Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» каналында премьералар дәвам итә!

«ШАЯН ТВ» каналында премьералар дәвам итә!

Дуслар, «ШАЯН ТВ» каналы сезне үзенең берсеннән-берсе гаҗәеп премьералары белән сөендерүен дәвам итә! Иртәгә, 26 октябрь «Робот поездлар» мультсериалы зәңгәр экраннарга чыгачак! Бер тылсымлы илдә йөк машиналары сөйләшеп кенә калмыйлар, ә тулы канлы тормыш белән яшиләр, хәтта роботларга да әйләнә беләләр. Алар арасында үзенең югары тизлеге белән аерылып торучы көчле электропоезд Кей аерылып тора. Ул тумыштан лидер, үзенә карата башкаларда һәрвакыт соклану уята. Кейның тугры дуслары бик күп, ул беркайчан да дошманнарыннан качмый. Көндәше Дюк исә аның ышанычын яулый. Алар бергә бик мөһим миссия - континентларны тоташтыра торган тимер юл төзү белән мәшгуль. Җай чыгуын көтеп, хакимиятне яратучы Дюк Кейга туннельдә һөҗүм итә. Поездга исән калу бәхете елмая, ләкин ул хәтерен югалта. Алга таба нинди маҗаралар булуын беләсегез килсә, эш көннәрендә, 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында «Робот поездлар» мультсериалын карагыз!

25.10.2022
«Тамашачы мәхәббәте»н яулаган җиңүче билгеле!

«Тамашачы мәхәббәте»н яулаган җиңүче билгеле!

Бүген «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең тавыш бирү этабы тәмамланды! Ниһаять, «Тамашачы мәхәббәте»н яулаган катнашучы билгеле! Тавыш бирү буенча нәтиҗәләр түбәндәгеләр: 1. Сәид Галиуллин - 26311 (41.16%) 2. Ләйлә Гатауллина - 24459 (38.26%) 3. Асылъяр Асылхуҗина - 8452 (13.22%) 4. Самир Камалов - 1076 (1.68%) 5. Язилә Хисамова - 749 (1.17%) 6. Рөстәм Хөсәенов - 555 (0.87%) 7. Зәлинә Шакирова - 552 (0.86%) 8. Иван Пугачев - 548 (0.86%) 9. Адилә Ишалина - 441 (0.69%) 10. Илназ Харисов - 180 (0.28%) 11. Стелла Егорова - 162 (0.25%) 12. Элина Чеботарева - 158 (0.25%) 13. Сәфирә Гыймадиева - 136 (0.21%) 14. Динә Хәбибуллина - 103 (0.16%) 15. Әминә Мортазина - 35 (0.05%) 16. Кирилл Михайлов - 14 (0.02%) Иң күп тавыш җыеп, беренчелекне яулаган яшь йолдызыбыз - Сәид Галиуллин! Ул 26311 (41.16%) тавыш белән «Сәйлән» музыкаль проектының махсус номинациясе - «Тамашачы мәхәббәте»н яулау бәхетенә иреште! Чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади уңышлар телибез!

24.10.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск