Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көне белән!

Ватанны саклаучылар көне белән!

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде. «ШАЯН ТВ» каналы Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!! Ә сез Шаяннар, әтиләрегезне, бабайларыгызны һәм абыйларыгызны бу бәйрәм белән котладыгызмы?

23.02.2019
Ташбака - ул нинди хайван?

Ташбака - ул нинди хайван?

Сәлам, дустым! Сезнең игътибар иткәнегез бармы: кайвакыт әкренрәк хәрәкәтләнә башласаң, «син ташбака кебек» дип әйтәләр. Ә чынлыкта исә ташбакалар бер дә әкрен йөрмиләр икән. Кыскасы, бик үзенчәлекле хайван алар. Сезгә дә берничә кызыклы факт тәкъдим итәм: 1.     Ташбакалар дөньяда кешеләр барлыкка килгәнче үк булган. Алар коры җирдә дә, шулай ук сулыкларда да яшиләр. 2.     Борынгы ташбакаларның хәтта тешләре булган. 3.     Бер ташбаканың авырлыгы 700-900 кг җитә ала. 4.     Агулы ризыклар ашаганга, ташбакаларның үзләренең ите дә агулы була. 5.     Кайбер ташбакалар 100 елдан артык та яши. 6.     Алар кешенең йөзен истә калдырырга сәләтле. 7.     Ташбакалар, Антарктидадан кала, бөтен материкта да яши. 8.     Суда яшәүче ташбакаларның тизлеге сәгатенә 30-35 км га җитә ала. 9.     Сазлыкта яшәүче ташбакалар исә 4-5 ел буена бер дә ашамыйча торырга мөмкиннәр. 10.   Эре диңгез ташбакалары дельфиннарның телен аңлыйлар. Бу эксперимент һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә исбатланган. 11.   Йомырка салгач, ташбакалар бу турыда бөтенләй оныталар. Алар турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, безнең «ШАЯН ТВ» каналда баручы «Паола һәм аның дуслары» турындагы сериалны карагыз.

21.02.2019
Әфган сугышы…

Әфган сугышы…

Әфган сугышы… Булган, диләр 80нче елларда. Ни өчен булды икән ул? Баш катырам шуңарга. Кирәк булды микән кемгә? Югалтулар, хәсрәтләр… Тынычлыкка, татулыкка Бердәмлеккә ни җитәр?.. Әбиемнең бер энесе Шул сугышта катнашкан. Әле яхшы гомере булып Исән-сау килеш кайткан. Сорадым Рәис абыйдан: – Сугыштыгыз кем өчен? – Ә без чик сакчылары бит, Безнең көрәш – ил өчен. Әфганстан халкына да Безнең ярдәм кирәкте. Дошман, басмачылар белән Безнең гаскәр көрәште. Күпмилләтле гаскәребез Аяусыз көрәшләрдә, Бик күп дусларны югалттык Шунда, чит төбәкләрдә. Инде 30 ел үтсә дә Сугышның беткәненә, Кискен каты бәрелешләр, Гомере киселгән егетләр Йөрәктән чыкмый бер дә. Әбекәем теләк тели Көн дә намаз артыннан. “Илгә, көнгә иминлек бир, Тынычлык бир, бер Ходам!” Шулай булсын! Тынычлыкта Бәхетле булып яшик. Җир йөзендә һәр балага Имин тормышлар телик. Динә Шәвәлиева, Апас районы Каратун урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Шәвәлиева Раилә Хәйдәр кызы.

20.02.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск