Яңалыклар

Президент белән күзгә-күз очрашу

Президент белән күзгә-күз очрашу

25 декабрь көнне «Татнефть Арена» боз сараенда ел саен үткәрелә торган республика Яңа ел чыршысы башланыр алдыннан, ТР Президенты берничә бала белән очрашты. Алар арасында балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, төрле бәйге һәм олимпиада җиңүчеләре бар иде.  Бу исемлеккә мин дә эләктем, хәтта очрашуның модераторы булдым. Әлеге очрашуда “ШАЯН ТВ”ның тагын бер алып баручысы – Инсаф Ганибаев та катнашты. Чарада безнең өчен бик мөһим темалар күтәрелде. Президентыбыз балалар каналы турында да фикерләрен җиткерде.  Соңрак ресбликаның төп чыршысында катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов 2019 елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруның төп вакыйга икәнен әйтте.  2020 елда да, киләчәктә дә Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытырлык чаралар булачагына ышанам. Аларны оештыруда без дә катнаша алырбыз, дип уйлыйм. Талантлы балалар, яшьләргә тудырылган мөмкинлекләр өчен президентыбызга зур рәхмәт! Зилә Хәбибуллина

26.12.2019
Ел чыршысы

Ел чыршысы

Республиканың Яңа ел чыршысында 8000 артык бала катнашты.  Башкалабызда узган елның төп бәйрәмендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  Кышкы каникуллар алдыннан укучылар өчен чын могҗиза бәйрәме булды бүген. Тантаналы чара «Татнефть-Арена» боз сараенда узды. Чыршы бәйрәменә яхшы билгеләргә генә укучылар, конкурс-фестиваль җиңүчеләре, актив укучылар, спортчылар, кимчелекләре чикле балалар килгән иде.  «Россиядә Театр елы тәмамланып килә. Бик күп кызыклы креатив проектлар тормышка ашырылды. Узып барган ел яшьләр сәясәтенең дә юбилей елы булды», – диде президент. Киләс елның да вакыйгаларга бай булачагына басым ясады. Республика тарихында бик мөһим чорны – ТАССРның 100 еллык юбилеен зурлап уздырасы бар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы да – безнең өчен зур вакыйга! «Сезнең белән зур уңышларга ирешәчәгебезгә ышанам. Үзегезгә ышаныгыз, зур максатлар куеыгыз һәм шуларга ирешегез! Без Татарстанның киләчәгенә ышанабыз!» - диде Рөстәм Миңнеханов.  Чарадан һәр кунак күтәренке кәеф белән генә түгел, истәлекле бүләк белән кайтып китте. 

25.12.2019
Сез-безнең киләчәк!

Сез-безнең киләчәк!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 декабрь көнне журналистлар белән очрашты. Әлеге чарада каналыбыз алып баручысы Илназ Габдрахманов катнашты.   Балалар каналы булдыру киләчәктә милләтне, телне, йолаларны сакларга ярдәм итәчәк, дип саный Татарстан Президенты.  2019 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясендә «Шаян ТВ» каналы хакында фикерен җиткерде. Илназның соравына җавап итеп,  «Безнең милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш шул балачактан килә. Кызганыч, безнең хәзер авыл җирлегендә 25 процент кына халык яши. Шәһәрдә ул гореф-гадәтләр юк, сөйләшкәндә дә күбрәк русча аралашабыз», — диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гореф-гадәтләрне, милләтнең йолаларын уен аша бирергә кирәк. Балалар каналы да шул максаттан булдырылган. «Сез бит киләсе буын, без сезгә таянабыз. Без олыгайгач, милләтебез юкка чыкмас, милли гореф-гадәтләр сакланыр, дип ышанабыз. Бу каналны шуны истә тотып ачтык. Киләчәктә сез бу эшне дәвам итәрсез, дип уйлыйбыз», — дип теләкләрен җиткерде Президент. Яшь алып журналистыбыз Илназ Габдрахманов очрашу вакытында Президентка бүләк тә тапшырды. Мәгълүмат "Татар-информ" агентлыгыннан алынды.

25.12.2019
Кыш бабайның исеме ничек?

Кыш бабайның исеме ничек?

Әйе, әйе, Кыш бабай безгә Кыш бабай инде ул, дуслар! Ә менә башка телләрдә аны ничек чакырганнарын беләсезме? «Балачак илендә», «Гаҗәп дөнья» тапшыруларын алып баручы Газизҗанова Самирә белә! Сезнең өчен дә кызыклы мәгълүмат туплаган! Безнең илдә Кыш бабайны русча «Дед мороз» дип атыйлар. Озын ак сакаллы бабай, зур кызыл тунын киеп, бүләкләр таратырга оныгы Кар кызын да алып килә. АКШта, Канада, Бөекбритания һәм Көнбатыш илләрендә Кыш бабай Санта клаус исемен йөртә. Швециядә ике Кыш бабай бар: борынлы Юлтомен һәм кәрлә Юлниссаар. Икесе дә бүләкне тәрәзә төбенә куеп китә. Финляндиядә Яңа ел бабаен Йоулупукки дип атыйлар. Аның конус сыман башлыгын һәм кызыл киемен Йиулувана, диләр. Франциядә шулай ук ике Кыш бабай: берсе – Пэр-Ноэль, балаларга бүләкне кәрҗингә салып алып килә. Икенчесе – Шаланд, аның кәрҗиненә тыңламый торган һәм ялкау балалар өчен чыбыклар яшеренгән. Италиядә балалар янына өлкән генә Бефана дигән фея килә. Ул өйгә төтен торбасы аша кереп, үзләрен яхшы тоткан балаларга бүләкләр бирә, ә тәртипсезләргә көл генә эләгә. Румыниянең Мош Кречун исемен йөрткән бабае безнең Кыш бабайга бик охшаган. Үзбәкстанда аңа Корбобо, дип эндәшәләр. Ул буйлы халат һәм кызыл түбәтәй кия. Корбобо Яңа ел бүләкләре белән йөкләнгән ишәктә йөри.

24.12.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск