Яңалыклар

Шаянның чын исеме...

Шаянның чын исеме...

Эльдар – шук-шаян, кызыксынучан малай. Тормышта да шундый ук булып чыкты, телгә оста, күз иярми хәтта. – Телевидение дөньясы белән танышуы ничек башланды? Шаян: Телевидение дөньясы белән мин 6 яшемдә таныштым. Балалар бакчасына гына йөри идем әле, әти-әнием мине «Нур» театр студиясенә алып барды. «Нәни принц» әсәреннән өзек әзерләдек, мин король ролен башкардым. Шушы ролемнән соң ук миннән интервьюлар ала башладылар, ышанасызмы?  «Шаян-ТВ»га мин дә кастинг аша эләктем. Башта бик дулкынландым, борчылдым, мөһим чаралар алдыннан гел шулай дулкынланам инде. – Биредә эшләү ошыймы соң? Шаян: Миңа бик ошый. Безнең янга төрле фокусниклар, клоуннар килә, шунысы аеруча да ошый! Биредә бик күп яңа дуслар таптым. – Дәресләргә вакыт каламы соң? Шаян: Вакыт, теләк булганда, һәрнәрсәгә дә җитә. Мин театр студиясенә йөрүемне һаман да дәвам итәм. Менә быел да биредә дәресләрнең башланганын көтеп йөрим. Дәресләрдән буш вакытта текстлар өйрәнәм. Үзеңне камилләштерү өчен, һәрдаим эшләү кирәк бит. Йөргән таш шомара, диләр. – Сценарий текстларын ятлыйсы авырмы? Шаян: Аңлашылмаган сүзләр белән бераз кыенрак. Шуңа башта аларны аңлау кирәк, аннары эшләр җиңеләя. – Тиз ятлауның сез белгән берәр сере юкмы соң? Шаян: Миңа калса, күп текстлар өйрәнгән саен, хәтер яхшыра гына бара. Тиз ятлауның төп сере  – мөмкин кадәр күбрәк өйрәнүдә. – Кәеф булмаганда да кадрда ничек матур итеп төшәргә? Шаян: Берәр шәп әйбер турында уйларга кирәк. Мин үзем шулай итәм. Кайтканда, әни  яңа уенчык алачак дип яки режиссёрыбыз Резедә апа Хәсәнова бургер белән сыйлаячак дип. – Эфирда ялгышсаң нишләргә? Шаян: Иң мөһиме, режиссёрга карамаска. Аның усал карашына эләгүең ихтимал. Аннары, каушамыйча, текстны хәтердә яңартып, дөрес итеп кабатлыйсың. – Татар теленә сине кем өйрәтә? Шаян: Минем бөтен гаиләм бары татар телендә генә аралаша. Әти-әнием дә туган телне саклау яклы. Телне әйбәт белүем белән аларга рәхмәтлемен! – Зәңгәр экраннардан күреп, башкалар сине ничек кабул итте? Шаян: Миңа да мәктәптә,  кызлар килеп: «Шаян синме инде ул?» –диләр. Паркта, кибетләрдә дә таныйлар. – Ә үскәч, Шаян кем булачак? Шаян: Режиссёр яки актёр булачакмын. Илүзә Бикчәнтәева Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/

26.01.2019
«ШАЯН ТВ» агентына ау башлыйбыз

«ШАЯН ТВ» агентына ау башлыйбыз

Агент ул кем? Ул бик күп сәләткә ия булган кеше. Агент кемнеңдер боерыгын үтәп разведкага йөри. «ШАЯН ТВ»ның үз агенты барлыгын Сез инде беләсез. Бәлки аны күргәнсездер дә. Юк. Юк. Булмас. Ул бит күзгә күренмичә генә Сезнең янга килә. Менә мәсәлән ул бүген 34 нче мәктәптә булды. Тәнәфес вакытында, 4а сыйныфы куышлы уйнап йөргән вакытта, ул пәйдә булды. Укучылар аңлап та өлгермәделәр... Агентыбыз алар белән аралаша башлады. Ул бик тиз, ләкин төгәл итеп укучыларның сорауларына җавап бирде. Ул ничек яшрен генә пәйдә булса, шулай ук юкка да чыкты. Шаяннар, Сезгә бирем. Кем беренче булып безнең агент белән фотосүрәткә төшә һәм аны безгә [email protected] га җибәрә. (Фотосүрәтнең селфи булуы шарт!) Без әлеге каһарманга барлык агентларда да була торган корал бүләк итәчәкбез! «ШАЯН ТВ»ның агентына ауны башлыйбыз... P.s. Әлеге бәйге турында дусларыңа да сөйлә. Бергә шаяру күңеллерәк!

25.01.2019
 КОТКАРЫГЫЗ – АНДА ЭТ!

КОТКАРЫГЫЗ – АНДА ЭТ!

Лилия, 7нчы сыйныф: – Миңа 13 яшь һәм мин этләрдән куркам. Бик каты куркам. Кечкенә вакытта, миңа зур эт ташланган булган. Ул уйнарга гына теләгән, тешлим дип сикермәгән дә инде үзе. Тик шул көннән соң этләрдән курку хисе барлыкка килгән. Әни шулай ди. Үзем генә мәктәпкә, кибеткә барырга куркам. Юлда гел урам этләре йөри, шулардан куркып беркая чыкмыйм. Бөтен җиргә дус кызым белән йөрим: ул иртән миңа каршы чыга, мәктәптән соң өйгә кадәр озатып куя. Яки әтидән мәктәпкә чаклы озатып куюын сорыйм. Эт күрсәм (зурмы, кечкенәме, мөһим түгел), йөрәк чыгып төшәрдәй булып тибә, аяклар тотмый башлый һәм елап өйгә йөгерәм. Мин бит инде зур кыз, ә куркудан котыла алмыйм. Нишләргә миңа? Киңәш бирегез… ПСИХОЛОГ НИ ДИ? Эльза Шакирҗанова, психолог: – Лилия, кызганычка каршы, бу гадәти курку түгел. Бу – психология теле белән әйткәндә, «посттравматическое расстройство». Мондый очракта клиник психологның гына, махсус сеанс кысаларында, сиңа нинди дә булса киңәш бирергә хакы бар. Кечкенә балага эт ташлану еш кына күңел ярасы барлыкка китерә. Синеке кебек очракта, үзлектән нинди дә булса гамәлләр кылу һәм куркудан арынырга тырышу бик куркыныч. Әлбәттә, ярдәме дә булырга мөмкин. Ләкин тагын да көчлерәк зыян китерү ихтималы зур. Әгәр эттән курку гадәти фобия булса (ягъни чынбарлыктагы хәлләргә бәйле түгел, караңгыдан, үрмәкүчләрдән курку кебек уйлап табылган булса), мантыйкка (логика) нигезләнеп котылырга мөмкин булыр иде. Гадәти куркудан котылуда шәхси тәҗрибәнең дә файдасы була ала. Мәкальдәге кебек, чөйне чөй белән бәреп чыгаралар. Гадәттә, кешеләр мондый сүзләрдән соң үпкәлиләр. Ләкин мин Лилиягә махсус сеанска язылып клиник психолог белән эшләргә киңәш итәм. ӘНИ ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ Мария Климкина, әни кеше: – Этләрдән курку белән бәйле тарихым юк. Тик кече яшендә минем улым атлардан курка иде. Ник курка башлавын тәки аңлый алмадык. Атка атланып йөргәне дә, бер зыян күргәне дә юк иде. Ирем белән икәүләшеп атлардан куркырга кирәкмәве турында аңлаттык. Авылга кайткач, бабасы ат колыны белән «таныштырган» улыбызны. Айдан артык көн саен колынны ашатып йөргәннән соң, атларның куркыныч булуын аңлаган иде. Лилия, куркуың белән үзең генә көрәшмә. Әти-әниең, өлкәннәр ярдәм итә алыр дип уйлыйм. Уңышлар сиңа! ЯШЬТӘШЛӘРЕҢ НИ ДИ? Булат, 16 яшь: – Миңа калса, кызларга нидән дә булса курку килешә. Андый кызларны яклыйсы, ярдәм итәсе килә. Ләкин Лилиянең үзенә кыен икәнен аңлыйм. Шуңа күрә психолог белән килешәм: тәҗрибәле кешеләрдән ярдәм сорарга кирәк. Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/

23.01.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск