Яңалыклар

Тима белән Тома маҗараларын күзәтеп барасызмы?

Тима белән Тома маҗараларын күзәтеп барасызмы?

Бегемот Тима һәм фил Тома маҗараларын күзәтеп барасызмы? Көн саен әлеге мультсериал геройлары әйләнә-тирә дөнья турында шактый гына яңа мәгълүмат беләләр, гадәти булмаган серле кешеләр белән очрашалар. Әйе! Бу дөньяда барысы да мөмкин! Дуслар бик күп шаяралар, үзләренең фидакарьлекләре өчен көлкеле хәлләргә юлыгалар. Аларның бер сыйфатлары бар - геройлар рәсем ясарга яраталар. Тима белән Тома, һичшиксез, сезне дә бу эшкә өйрәтәчәкләр! Бу эштә аларга тылсымлы дөньяда яшәүче башка хайваннар - дуңгыз балалары, тычкан, йорт һәм кыр куяннары ярдәмгә киләчәк. Фил белән бегемот сезне игелекле һәм гадел булырга, беркайчан да комсызланмаска, беркемне дә рәнҗетмәскә, дусларның кадерен белергә һәм тормышка оптимизм белән карарга өйрәтәчәкләр. «Тима белән Тома» мультсериалын дүшәмбедән алып, җомгага кадәр «ШАЯН ТВ» каналында 13:35 һәм 21:35 сәгатьләрдә карагыз!

07.11.2022
Ни өчен Эт белән Песи бер-берсенә дошман булганнар?

Ни өчен Эт белән Песи бер-берсенә дошман булганнар?

Элекке заманда бер Этне хуҗасы бик начар карый башлаган. Эт, бичара, бик ябыгып, арыкланып, эченнән кылыч күренерлек булып калган, ди. Менә бервакыт аны шул авылның Старостасы күргән дә бик кызганган, аны үз янына чакырып алып әйткән, ди: — Син, төннәр йокламыйча, хуҗаның йортын саклыйсың, көндез аның терлекләрен көтәсең, быелгы ачлыкта, улап-улап, яңгыр китердең. Бар, әйт хуҗаңа, сине, карамыйча, болай ач йөртмәсен; инде ул ашлыгым уңмаган дисә, менә мин синең кулыңа шушы кәгазьне бирәм, яңа ашлык өлгергәч тә, сине ул яхшылап ашатып симертсен, анда да начар ашатса, аңа шушы фәрманны күрсәтерсең! — дип, Староста аңа печать суккан кәгазь тоттырып җибәргән, ди. Эт шул кәгазьне алып киткән, авызында тотып та караган, кулында тотып та караган, кая куярга да белмәгән. — Авызымда йөртсәм чылана, өрсәм, авызымнан төшә, кулымда йөртсәм ертыла, тукта, мин моны Мәчегә биреп саклатыйм, — дигән дә аны чакырып чыгарган. Чыгарган да кәгазен күрсәтеп әйткән, ди: — Мәче дус, менә бу миңа югарыдан төшкән зур кәгазь, минем аны саклар урыным юк, син өйдә торасың, шуңа күрә мин 150 аны сиңа әманәт итеп куеп торам, көз хуҗабыз әвен суккач, мин аны үзем синнән сорап алырмын, син яхшы сакла, — дигән. Мәче кәгазьне «ярый» дип алган да өйгә шома гына кереп киткән. Ләкин Мәчедә Эт кайгысы бармыни? Шул төнне салкын булгач, ул җылынырга дип, мичкә кереп яткан икән, Этнең боерыгын шунда онытып та калдырган. Иртән торуга мич яксалар, Этнең кәгазе дә шунда янып көл булган, ди. Менә җәй үткән. Яңгырлар явып, игеннәр уңып киткән. Өйдә икмәк тә, аш-су да пешеп тора, ди. Адәмнәр дә тук, Мәче дә тук. Тик хуҗасы бу карт Этне һаман да карамый, ул һаман да ач кала икән. Ник дисәң, аның хуҗасыннан икмәк дәгъва итәргә кулында кәгазе юк. Хыянәтче Мәчедән сора-сорама, хәзер юньләп җавап та бирми, тыр-мыр итә дә, үтә дә китә. Шуннан бирле хәзер Эт, Мәчене күрсә, бердән аңа ташланып: — Ыр-р, ыр-р! Безне ач калдыручылар! — ди икән. Мәче: — Пырых, пырых!.. Без бит тук!.. — дип, йоннарын торгызып, өйгә таба чаба бирә, ди. Һәм шуннан бирле араларында дуслык та беткән, әле дә булса гомер буе ырлы-мырлы, этле-мәчеле булып яшәргә калганнар, ди.  

03.11.2022
Тәмле бәйрәм - коймак көне!

Тәмле бәйрәм - коймак көне!

Бүген тәмле бәйрәм – барыбызның да яраткан ризыгы коймак көне икән бит, дуслар! Ә бу, димәк, коймак пешереп якыннарыңны сыйлау өчен менә дигән сәбәп! Легендага ышансак, 1445 елда, Англиянең Олни шәһәрендә, пост вакыты булуга карамастан, чиркәүдә хезмәт итүче бер хатын-кыз коймак пешерергә тотына. Кисәк яңгыраган кыңгырау чыңы аны сискәндереп җибәрә. Хатын моны бер билге дип кабул итә һәм табасын күтәргән килеш чиркәүгә гөнаһларыннан арынырга йөгерә. Йөгергәндә коймагын табасында әйләндерә-әйләндерә барган, ди. Әлеге шаян вакыйга шул дәрҗәдә популярга әйләнә ки, хәтта матур традиция әверелә. Бәйрәм аларда бүген дә популяр. Бәйрәм көнне коймак күтәреп йөгереп йөререгә кирәк икән! Лондонда исә коймак салынган табаларны тотып бүгенге көндә балалар да ярыша. Конкурс шартлары буенча, табадагы коймакны йөгереп барганда булдыра алганча күбрәк сикертеп әйләндерергә кирәк. Ә бәйгегә старт иртәнге 11 сәгатьтә бирелә. Бәйрәмдә гади халык кына түгел, парламент вәкилләре дә катнаша. Тагын бер сәер вә кызыклы факт: конкурста “катнаша торган” коймаклар таралмасын өчен аларга ат койрыгы салып пешерү очраклары билгеле. Ә татарлар коймак көнен уздырып тормый. Аның каравы, коймакны бик яратып пешерәләр! Бәйрәм уңаеннан, без дә сезгә җиңел һәм тәмле коймак пешерү рецепты тәкъдим итәбез. * 0,5 л сөт; * 2 йомырка; * 1 аш кашыгы шикәр комы; * 2 аш кашыгы сыек май; * он; * бер чеметем тоз һәм 2 грамм сода. Башта йомырканы шикәр комы һәм тоз салып күпертәбез, аннары сыек май салып болгатабыз. Сөт салабыз, кабат болгатабыз. Коймакны кыздыра башлар алдыннан табаны кыздырабыз, аннан, майлап, пешерә башлыйбыз.

03.11.2022
Ноябрь - бусагада кыш!

Ноябрь - бусагада кыш!

Ноябрь - бусагада кыш. Көз белән кыш тартыша да башлады. Күптән көтелгән беренче кар яуды. Табигать, әкренләп, кышкы йокыга әзерләнә, кояш та көннән-көн сирәгрәк елмая. Бу айдагы һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышын фаразларга була. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә! Көзнең соңгы аенда безне ниләр көтә икән? * Ноябрьдә һава торышы нинди, апрель шундый. * Ноябрьдә болытсыз һава торышы - температураның тиз түбәнәюе билгесе. * Ноябрьдә озакка сузылган көчле салкыннар - кырыс кышка. * Ноябрь башында кар яуса - иртә язга. * Кар күп булса - бай икмәккә. * Ноябрьнең коры һәм аяз булуы - киләсе елның уңышы өчен начар. * Ноябрьдә иртәдән яңгыр явып, ә кичкә кар көртләре ятарга мөмкин. * Ноябрьдә агачлар яфракларын коеп бетермәгән булсалар - озын кышка. * Ноябрьдә черкиләр очса - җылы кыш көтелә. *Үрдәкләрнең күбесе кышларга калса - кыш җылы булачак. * Авылларга куяннар никадәр якынрак килсә, ноябрь дә шулкадәр салкынрак булачак. * Кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.  

02.11.2022
«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды!

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды!

Дуслар! Иң масштаблы бәйгеләрнең берсе - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды! Бәйге дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты.  Катнашучылардан бик күп гаризалар килде. Әлеге күрсәткеч катнашучыларның халык тарафыннан татар сәнгатенә булган ихтыяҗны, аның милли әдәбиятыбызны ихлас яратуын тагын бер кат дәлилли. Барлык катнашучыларга, битараф калмаучыларга туган телебезнең йөзен билгеләүче, аның аһаңен җиткерә алучы мондый чарадан читтә калмавыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Хәзер исә жюри әгъзалары үз эшенә керешәчәк. Киләсе этап барышында алар бәйгегә кабул ителгән эшләрне бәяләячәкләр. Сайлап алу туры 2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 28 февраленә кадәр дәвам итә.    

01.11.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск