Яңалыклар

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Көннәр кыскара, һавада салкын исе килә. «Октябрь аенда төшкә кадәр - көз, ә төштән соң - кыш», - диләр. Октябрьдәге халык сынамышлары һава торышының нинди булачагына, кышын ни көтәргә кирәклегенә ишарә ясаячак. * Җылы октябрь - салкын кышка. * Көчле һәм дәвамлы салкыннар - кышкы салкыннарга. * Октябрь аенда күк күкрәү карсыз, кыска һәм җылы кышны ишарә. * Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак. * Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак. * Беренче кар чын кышга кадәр кырык көн кала төшә. * Әгәр октябрьдә кар яуса, язын кырларда ул озак ятачак. * Яфраклар тиз коелса - кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса - кыш кыска булачак. * Октябрьдә кошлар җиргә түбән очса - иртә һәм салкын кышка. * Әгәр кыр казлары һәм торналар туган якларыннан китәргә ашыкмасалар, суыклар тиз генә булмаячак, кыш җылы һәм кыска булачак, әгәр алар ашыкмыйча югары очсалар - матур көз көтелә. * Октябрь башында каенга карагыз - яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак. * Октябрь аенда түгәрәк ай - киләсе җәйнең коры булуына.

03.10.2022
Грандиоз «Сәйлән» фестиваленең премьерасы!

Грандиоз «Сәйлән» фестиваленең премьерасы!

Дуслар, бүген! Барыбыз да көтеп алган мизгел! «ШАЯН ТВ» каналы дүртенче тапкыр яраткан тамашачылары өчен татар музыкасы дөньясын ача! Бүген, 2 ОКТЯБРЬДӘ, 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында тамашачыларның күңелен яулаган грандиоз «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең премьерасы булачак! Ел саен фестиваль меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача! Алар зур сәхнәдә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, республикабызда үткәрелгән иң мөһим чараларда катнаша! Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 16 катнашучы сайлап алынды. Аларны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин булыр иде, әмма алар өчен «Сәйлән» дип аталган серле юл әле әле башлана гына. Алда аларны кабат сайлап алу этаплары, мавыктыргыч остаханәләр һәм татар балалар эстрадасының иң зур телевизион сәхнәсендә онытылмаслык минутлар көтә! «Сәйлән» фестиваленең ярымфинал этабында катнашучыларны яраткан җырчыларыбыз Алсу Әбелханова, Илгиз Мөхетдинов һәм Илгиз Шәйхразиев бәяләячәк.Финалга исә 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашачак! Финалистларның кемнәр икәнен БҮГЕН «ШАЯН ТВ» каналында күрерсез! 2 ОКТЯБРЬДӘН һәр якшәмбе зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карагыз, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан атыгыз!          

02.10.2022
Бүген «Сәйлән» фестивале безнең YouTube каналда!

Бүген «Сәйлән» фестивале безнең YouTube каналда!

Дуслар, ниһаять! Барыбыз да көтеп алган мизгел! Бүген, 30 СЕНТЯБРЬДӘ, 19:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналының YouTube каналында тамашачыларның күңелен яулаган грандиоз «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең премьерасы! Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 16 катнашучы сайлап алынды. Аларны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин булыр иде, әмма алар өчен «Сәйлән» дип аталган серле юл әле әле башлана гына. Алда аларны кабат сайлап алу этаплары, мавыктыргыч остаханәләр һәм татар балалар эстрадасының иң зур телевизион сәхнәсендә онытылмаслык минутлар көтә! «Сәйлән» фестиваленең ярымфинал этабында катнашучыларны яраткан җырчыларыбыз Алсу Әбелханова, Илгиз Мөхетдинов һәм Илгиз Шәйхразиев бәяләячәк. Бүген! 19:00! Безнең YouTube каналда! Яраткан катнашучың өчен җан ат һәм кушылып җырла!

30.09.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск