Яңалыклар

«ШАЯН ТВ»га 4 яшь!

«ШАЯН ТВ»га 4 яшь!

Бүген, 12 ноябрь, беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 4 яшь тула! Сезне «ШАЯН ТВ»га кушылырга һәм әлеге көнне бергә үткәрергә чакырабыз! Иртәдән кичкә кадәр яраткан каналыбыз сезнең өчен бик күп сюрпризлар һәм күтәренке кәеф әзерләде! Иң популяр мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, эчтәлекле документаль фильмнар һәм гаҗәеп премьералар – боларның барысы бәйрәм эфирында! Нәкъ менә «ШАЯН ТВ»ның туган көнендә шигырь сөючеләр өчен эфирда өр-яңа проект - «Яраткан шигырь» тапшыруы старт алачак! Шуңа күрә, көн дәвамында «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! 08:00, 09:40, 11:10, 12:00, 13:30, 16:00, 17:25, 19:00, 20:50, 21:30 сәгатьләрдә телевизор каршына җыелыгыз! Шулай ук социаль челтәрләрдә дә безнең белән бергә булыгыз! Кызыклы язмалар, күңелле яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Шуңа күрә, барысына да бүгеннән үк язылып куегыз! «ШАЯН ТВ» каналының ВКонтакте төркемендә баручы шәп бәйгедә катнашып, зур бүләкләр отыгыз!  

12.11.2022
«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект - «Яраткан шигырь»!

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект - «Яраткан шигырь»!

«ШАЯН ТВ» каналында шигырь сөючеләр өчен өр-яңа проект! 12 ноябрьдән зәңгәр экраннарга «Яраткан шигырь» тапшыруы чыгачак! Әлеге проект балаларга шигырьләр аша татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, бай мирасы һәм мәдәнияте белән танышырга ярдәм итә. Балаларда кечкенәдән шигърият аша татар милләтенә, татар теленә мәхәббәт уяту мәдәни, рухи кыйммәтләрне саклауга этәргеч булып тора. Проект классик шагыйрьләр белән беррәттән заман шагыйрьләренең әсәрләрен популярлаштыра, шулар аша балаларда татар шигъриятенә кызыксыну уята. Проектның максаты – татар халкының әдәби мирасын һәм татар телен пропагандалау. «Яраткан шигырь» татар шигърияте аша татар теленә, татар халкына, туган җиргә мәхәббәт уяту, әхлак тәрбиясе бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул нәфис сүз аша балаларда татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли, татар язучыларының иҗаты белән таныштыра. Шигырьләрнең темалары тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләр, тарих һәм әдәп-тәрбия белән бәйле. Проект һәр шигырьне тулаем ача, җанландырып халыкка җиткерә. Һәр әсәр фильм итеп тәкъдим ителә, лирик герой һәм образларның гаҗәеп серле дөньясына алып керә. Шуның белән бергә, туган илебезнең бөтен матурлыгы, без белмәгән искиткеч күренешләре ачыла.Тапшырның аудиториясе исә чикләнмәгән, аны төрле яшьтәге балаларга, шул исәптән, гаилә белән дә карарга була. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» каналы гамәлгә ашыра. Бу проект балалар тарафыннан татар телен, мәдәниятен саклап калуга һәм аны үстерүгә нигез әзерли. «Яраткан шигырь» проектын һәр шимбә көн дәвамында «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!    

11.11.2022
Көлке көлә килә!

Көлке көлә килә!

- Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага тыкканмы? - Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. - Ә шырпы нигә? - Бездә утны сүндерделәр * *  * - Сара, синең авырлыгың күпме? - Күзлек белән йөз егерме килограмм. - Ә нишләп күзлек белән? - Күзлексез мин үлчәүдәге саннарны күрмим. * *  * Автомәктәптә имтихан бара: - Двигатель ничек эшли? - Үз сүзләрем белән мөмкинме? - Әлбәттә! - Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж! * * * Хуҗаның улы, кое янында икмәк ашап утырганда, икмәген коега төшереп җибәргән дә кычкырып елый башлаган. Хуҗа өйдән: Нигә тавышланасың? – дип сорагач, улы аңа: Икмәгем коега төшеп китте, - дигән. Хуҗа йөгереп чыгып, коега иелеп караса, анда үзенең шәүләсен күргән дә: - Ап-ак сакаллы башың белән баланың икмәген тартып алырга оялмыйсыңмы? – дигән.      

10.11.2022
«Балачак җыры» концертлар циклы проекты дәвам итә!

«Балачак җыры» концертлар циклы проекты дәвам итә!

«ШАЯН ТВ» каналы сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертлар циклы проектын дәвам итә! Тагын да күбрәк өр-яңа матур җырлар, талантлы катнашучылар белән бергә сәфәргә чыкты! Бүген исә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбендә берьюлы 2 концерт гөрләп узды! Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырылды. Тамаша кылырга исә республикабызның мәктәп укучылары чакырылды. Бәйрәмгә берсеннән-берсе мөхтәрәм кунаклар килде. Хөрмәтле кунаклардан Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева да бар иде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге проект татар музыкасын, татар мәдәниятен популярлаштыруы, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүе белән иҗтимагый әһәмияткә ия. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән дәртле җырларны яңгыраттылар. Тамашачылар шулай ук «Балачак җыры» һәм «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары белән дә таныша алды. Концертны карарга килгән кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары белән фотога төшү оештырылды. Шулай ук Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмә халкыбызның танылган шәхесләре белән таныштырды.    Концерт искиткеч күңелле үтте! Берсеннән-берсе матур клиплар, гаҗәеп эчтәлекле җырлар яңгырады, җанлы атмосфера хөкем сөрде!  

09.11.2022
«ШАЯН ТВ»да Чиләбе телевидениесе кунаклары!

«ШАЯН ТВ»да Чиләбе телевидениесе кунаклары!

Бүген «ШАЯН ТВ»да Чиләбенең «Өлкә телевидениесе» АҖ вәкилләре кунакта булды! Алар арасында хөрмәтле кунаклар Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе урынбасары, «ОБЛ-ТВ» АҖ генераль директоры Гербер Олег Викторович, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Хворостова Мария Николаевна, «ОБЛ-ТВ» АҖ телевидениесенең икътисад буенча директоры Хәбибуллин Амур Габидулла улы, «ОБЛ-ТВ» АҖ баш хисапчысы Савельева О.В. бар иде. Каналыбызның төп геройлары мөхтәрәм кунакларны күңелле итеп каршы алдылар, студиябез буйлап сәяхәткә чакырдылар. Биредә алар канал эшчәнлеге, «ШАЯН ТВ»ның берсеннән-берсе масштаблы проектлары, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан таныштылар, аралашып алдылар. Тапшырулардан тыш, без кунакларыбызга үзебезнең социаль челтәрләребезнең популярлыгы, телевизион блогерлар мәктәбе турында да сөйләдек. Очрашуны музыкаль мизгелләр бизәде. «Батыр егетләр» ансамбле студия кунакларына шат җырларын бүләк иттеләр. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуда зур роль башкара, шуңа күрә, кунакларыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмадылар. Дубляж студиясендә дә эшнең иң кызган чагына туры килделәр. Алар бу мавыктыргыч процессны күзәтә алдылар. Дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина кунакларыбызның сорауларына җавап бирде. Чиләбедән килгән хезмәттәшләребезне бик сөенеп кабул иттек. «ОБЛ-ТВ» рус телевидениесе булса да, аларның беренче татар балалар каналы эшчәнлеге белән танышырга теләк белдерүләре аеруча куанычлы.

08.11.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск