Язгы каникулга иң яхшы шөгыльләр исемлеге
Яз - ул салкын кыштан соң башлаган кечкенә генә яңа тормыш. Язгы каникуллардан онытылмаслык тәэсирләр алу өчен нишләргә? Безнең файдалы исемлек сезгә ярдәмгә килер! * Беренче кояшлы көннәр белән ләззәтләнергә һәм вакытны күбрәк урамда уздырырга. * Паркларда йөрергә һәм беренче язгы чәчәкләрне эзләргә. * Тал песиенә, агачлардагы беренче яфракларга, умырзаяларга, һәм беренче үләннәргә сокланырга. * Җылы яклардан очып кайткан кошларга җимлек эләргә. * Гөрләвекләр буйлап сикерергә һәм көймәләр йөздерергә. * Чәчәкләр яки агач утыртырга. * Урманга барырга. * Язгы фотосессиягә чыгарга. * Кинога, кызыклы фильмга, яки театрга барырга. * Дусларның, якыннарның, туганнарның хәлен белергә. * Саф һавада футбол, волейбол яки баскетбол уйнарга. * Үрдәкләрне, тиеннәрне һәм парклардагы башка җан ияләрен ашатырга. * Моңарчы эшләнмәгән, я булмаса эшләргә курыккан, сузып йөргән эшләрне эшләргә. * Кояш баешы белән хозурланырга яки таң каршыларга. * Күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга, витаминнар турында онытмаска. * Язгы табигатьне фотога төшерергә. * Кыштан соң бераз хәлсезләнгән организмны кайгыртырга. * Яраткан эшеңә, хоббига яки мавыгуларга күбрәк вакыт бүлеп бирергә. * Йолдызлы күкне күзәтергә. * Бераз ыгы-зыгыдан арыну өчен, телефоннан ял итәргә. * Язга күбрәк сөенергә, күбрәк елмаерга һәм көләргә.
26.03.2024