Яңалыклар

«ШАЯН ТВ»дан «көзге» киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан «көзге» киңәшләр!

Кояшлы, кызу җәйдән соң көзгә кереп китү - күпләргә авыр бирелә. Кәеф төшә, күңел төшенкелегенә бирелергә дә күп сорамый. Салкын, яңгырлы көзге көннәрдә ниләр белән шөгылләнеп, кәефне күтәреп була икән? Бездән сезгә берничә киңәш: * Үзеңә чәй яса, уңайлы итеп утыр һәм рәхәтләнеп җәйге хатирәләрне барла. * Дуслар, туганнарың белән ешрак күреше, аралаш. Җылы очрашулар, күңелле сөйләшүләр теләсә-нинди төшенкелектән арындырырга сәләтле. * Көзге кичләр - тәмле әйберләр белән сыйлану өчен менә дигән вакыт. * Җылы юрганга төренеп, фильмнар карау – күңелеңне җылытыр. * Үзеңә берәр кызыклы шөгыль тап. Йога, чит тел үзләштерү, яңа хобби һәм сезнең өчен мөһим булган башка шөгыльләргә керешү өчен көз иң кулай вакыт. * Берәр матур җылы, йомшак кием сатып ал. Бу киңәш кызлар күңеленә бигрәк тә хуш килер. * Саф һавада булу бик мөһим. Кояшлы көннәрдә өйдә ятма, паркларга чыгып кер. * Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырыш. Күңелеңә хуш килгән, позитив кешеләр белән аралаш. * Көз - мәдәни тормыш гөрли башлаган яңа сезоннар вакыты. Театр, концерт, күргәзмәләргә барып, вакытны күңелле дә, файдалы да итеп уздырырга мөмкин. * Күбрәк йокла. Салкыннар башлангач, озаграк йокларга тырыш, чөнки организм бездән шуны таләп итә. * Синең кәефең - бары синең кулда. Үзеңне кулга ал, артык борчылма һәм күбрәк елмай! Һәр чорның үз матурлыгы һәм үз мәшәкате. Алда санап үткән киңәшләрне истә тотып, елның яңгырларга бай чорына елап түгел, җырлап керик!      

12.09.2023
Әкият илендә: «Тавык, Тычкан һәм Көртлек»!

Әкият илендә: «Тавык, Тычкан һәм Көртлек»!

Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән. Көннәрдән беркөнне Тавык арпа бөртеге тапты, шатлыгыннан кытаклап җибәрде: — Арпа таптым, арпа таптым! Аны тарттырырга кирәк. Арпаны тегермәнгә кем алып бара? — Мин бармыйм,— диде Тычкан. —  Мин дә бармыйм,— диде Көртлек. Ни эшләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды да он итеп тарттырып куйды. —  Өйгә онны кем алып кайта? — дип сорады Тавык. —  Мин алып кайтмыйм,— диде Көртлек. —  Мин дә алып кайтмыйм,— диде Тычкан. Яхшы. Тавык онны үзе үк алып та кайтты. —  Ипине кем изә? — дип сорады Тавык. —  Мин измим,— диде Тычкан. —  Мин дә измим,— диде Көртлек. Тавык ипине дә үзе изде. —  Мичкә кем яга? — дип сорады Тавык. —  Мин якмыйм,— диде Тычкан. —  Мин дә якмыйм,— диде Көртлек. Тавык мичне дә үзе якты. —  Мичкә икмәкне кем куя? — дип сорады Тавык. —  Мин куймыйм,— диде Тычкан. —  Мин дә куймыйм,— диде Көртлек. Тавык икмәкләрне дә үзе куйды. Икмәкләр бик уңдылар — кабарып кызарып пештеләр. Тавык аларны чыгарып өстәлгә куйды да: —  Ә икмәкне кем ашар? — дип сорады. —  Мин ашыйм,— диде Тычкан һәм өстәлгә килеп утырды. —  Мин дә ашыйм,— диде Көртлек, ул да килеп утырды. Татар халык әкияте

12.09.2023
«Сәйлән» проектының БИШЕНЧЕ, ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫна старт бирелә!

«Сәйлән» проектының БИШЕНЧЕ, ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫна старт бирелә!

«ШАЯН ТВ» каналының иң көтелгән проекты - «Сәйлән» телевизион җыр фестивален төшерүгә старт бирелде! Бу гади генә сезон түгел, ә БИШЕНЧЕ, ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ! Димәк, тамашачыларны күп сюрпризлар, талантлы башкаручылар һәм шәп җырлар көтә! Фестиваль татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлый; татар җырлары аша балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыруга зур өлеш кертә, яшь йолдызларга зур сәхнәгә юл ача. Бәйгедә катнашучы һәр бала телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәште. Катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән. Иң күп гариза Актаныш, Биектау, Чистай, Питрәч, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре һәм Башкортстан республикасыннан кабул ителде. Мәртәбәле жюри исә бары тик 16 катнашучыны гына чираттагы этапка сайлап алды. Моның белән генә бетми! Әлеге ярымфиналистларны кабат сайлап алу этаплары, танылган җырчылар һәм театр әһелләреннән төрле остаханәләр, кабатланмас киңәшләр һәм зур сәхнә көтә! Алар барысы да якты йолдыз булып балкыячак! Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны «йолдыз»лы жюри бәяләячәк. Алар составында танылган артистлар, композиторлар, педагоглар, шагыйрьләр, продюсерлар урын алды. Узган сезоннарда исә әлеге этапта балаларны Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Римма Ибраһимова, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм танылган җырчылар Филүс Каһиров, Азат Кәримов, Ильвина, Илгиз Мөхетдинов, Алсу Әбелханова, Илгиз Шәйхразиев бәяләде. Быел да жюри башкару осталыгына, тавышның сыйфаты, тембр, сәнгатьчәлек, башкаручыларга репертуарның туры килүенә игътибар итәчәк. Бүген исә юбилей сезонының беренче төшерү көнендә «йолдыз»лы жюри составында Алсу Әбелханова, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльмир Низамов урын алды. Финалга 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» сынын алу өчен көч сынашачак! Аларның кемнәр икәнен 1 октябрьдән «ШАЯН ТВ» каналында күрә аласыз. Сез яраткан җырлар, гаҗәеп сәләтле катнашучылар! Бик тиздән зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата һәм кушылып җырлый алачаксыз! Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз!

10.09.2023
Ничек грамоталы булырга?

Ничек грамоталы булырга?

Грамоталылык – дөрес итеп уку һәм сөйләү, шулай ук хатасыз язу дигән сүз. Бу сәләтне башкалары кебек үк үстерергә һәм моңа өйрәнергә мөмкин. Сәбәбе дә юк түгел, чөнки бүген - грамоталылык көне! Бүген сезне грамоталылыкны арттыруның берничә юлы белән таныштырырбыз. * Мөстәкыйль уку. Грамоталы язу өчен кайбер кагыйдәләрне белү генә җитми, ә укырга да кирәк. * Диктант язу. Бу – грамоталылыкны арттыруның иң мөһим ысулы булып тора. * Кычкырып уку. Һәр авазны кычкырып әйтү грамоталылыкны арттыра. * Күчереп язу. Текстны укы, анда очраган авыр язылыш очракларын исеңдә калдыр. Аларга караган дөрес язылыш кагыйдәләрен билгелә һәм исеңдә калганча яз. Соңыннан дөреслеген тикшер. * Кроссвордлар чишү һәм өстәл уеннары уйнау. Әлеге интерактив уеннар грамоталылыкны арттырырга булыша. * Сүзлекләр куллану. Орфографик сүзлек һәр йортта булырга тиеш. Моннан тыш, үзең өчен махсус сүзлек булдыру да зур ярдәмлек ролен үти. Анда сез үзегез өчен язуда кыенлыклар тудырган сүзләрне язып бара аласыз. * Грамоталы кешеләр белән аралашу. Нәкъ менә әйләнә-тирәдәгеләрнең сөйләменә карап, тыңлап, алардан үрнәк алып, үзең дә грамоталы булырсың.  

08.09.2023
Китап укучылар өчен файдалы киңәш!

Китап укучылар өчен файдалы киңәш!

6 сентябрьдә китап уку көне билгеләп үтелә! «Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре», - дип язып калдырган танылган язучы, энциклопедист галим Каюм Насыйри. Бүген исә китап укучылар өчен берничә киңәш белән бүлешербез! * Укып туктаган урыныңа карандаш белән билге ясама, кәгазь яки махсус китап кыстыргычы белән билгеләп куй. * Китапның битләрен ачканда бармакны төкерекләп ачма. * Китапның битләре ертылса, аны ябыштырып куй. Үзең булдыра алмаган очракта, өлкәннәрдән ярдәм сора. * Ашаганда китап укыма, пычратасың. * Укыганда китапны каерып тотма, китап битенең почмакларын бөкләмә. * Китапны кояшка куйма: тышлыгы сынар һәм битләре саргаер. * Китапханәдә китап сайлаганда шүрлекләрдә китапның торышын бозма. * Китапларның шүрлектәге урынын бозу белән син иптәшләреңә китап сайларга комачаулыйсың. * Китапны карар өчен алганнан соң урынына куй. * Китапханәдән алган китапларны вакытында тапшыр, аны иптәшләрең дә көтә.

06.09.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск