззарядка» тапшыруына кушылыгыз! Урамда телевизор юк, дисезме? Каналны онлайн форматта сайт аша да, үзегезгә уңайлы вакытта «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналыннан да карап була. - Эссе көндә бераз өйдә дә ял итеп аласы килә. «ШАЯН ТВ» каналы премьералар белән сөендерүен дәвам итә. Берсеннән-берсе кызыклы мультфильмнар, мавыктыргыч документаль сериаллар, файдалы тапшырулар һәркемнең күңеленә хуш киләчәк. - социаль челтәрләрдә үз аккаунтларын дөрес һәм кызыклы итеп үстерергә теләгән дуслары өчен, «ШАЯН ТВ» каналы «Телевизион онлайн блогерлар мәктәбе» ачып җибәрде. Туры эфир барышында узган онлайн дәресләрне танылган блогерлар алып бара. Файдалы мастер-классларны каналның сайтында кабатлап та карый аласыз. - Төп киңәш: хыялланырга курыкмагыз! Үз эшегездә тәртип булсын! Куйган максатларга ирешергә омтылу – уңышның нигезе. Спорт белән шөгыльләнүме ул, фотога төшерү яки блогер булумы, менә бүген, хәзер үк шул хыялыгызга таба бер адым ясагыз!

24.07.2020
Шахмат көне

Шахмат көне

Бүген планетадагы иң данлыклы уеннарның берсе булган – шахмат көне. Әлеге уен турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез сезнең игътибарга. Шахмат атамасы фарсы телендәге «шах» һәм «мат» сүзләреннән килеп чыккан. Күп очракта «патша үлгән» дип тәрҗемә ителсә дә, «патша тозакка эләкте» яки «патша кача алмый» дигән мәгънә күбрәк туры килә. Шахматның ватаны булып, Һиндстан санала (ЯКЫНЧА 1400 ел элек). Шуннан уен хәзер Иран территориясенә килеп керә, аннары Якын Көнчыгыш, Европа һәм Россиядә танылу ала. Вакыты буенча иң озын йөреш бразилияле Франсиско Троиска карый. Аны уйлау өчен ул ике сәгать егерме минут вакытын сарыф иткән. Башта ферзь диагональ буенча бары тик бер шакмакка гына хәрәкәт итә алган, аннары – икегә. Бу хәл патшабикә Изабелла Испанская ферзьне шахмат тактасындагы иң көчле фигура, дип билгеләгәнче шулай дәвам иткән. Иң борынгы шахмат партиясе 900 елга карый. Бу уен багдат елъязмачысы белән аның укучысы арасында була. Иң борынгы шахмат наборы Төньяк Шотландиянең Льюис утравында табыла. Ул безнең эраның XII гасырына карый. Аның үрнәгендә «Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» фильмы өчен тылсымлы шахмат фигуралары ясала. Хәтерне яхшыртуның иң шәп чарасы, дип табиблар шахматны саный. Шулай ук Альцгеймер авыруы белән көрәштә дә киңәш ителә.

20.07.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск