22.09.2023

«Әкияти патруль»нең яңа сезоны эфирда!

«ШАЯН ТВ» каналы яраткан мультсериалларыгызның яңа сезоннары белән сөендерүен дәвам итә! «Әкияти патруль»нең яңа сезоны эфирда! Биредә дүрт тылсымчы кыз дус булырга да, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм үз эшләре өчен җавап бирергә дә өйрәнәләр. Әкиятләр тыюлыгын саклау өчен, кызларга сынаулар аша үтеп, бердәм командага әверелергә кирәк!

Мультсериалны һәр эш көнендә 07:05 һәм 15:05 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

 

Главная Программа Видео Шортс Поиск