Яңалыклар

Зөһрә йолдыз

Зөһрә йолдыз

Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз бул­ган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә ирәмсенмәгән, эреләнмә­гән. Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән Зөһрә. Юри, кешеләрнең җылан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән үги анасы. Зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һич ни булмый икән. Ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең шундый сабырлыгы, шундый түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган. Шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһ­рәне үги анасы төпсез савытка су ташырга кушкан, үзе бик ачуланып: — Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң йортыма аяк басачак булма, кый­нап үтерермен,— дигән. Зөһрә бер сүз дә әйтмичә көянтәсе белән чиләк­ләрен күтәреп суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе нурга чумып иркәләнеп тын гына ята икән. Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены, исенә төшкән. Шунда үзенең бәхетсезлеген уйлап кайнар яшьләре бит буеннан җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп җылаган да, «Уф»... дип сулап, чиләкләре белән су алган. Сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын да авыррак басалар икән. Ул тагын айга караган. Ай һаман нурланып йөзә икән. Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән. Күңелендә үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән. Шунда бер йолдыз атылып, дөнья та­гын да нурланыбрак киткәндәй булган. Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. Күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. Аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән. Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. Ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз булыр, бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. Аны «Зөһрә йолдызы» дип йөриләр.

22.03.2019
Тәртип кайдан башлана?

Тәртип кайдан башлана?

Илдә яшәүче әти-әниләрнең 70 проценттан да күбрәге мәктәптә бердәм форма булырга тиеш дип саный. Алар фикеренчә, бу – бик яхшы тәрбия чарасы. Сораштыру барышында ачыкланганча, бүген укучы­лар­ның 65 проценты бердәм форма гамәлдә булган мәк­тәп­ләрдә белем ала. Респон­дентларның 60 проценты уку йортында өс кие­менә зур игътибар бирелүен дә ис­кәрт­кән. Сораштыруда кат­нашучыларның 72 проценты, мәктәптә бердәм форма булырга тиеш, дигән фи­кердә. Бу – дәрес вакытында игътибарлырак булырга яр­дәм итә һәм үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора, дип саный алар. Илдә яшәү­челәрнең тагын 38 проценты әйтүенчә, укучылар бердәм форма киеп йөрсә, балаларга карап, аларның әти-әнилә­ренең матди хәленә бәя биреп булмаячак. Димәк, сыйныфташлар арасында үзара мөнә­сәбәт тә яхшырачак, ди­гән­нәр. Әти-әниләр бердәм форма тектерүгә акчасын да кызганмый. Мәскәүдә әлеге төр хезмәт уртача – 12-15 мең, Казанда 8-10 мең сум тора, ди. Сүз уңаеннан, баланы 1 сентябрьгә кибеттә киен­дерү уртача 15-18 мең сумга төшәргә мөмкин. Респондентлар арасында укучыларны бертөрле киен­дерүгә каршы чыгучылар да бар. Мәсәлән, сораштыруда катнашучыларның һәр өчен­чесе, болар – кыз бала тәр­бия­ләүчеләрдер, кү­рә­сең, чәч­кә бәйле төрле тәҗри­бәләр ясап карарга тәкъдим иткән. Толымга төс­ле тасмалар кушып үрергә мөмкин, дигән алар. Әти-әниләрнең 13 проценты исә мәктәпкә борынга алка тагып килергә рөх­сәт итәргә кирәк дип саный. Сораштыруда катнашу­чы­ларның һәр унынчысы укучыны ертык джинсы чалбардан күз алдына китерә. Әле ярый укытучылар үзгә фикердә. Әти-әни­ләр­нең 44 проценты әй­түен­чә, аларның балалары белем алган мәк­тәп­тә, гому­мән, ачык төстәге өс киеме киеп йөрү тыела. Өлкән­нәр­нең 36 проценты – чәчне “кычкырып тора торган” төс­ләргә буярга ярамаганлыгын, тагын шул кадәре­се үк тәнгә татуировка ясау рөх­сәт ителмәвен хәбәр иткән. (“Ватаным Татарстан”,   /№ 36, 13.03.2019/)

20.03.2019
«Бергәләп ашыйк» тапшыруы

«Бергәләп ашыйк» тапшыруы

Әйдәгез, бергәләп ашыйк әле! Ой, бу торт бөтенләй башны бутап бетерде инде.. Мин бит сезгә «Бергәләп өйрәник» тапшыруы турында сөйләргә теләгән идем. Әлеге тапшыру балалар өчен генә түгел, ә аларның әти-әниләре өчен дә бик кызык. Ни өчен дигәндә, тапшыруда әти-әниләр дә катнаша, дөрес, үзләре генә түгел, ә балалары белән. Биредә ике гаилә аерым-аерым командага тупланып, алып баручы тәкъдим иткән биремнәргә җавап эзли, шуның белән беррәттән татарча сүзләр өйрәнә. Тапшыру өч турдан тора. Һәр тур өчен җиңгән командага бер балл бирелә. Тапшыру азагында кайсы команда күбрәк балл туплый, шул җиңүче була.  Cез әлеге гаилә тапшыруын безнең каналыбызда карый аласыз... Кайда: «ШАЯН ТВ» каналында Кайчан: һәр дүшәмбе Ничәдә: 6:30, 12:30, 18:30 һәм 0:30 да Безнең каналыбызның кунаклары буш кул белән килмиләр. «Бергәләп өйрәник» тапшыруының кунаклары безнең төшерү группасына тәмле торт алып килгән. Шуңа күрә тапшыру төшерелеп беткәннән соң «Бергәләп өйрәник» - «Бергәләп ашыйк» тапшыруына әйләнгән.

20.03.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск