Яңалыклар

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

Тавык календаре Бөекбританиядә тавыклар өчен махсус календарь чыгарылган. Анда 100дән артык кош арасыннан сайлап алынган иң матур 12 әтәч сурәтләнгән. Кошчылык фермасы хезмәткәрләре әйтүенчә, тавыклар, үзләренә матур әтәч карап торса (хәтта фотосурәттән генә булса да), күбрәк йомырка сала икән. Балык тавышы комачаулый Англия һәм АКШның кайбер төбәкләрендә халык кич саен кабатлана торган бертөрле тавыштан зарлана. Ул кичке сәгать 8ләрдә ишетелә башлый һәм төн буе дәвам итә, йокларга комачаулый. Галимнәр әлеге тавышның серен ачыклаганнар. Аны гөберле бака сыман балыклар чыгара икән. Бу тавыш ишетелгән шәһәрләр елга дельтасында урнашкан. Әлеге балыклар бер сәгать буе туктамый шаулый ала. Алар бу тавышны ике махсус мускулы һәм йөзү куыгы ярдәмендә чыгара. Үзен чукраклатмас өчен, шушы тавышка сизгерлеген киметү сәләтенә дә ия икән. Маймыл-официантлар Токиодагы «Каябуки» ресторанында Ят-чан һәм Фуку-чан кушаматлы ике маймыл официант булып эшли. Алар кунакларга кул сөртергә сөлге бирә, поднос белән эчемлекләр тарата. Кунакларны җәлеп итәр өчен, маймылларга парик һәм кием киертәләр.    

05.10.2022
Бүген Бөтендөнья тапкырлау таблицасы көне икәнлеген белә идегезме?

Бүген Бөтендөнья тапкырлау таблицасы көне икәнлеген белә идегезме?

Ә сез 4 октябрь - Бөтендөнья тапкырлау таблицасы көне икәнлеген белә идегезме? Тапкырлауның иң борынгы танылган таблицасы Борынгы Вавилонда табылган һәм аңа якынча 4 000 яшь икән. Ул алтмышарлы исәпләү системасына нигезләнгән. Халыкта тапкырлау таблицасын Пифагор уйлап тапкан диләр. Аның хөрмәтенә ул төрле телләрдә әлеге галимнең исеме белән аталган. Тапкырлау таблицасын ятлау ысуллары бик күп, ләкин ни генә дисәгез дә, алар арасында иң лидеры – ул ятлау! Математика бик кирәк, Ул бит фәннәр патшасы, Нигезендә ята аның Тапкырлау таблицасы.   Аннан башка тормыш бармый, Тугачтан да башлана, Аның буе, авырлыгы, Йөртелә бит саннарда.   Бар кеше тиеш белергә Тапкырлау таблицасын, Телдән исәпләп булмый бит, Шуңа күрә ятласын!   Төгәллек таләп итә ул Бел математиканы, Кирәк ул бар кешегә дә Яттан бел таблицаны!             Фәймә Зәйнуллина

04.10.2022
«ШАЯН ТВ» ветераннарга бүләкләр әзерләде!

«ШАЯН ТВ» ветераннарга бүләкләр әзерләде!

Бүген «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев җитәкчелегендә «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре һәм алып баручылары юбиляр ветераннарга бүләкләр әзерләде. «Бик талантлы безнең «ШАЯН ТВ» балалары. Алар бу эшкә үзләре теләп, рәхәтләнеп кушылдылар. Һәрберебез кайчан да булса өлкән кеше булачак. Яшьтән үк зурларны хөрмәт итеп, аларга игътибар күрсәтеп яшәргә кирәк. Моннан башка булмый, чөнки без – бер гаилә. Ә гаиләдә бер-беребезгә булышырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк. Шул максат белән җыелдык та. Матур итеп, 20 минутта 100 набор бүләкне җыйдык та куйдык. Безнең ихтирамны ветераннарыбыз да сизсеннәр», - дип үз фикерен җиткерде Илшат Юныс улы. Чыннан да, мондый чаралар берләштерә. Олы буынга мәрхәмәтле булып, хөрмәт һәм ихтирам күрсәтеп яшәргә өйрәтә. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел, бу - безнең бурыч. Җыйган бүләкләр исә, бәйрәм уңаеннан, ветераннарга, Журналистлар союзындагы юбилярларга, һәм «ТНВ» ветераннарына барып ирешәчәк.    

04.10.2022
Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Көннәр кыскара, һавада салкын исе килә. «Октябрь аенда төшкә кадәр - көз, ә төштән соң - кыш», - диләр. Октябрьдәге халык сынамышлары һава торышының нинди булачагына, кышын ни көтәргә кирәклегенә ишарә ясаячак. * Җылы октябрь - салкын кышка. * Көчле һәм дәвамлы салкыннар - кышкы салкыннарга. * Октябрь аенда күк күкрәү карсыз, кыска һәм җылы кышны ишарә. * Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак. * Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак. * Беренче кар чын кышга кадәр кырык көн кала төшә. * Әгәр октябрьдә кар яуса, язын кырларда ул озак ятачак. * Яфраклар тиз коелса - кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса - кыш кыска булачак. * Октябрьдә кошлар җиргә түбән очса - иртә һәм салкын кышка. * Әгәр кыр казлары һәм торналар туган якларыннан китәргә ашыкмасалар, суыклар тиз генә булмаячак, кыш җылы һәм кыска булачак, әгәр алар ашыкмыйча югары очсалар - матур көз көтелә. * Октябрь башында каенга карагыз - яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак. * Октябрь аенда түгәрәк ай - киләсе җәйнең коры булуына.

03.10.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск