06.10.2023

Илгиз Шәйхразиев «Сәйлән» яңалыклары белән уртаклаша

Дуслар, «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең ярымфинал этабы дәвам итә! Җанлы тавыш! «Йолдыз»лы жюри! Талантлы башкаручылар! Барысы да бер сәхнәдә!

9 октябрь, дүшәмбе көнне әлеге фестивальнең жюри әгъзасы, татар эстрадасының танылган җырчысы, автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруында кунакта була. Ул «Сәйлән» фестиваленең яңа, юбилей сезоны, быелгы катнашучылар һәм грандиоз премьера хакында сөйләячәк. 

Иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карагыз.

99.jpg

 


Главная Программа Видео Шортс Поиск