Ноябрь - бусагада кыш!
Ноябрь - бусагада кыш. Көз белән кыш тартыша да башлады. Күптән көтелгән беренче кар яуды. Табигать, әкренләп, кышкы йокыга әзерләнә, кояш та көннән-көн сирәгрәк елмая. Бу айдагы һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышын фаразларга була. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә! Көзнең соңгы аенда безне ниләр көтә икән? * Ноябрьдә һава торышы нинди, апрель шундый. * Ноябрьдә болытсыз һава торышы - температураның тиз түбәнәюе билгесе. * Ноябрьдә озакка сузылган көчле салкыннар - кырыс кышка. * Ноябрь башында кар яуса - иртә язга. * Кар күп булса - бай икмәккә. * Ноябрьнең коры һәм аяз булуы - киләсе елның уңышы өчен начар. * Ноябрьдә иртәдән яңгыр явып, ә кичкә кар көртләре ятарга мөмкин. * Ноябрьдә агачлар яфракларын коеп бетермәгән булсалар - озын кышка. * Ноябрьдә черкиләр очса - җылы кыш көтелә. *Үрдәкләрнең күбесе кышларга калса - кыш җылы булачак. * Авылларга куяннар никадәр якынрак килсә, ноябрь дә шулкадәр салкынрак булачак. * Кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
02.11.2022