Яңалыклар

Гүзәл Уразова: «ШАЯН ТВ» зур бәхет

Гүзәл Уразова: «ШАЯН ТВ» зур бәхет

Гүзәл Уразова: «Балалар бездән дә яхшырак булырга тиеш». Татарстанның халык җырчысы Гүзәл Уразова мәктәпне тәмамлап, Казанга килгәч тә, җырчы булам дип уйламый. Аның башында я икътисадчы, я юрист, я хисапчы булам дигән уйлар яши. Ләкин язмыш башкачарак хәл итә.  Гүзәл апа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга килә. Ләкин моңа кадәр дә мәктәп елларында ук ул җыр конкурсларында, фестивальләрендә катнаша һәм җиңүләр яулый. Гүзәл Уразова фикеренчә, яхшы җырчы булу өчен, иң беренче чиратта, сине халык яратырга тиеш. Артист үз эшенең остасы, чын профессиональлеккә ия, белемле,  зәвыклы итеп киенә, матур итеп сөйләшә белгәндә генә, ул тулы заллар тутыра ала. Гүзәл Уразова студиягә килеп керү белән, үз балаларының «ШАЯН ТВ» каналын карауларын әйтте: «Әни кеше буларак, балалар өчен тәүлек буе эшли һәм татар телендә «сөйләшә» торган канал булуы- ул зур бәхет». Балаларына Гүзәл һөнәр сайлау өлкәсендә бернинди чикләүләр дә куймый. «Балалар бездән дә яхшы булырга тиеш, - ди ул. - Нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, яхшы кеше булып калсыннар, бәхетле, үз эшләрендә оста булсыннар»

27.05.2019
Тиздән җәйге каникуллар башлана

Тиздән җәйге каникуллар башлана

Җәйге каникуллар башланыр вакыт җитеп килә. Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә һәм балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә. Җәйге каникуллар вакытында аеруча балалар куркынычсызлыгына игътибар бирергә кирәк. Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Күп вакыт балалар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белән уйнарга мөмкиннәр. Балаларның бу шаяруы бик зур бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Үзегезгә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм балаларга үрнәк күрсәтергә өндибез. Йортыгызда беренче караштан күзгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки күп балалар әлегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең яшәгән адресын белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайда, нинди адрес буенча, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш. Булдыра алганча ешрак ут белән шаяруның куркыныч икәнен искәртеп торыгыз. Көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Хәлегездән килгәнчә үз йортларыгызда янгын чыкканын хәбәр итүче извещательләр һәм янгын сүндерү җайланмалары булдырырга тырышыгыз. Баланы йортта узен генә калдырырга туры килгән очракта газ һәм электр приборларын сүндерергә онытмагыз, зажигалка һәм шырпыларны ераккарак яшерегез! Шулай ук исегезгә төшерәбез, корган үләнне һәм чүп-чарны ягу катгый тыела! Балалар җәйге ялларын хәвеф-хәтәрсез, истә калырлык күнелле мизгелләрдә үткәрүен теләп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк! Мәгълүмат http://baltaci.ru/  сайтыннан алынды

27.05.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск