Яңалыклар

Татарлар өчпочмак пешерәләр һәм «Дулкыннар» га баралар

Татарлар өчпочмак пешерәләр һәм «Дулкыннар» га баралар

Безнең татар халкы нәрсәләр эшләргә ярата? Тәмле итеп өчпочмак һәм бәлеш пешерергә, биергә, җырларга, матур итеп шигырь сөйләргә һ.б. Татарларга хас булган сыйфат – алар беркайчан үз тарихын онытмыйлар, үзләренең язучылары, артистлары һәм күренекле шәхесләре истәлеген төрле чаралар, бәйрәмнәр оештыралар. «Идел» яшьләр үзәгендә һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгында чып-чын татарлар эшләгәне күренеп тора. Алар 6 март көнне 15:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында XIV Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесенең Гала-концертын уздыралар. Әлеге шигъри-музыкаль кичәдә иҗатка, сәнгатькә гашыйк яшьләрнең чыгышларын күрергә, җиңүчеләрнең исемнәрен ишетергә мөмкин булачак. Бәйгенең максаты – күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү. Синең инде әлеге Гала-концертка барасың килгәнне күрәм. Димәк синең белән: Кайчан – 6 март Ничәдә – 15:00 Кайда – Казан шәһәре, Петербург ур., 55б йортта күрешәчәкбез. Килми калма, бергәләп татар телен саклыйк! «ШАЯН ТВ» каналы белән бергә булганың өчен рәхмәт сиңа!

28.02.2019
«ШАЯН ТВ» әпсен-төпсен.

«ШАЯН ТВ» әпсен-төпсен.

Әкияттәге «Аладдинның» оча торган җәймәсе бар, убырлы-карчыкның оча торган себеркесе, ә менә безнең «ШАЯН ТВ» каналы агентының... Кызык, безнең Агентыбызның нинди тылсымлы әйберсе бар икән? Миңа калса аның яшерен сәләте бар. Ул ««ШАЯН ТВ» әпсен-төпсен, мин уйлаган җирдә пәйдә булыйм» - дип әйтсә,  шул җирдә күз ачып йомганчы барлыкка килә. Башкача аның төрле җирләрдә бер үк вакытта булуын аңлатып булмый. Менә күптән тугел минем янда иде, ә 1 секундтан ул инде Яшел Үзән шәһәрендә. Ул анда 3 гимназиядә кунакта булган.  Әлеге гимназия укучылары ни өчен безнең каналның төп геройлары Шаян белән Биби дигән сорау белән янганнар. Ә безнең тылсымлы көчкә ия Агентыбыз аларның барлык сорау җавап биреп кайткан. Әлеге укучылары безнең агентны бик сөенеп каршы алсалар, озаткан вакытта бер дә җибәрәселәре  килмичә торганнар.  Фотомизгелләр

25.02.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск