Яңалыклар

Ел чыршысы

Ел чыршысы

Республиканың Яңа ел чыршысында 8000 артык бала катнашты.  Башкалабызда узган елның төп бәйрәмендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  Кышкы каникуллар алдыннан укучылар өчен чын могҗиза бәйрәме булды бүген. Тантаналы чара «Татнефть-Арена» боз сараенда узды. Чыршы бәйрәменә яхшы билгеләргә генә укучылар, конкурс-фестиваль җиңүчеләре, актив укучылар, спортчылар, кимчелекләре чикле балалар килгән иде.  «Россиядә Театр елы тәмамланып килә. Бик күп кызыклы креатив проектлар тормышка ашырылды. Узып барган ел яшьләр сәясәтенең дә юбилей елы булды», – диде президент. Киләс елның да вакыйгаларга бай булачагына басым ясады. Республика тарихында бик мөһим чорны – ТАССРның 100 еллык юбилеен зурлап уздырасы бар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы да – безнең өчен зур вакыйга! «Сезнең белән зур уңышларга ирешәчәгебезгә ышанам. Үзегезгә ышаныгыз, зур максатлар куеыгыз һәм шуларга ирешегез! Без Татарстанның киләчәгенә ышанабыз!» - диде Рөстәм Миңнеханов.  Чарадан һәр кунак күтәренке кәеф белән генә түгел, истәлекле бүләк белән кайтып китте. 

25.12.2019
Сез-безнең киләчәк!

Сез-безнең киләчәк!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 декабрь көнне журналистлар белән очрашты. Әлеге чарада каналыбыз алып баручысы Илназ Габдрахманов катнашты.   Балалар каналы булдыру киләчәктә милләтне, телне, йолаларны сакларга ярдәм итәчәк, дип саный Татарстан Президенты.  2019 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясендә «Шаян ТВ» каналы хакында фикерен җиткерде. Илназның соравына җавап итеп,  «Безнең милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш шул балачактан килә. Кызганыч, безнең хәзер авыл җирлегендә 25 процент кына халык яши. Шәһәрдә ул гореф-гадәтләр юк, сөйләшкәндә дә күбрәк русча аралашабыз», — диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гореф-гадәтләрне, милләтнең йолаларын уен аша бирергә кирәк. Балалар каналы да шул максаттан булдырылган. «Сез бит киләсе буын, без сезгә таянабыз. Без олыгайгач, милләтебез юкка чыкмас, милли гореф-гадәтләр сакланыр, дип ышанабыз. Бу каналны шуны истә тотып ачтык. Киләчәктә сез бу эшне дәвам итәрсез, дип уйлыйбыз», — дип теләкләрен җиткерде Президент. Яшь алып журналистыбыз Илназ Габдрахманов очрашу вакытында Президентка бүләк тә тапшырды. Мәгълүмат "Татар-информ" агентлыгыннан алынды.

25.12.2019
Кыш бабайның исеме ничек?

Кыш бабайның исеме ничек?

Әйе, әйе, Кыш бабай безгә Кыш бабай инде ул, дуслар! Ә менә башка телләрдә аны ничек чакырганнарын беләсезме? «Балачак илендә», «Гаҗәп дөнья» тапшыруларын алып баручы Газизҗанова Самирә белә! Сезнең өчен дә кызыклы мәгълүмат туплаган! Безнең илдә Кыш бабайны русча «Дед мороз» дип атыйлар. Озын ак сакаллы бабай, зур кызыл тунын киеп, бүләкләр таратырга оныгы Кар кызын да алып килә. АКШта, Канада, Бөекбритания һәм Көнбатыш илләрендә Кыш бабай Санта клаус исемен йөртә. Швециядә ике Кыш бабай бар: борынлы Юлтомен һәм кәрлә Юлниссаар. Икесе дә бүләкне тәрәзә төбенә куеп китә. Финляндиядә Яңа ел бабаен Йоулупукки дип атыйлар. Аның конус сыман башлыгын һәм кызыл киемен Йиулувана, диләр. Франциядә шулай ук ике Кыш бабай: берсе – Пэр-Ноэль, балаларга бүләкне кәрҗингә салып алып килә. Икенчесе – Шаланд, аның кәрҗиненә тыңламый торган һәм ялкау балалар өчен чыбыклар яшеренгән. Италиядә балалар янына өлкән генә Бефана дигән фея килә. Ул өйгә төтен торбасы аша кереп, үзләрен яхшы тоткан балаларга бүләкләр бирә, ә тәртипсезләргә көл генә эләгә. Румыниянең Мош Кречун исемен йөрткән бабае безнең Кыш бабайга бик охшаган. Үзбәкстанда аңа Корбобо, дип эндәшәләр. Ул буйлы халат һәм кызыл түбәтәй кия. Корбобо Яңа ел бүләкләре белән йөкләнгән ишәктә йөри.

24.12.2019
«Көмеш кыңгырау» конкурс үткәрә

«Көмеш кыңгырау» конкурс үткәрә

«Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы һәм «Шаян ТВ» балалар телевизион каналы белән берлектә «Көмеш кыңгыраулар» конкурсын үткәрү турында НИГЕЗЛӘМӘ 1. Гомуми нигезләмәләр 1.1. «Көмеш кыңгыраулар» конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручылары – «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы (алга таба Газета) һәм «ШАЯН ТВ» балалар телевизион каналы (алга таба «Шаян ТВ»); 1.2. Конкурс турында Нигезләмә «Көмеш кыңгырау» газетасының рәсми сайтында (chelny-rt.ru) һәм «ШАЯН ТВ» каналының рәсми сайтында (https://shayantv.ru/) урнаштырыла. 1.3. Конкурста беренче урын алучылар чыгышын «ШАЯН ТВ»да эфирга төшерү һәм күрсәтү хокукы бирә торган сертификатлар тапшырыла. Калган җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелә; 2. Конкурсның максаты һәм бурычлары: 2.1. Конкурсның максаты – сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне барлау, алар белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру. 2.2. Җыр һәм нәфис сүз сәнгатенә һәм уен коралларына игътибарны арттыру, эстетик тәрбия бирү. 2.3. Конкурсның төп бурычлары; — балаларда татар мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру; — сыйфатлы һәм югары зәвыклы, татарча дөрес язылган әсәрләрне пропагандалау; — музыка уен коралларына игътибарны көчәйтү. 3. Конкурсның номинацияләре 3.1 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: I. Татар телендә тезмә һәм чәчмә жанрлардагы әсәрләрне (шигырь, хикәя, әкият, эссе һ.б.) сәнгатьле башкару (нәфис сүз): 1. 4 яшьтән − 7 яшькәчә балалар арасында; 2. 8 яшьтән − 12 яшькәчә балалар арасында. II. Татарча музыка әсәре башкару (җыр, мөнәҗәт, опера һ.б): 1. 4 яшьтән − 7 яшькәчә балалар арасында; 2. 8 яшьтән − 12 яшькәчә балалар арасында. III. Уен коралларында татар музыка әһелләренең яисә халык әсәрләрен башкару: 4 яшьтән − 7 яшькәчә балалар арасында; 2. 8 яшьтән − 12 яшькәчә балалар арасында. 3.2 Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк. 4. Конкурста катнашучылар 4.1 Конкурста Татарстанда, Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала. 4.2 Конкурста катнашучы «Конкурс номинацияләре» шартларына туры китереп, үз чыгышын видеога яздырып социаль челтәрдә урнаштырырга һәм [email protected] электрон почтасына «Көмеш кыңгыраулар» конкурсына тамгасы белән заявка һәм газетага язылу турында квитанциянең күчерелмәсен юлларга тиеш. 4.3 Конкурста катнашу өчен әлеге Нигезләмәнең 5 бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, видео һәм язмаларны #көмешкыңгыраулар хештегы белән билгеләп, инстаграмда яки вконтакте сайтларында урнаштырырга тиеш. Инстаграмда @komesh_kingiray һәм @shaiantv аккаунтларына яисә вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray һәм https://vk.com/shayantv аккаунтларына язылган булу мәҗбүри. 4.5 Катнашучы конкурсның бер генә номинациясендә катнаша ала. 5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре 5.1 Конкурска тәкъдим ителә торган чыгыш видеога яздырыла һәм аның күләме 5 (биш) минуттан артмаска тиеш. 5.2 Конкурста катнашучы әсәрләрне башкарганда авторын әйтергә тиеш. 5.3 Видеоларны #көмешкыңгыраулар хештегы белән билгеләп, @komesh_kingiray һәм @shaiantv аккаунтларына язылып, инстаграмга яисә https://vk.com/komesh_kingiray һәм һәм https://vk.com/shayantv аккаунтларына язылып, вконтакте сайтында үз битенә урнаштырырга тиеш. Видео астына катнашучының яшен, исем-фамилиясен һәм каян булуын язу таләп ителә. 5.4 Конкурста катнашу өчен, 2020 елның беренче яртыеллыгына «Көмеш кыңгырау» газетасына язылу турында квитанциянең күчермәсен [email protected] электрон почтасына җибәрү мәҗбүри. Квитанция белән бергә заявка җибәрү тиеш. (Заявка формасы нигезләмәгә кушымтада) 5.5 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый. 5.7. Конкурска старт 01.12.2019 көнне бирелә. Ул 01.03.2020 көненә кадәр дәвам итәчәк. 5.8. Финалга чыккан катнашучылар оештыручылар һәм татар мәдәнияте өлкәсендә билгеле шәхесләрдән торган жюри тарафыннан сайлап алына. Финалга чыгучылар исемлеге «Көмеш кыңгырау» газетасы сайтында һәм газетаның социаль челтәрдәге битләрендә (инстаграм, вконтакте һ.б) игълан ителә. Конкурсның финалы 2020 елның март аенда Яр Чаллы шәһәрендә булачак. 5.9 Оештыручылар конкурска катнашучыларның чыгышларын үз рәсми сайтларына, шулай ук социаль челтәрләрдәге битләренә куярга хокуклы. Нигезләмәгә кушымта Заявка 1.Катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме: _______________ 2.Катнашучының туган елы, көне: _______________ 3.Яшәү адресы:_______________________________ 4.Белем һәм тәрбия ала торган оешмасы (мәктәп, балалар бакчасы):___________________________________________________ 5.Номинация:_________________________________ 6.Башкарыла торган әсәрнең авторы:__________________________ 7.Элемтә өчен телефон:______________________________

23.12.2019
Яңа ел якынлаша

Яңа ел якынлаша

Казаныбызда бәйрәм рухы көннән-көн ныграк сизелә башлады. Узган ялларда Казан ипподромында "Ханский двор" дип исемләнгән Яңа ел авылы ачылды. Безнең кызыксынучан Шаян да дусты - песи Мырау белән бу күңелле чарада катнашып кайтты. Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары, иҗади коллективларның матур чыгышлары бәйрәмгә килгән һәр кешегә күтәренке кәеф бүләк итте. Балалар Шаян белән Мырауны күргәч, аеруча сөенде. Төп героебыз белән төшкән фотоларны безнең сайттан карарга мөмкин. «Ханский двор» авылының төп символы - чыршы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан флагы төсләрендә бизәлгән. Аның эчендә һәр кунакны Кыш бабай белән Кар кызы көтеп тора. Шулай ук катмый торган фонтан да әлеге мәйданда игътибарга лаек урыннарның берсе.  Бу күркәм мәйданга килүчеләрне төрле күңел ачу чаралары, концерт программасы көтә. Мичтә пешкән сый-хөрмәттән дә авыз итәргә мөмкин. Яң ел авылы 15 гыйнварга кадәр көн саен 12:00дән алып 22:00 кадәр эшләячәк.

23.12.2019
«ШАЯН ТВ» Чаллыда кунакта!

«ШАЯН ТВ» Чаллыда кунакта!

20 декабрь көнне без, «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре, Яр Чаллы шәһәрендә булдык. Безнең һәр очрашу онытылмаслык булып уза. Бүгенгесе дә искәрмә түгел. Иртәбез «Күңел» радиосының «Күңелле иртә» тапшыруында башланды. Радиотыңлаучыларны «ШАЯН тәҗрибәләр» тапшыруын алып баручы «ПРОФ-И» Илназ Сибгатуллин белән каналыбызның PR-бүлеге белгече Руслан Хафизов сәламләде. Алар канал эшчәнлеге белән дә таныштырды, телевидение серләрен чиште. Чаллының 54 номерлы мәктәбе укучылары, укытучылар да зурлап каршы алды безне. «Моңлы курай» ансамбле татар көйләренә бик матур поппури белән сөендерде. Укучылар әзерләгән шигырьләрне дә тыңлап хозурландык. Безнең өчен, әлбәттә, иң куанычлысы: «ШАЯН ТВ» каналын укучылар ярата. Бүген дә рәхәтләнеп аралашып, танышып, төп героебыз Шаян белән истәеккә бик күп фотолар ясап кайттык. Рәхмәт, Яр Чаллы. Дуслык күперенең нык булачагына ышанабыз!

20.12.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск