Яңалыклар

 КОТКАРЫГЫЗ – АНДА ЭТ!

КОТКАРЫГЫЗ – АНДА ЭТ!

Лилия, 7нчы сыйныф: – Миңа 13 яшь һәм мин этләрдән куркам. Бик каты куркам. Кечкенә вакытта, миңа зур эт ташланган булган. Ул уйнарга гына теләгән, тешлим дип сикермәгән дә инде үзе. Тик шул көннән соң этләрдән курку хисе барлыкка килгән. Әни шулай ди. Үзем генә мәктәпкә, кибеткә барырга куркам. Юлда гел урам этләре йөри, шулардан куркып беркая чыкмыйм. Бөтен җиргә дус кызым белән йөрим: ул иртән миңа каршы чыга, мәктәптән соң өйгә кадәр озатып куя. Яки әтидән мәктәпкә чаклы озатып куюын сорыйм. Эт күрсәм (зурмы, кечкенәме, мөһим түгел), йөрәк чыгып төшәрдәй булып тибә, аяклар тотмый башлый һәм елап өйгә йөгерәм. Мин бит инде зур кыз, ә куркудан котыла алмыйм. Нишләргә миңа? Киңәш бирегез… ПСИХОЛОГ НИ ДИ? Эльза Шакирҗанова, психолог: – Лилия, кызганычка каршы, бу гадәти курку түгел. Бу – психология теле белән әйткәндә, «посттравматическое расстройство». Мондый очракта клиник психологның гына, махсус сеанс кысаларында, сиңа нинди дә булса киңәш бирергә хакы бар. Кечкенә балага эт ташлану еш кына күңел ярасы барлыкка китерә. Синеке кебек очракта, үзлектән нинди дә булса гамәлләр кылу һәм куркудан арынырга тырышу бик куркыныч. Әлбәттә, ярдәме дә булырга мөмкин. Ләкин тагын да көчлерәк зыян китерү ихтималы зур. Әгәр эттән курку гадәти фобия булса (ягъни чынбарлыктагы хәлләргә бәйле түгел, караңгыдан, үрмәкүчләрдән курку кебек уйлап табылган булса), мантыйкка (логика) нигезләнеп котылырга мөмкин булыр иде. Гадәти куркудан котылуда шәхси тәҗрибәнең дә файдасы була ала. Мәкальдәге кебек, чөйне чөй белән бәреп чыгаралар. Гадәттә, кешеләр мондый сүзләрдән соң үпкәлиләр. Ләкин мин Лилиягә махсус сеанска язылып клиник психолог белән эшләргә киңәш итәм. ӘНИ ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ Мария Климкина, әни кеше: – Этләрдән курку белән бәйле тарихым юк. Тик кече яшендә минем улым атлардан курка иде. Ник курка башлавын тәки аңлый алмадык. Атка атланып йөргәне дә, бер зыян күргәне дә юк иде. Ирем белән икәүләшеп атлардан куркырга кирәкмәве турында аңлаттык. Авылга кайткач, бабасы ат колыны белән «таныштырган» улыбызны. Айдан артык көн саен колынны ашатып йөргәннән соң, атларның куркыныч булуын аңлаган иде. Лилия, куркуың белән үзең генә көрәшмә. Әти-әниең, өлкәннәр ярдәм итә алыр дип уйлыйм. Уңышлар сиңа! ЯШЬТӘШЛӘРЕҢ НИ ДИ? Булат, 16 яшь: – Миңа калса, кызларга нидән дә булса курку килешә. Андый кызларны яклыйсы, ярдәм итәсе килә. Ләкин Лилиянең үзенә кыен икәнен аңлыйм. Шуңа күрә психолог белән килешәм: тәҗрибәле кешеләрдән ярдәм сорарга кирәк. Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/

23.01.2019
Көмешкәй бәхете

Көмешкәй бәхете

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Көмешкәй исемле дельфин. Ул бик әйбәт йөзә, яхшы укый белгән. Аның белән гел кызыклы вакыйгалар булып торган. Көмешкәйнең бер сере булган: үзенең эшләпәсе ярдәмендә ул һәрвакыт кешегә әйләнеп йөри алган. Көннәрдән бер көнне ул, гадәттәгечә, малайга әйләнеп йөргән чакта, агач артыннан сәер генә затлар килеп чыкты. Ул затларның кыяфәте бигрәк куркыныч иде. Бер колаклары зур, икенчесе – кечкенә, өч күзле, сәер йөзле затлар иде ул. Төшеңдә аларны күрсәң, куркудан сикереп торыр идең, мөгаен. Дельфин малаеның коты очты. Ул үзенә эчтән генә бик күп сораулар бирде: “Кем алар? Нигә дип минем янга килделәр? Нишләтерләр икән алар мине?” Сораулар туып кына торды. Бик тиз арада әлеге сәер затлар бик матур, чибәр һәм гүзәл кызларга әйләнделәр. Көмешкәйнең бу кызлар белән бик танышасы килде, ләкин ашыкмыйм әле, башта күзәтергә кирәк, дип уйлады ул. Кызлар аның янына акрын гына атлый башладылар. Көмешкәй хәтта кызарып чыкты. -Көмешкәй, исәнме! Син курыкма, без явыз җанварлар түгел. Без сиңа диңгез алиһәсеннән хат алып килдек. Көмешкәй хатны алды, ачты. Аның күзенә мондый юллар ташланды: -Кадерле Көмешкәй! Син еллар буе диңгезгә, диңгез халкына булышып, ярдәм итеп яшәдең, шуның өчен без сиңа бөтен диңгез халкы белән кечкенә генә бүләк әзерләдек. Күрәсеңме бу корабны? Шул кораб ярдәмендә син дөнья тирәли сәяхәт итә аласың, ә диңгезгә кире әйләнеп кайткач, синең тагын бер теләгең үтәлер. -Бик зур рәхмәт сезгә! Алиһәгә дә чиксез рәхмәтләремне юллыйм! Мин һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер, – диден дельфин малае. Шулай итеп, Көмешкәйнең тагын да рәхәт тормышы башланды. Ярдәм кирәк булганда, Көмешкәйне су асты сараена чакырталар иде, чөнки ул – бик акыллы, тәртипле, уңган һәм зиһенле, бик авыр мәсьәләләрне дә чишә ала иде. Диңгез алиһәсе үзенең патшалыгында шушындый зирәк кешеләр булуына бик куанды. Һәр килгән саен аерым Көмешкәйгә дип бик татлы ризыклар, күп-күп бүләкләр әзерләтте. Көмешкәйгә дә бу сарайга чакырып алулар бик ошый иде. Үзе генә калган вакытта аңа бик күңелсез була иде. Әлбәттә, аның да дуслары бар, ләкин һәркемнең, һәр җан иясенең үз эшләре, үз тормышы да бар бит. Көмешкәйгә сарайда көн буе торулар, башкаларга ничек тә булса ярдәм итә алу, диңгез алиһәсенең иң якын сердәшенә әйләнүе бик ошый иде. Тормышта үзеңне генә уйламыйча, башкалар өчен дә яши белү – шул икән ул бәхет, дип уйлады ул. Башкалар шатлыгы аның өчен дә чиксез зур сөенеч, кайгысы аның өчен дә зур хәсрәт булды. Авырлыкка тарыганнарга һәрвакыт булышты, ярдәменнән ташламады ул. Үзен хөрмәт итүләрен, башкаларга ярдәм итә алу куанычын тоеп яшәү рәхәт иде дельфин малаена. Еллар үтте. Көмешкәй һәм алиһә иң якын дуслар булып киттеләр. Күңелләрендәге бер-беренә булган олы мәхәббәт һәм хөрмәт хисеннән бәхет нурлары ташып чыкты һәм әйләнә-тирәне, бар дөньяны балкытты, яктыртты! Алар озак һәм бәхетле яшәделәр. Назлыгөл Акбирова Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының ” Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 5 нче сыйныф укучысы Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/

21.01.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск