Яңалыклар

Студиябезгә кунаклар килде

Студиябезгә кунаклар килде

6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында «ШАЯН ТВ» каналына Казан шәһәренең 7 номерлы сәламәтлекләре чикле балалар укый торган мәктәбеннән укучылар килде.  1959 елда нигез салынган мәктәп – Татарстанда бу юнәлештә эшли торган бердәнбер уку йорты. Биредә сөйләмендә кимчелекләре булган балалар укый.  Мәктәпнең максаты – сәламәтлек мөмкинлеге чикле балаларга урта белемне биреп, социаль адаптациядә ярдәм итү. 10 ел уку дәверендә укучылар төп белем стандартын үзләштереп, дәүләт аттестаты алып чыга.  Студиябездә бу мәктәп укучыларын бик сөенеп кабул иттек. Экскурсия барышында һәр җөмләне игътибар белән тыңладылар, канал эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларны студиядәге локацияләр, ут куелышы, камералар кызыксындырды. Дубляж студиясендә дә эшнең иң кызган чагына туры килдек. Анда мультфильм тавышландыруны күреп сөенде балалар. Дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина укучыларның сорауларына җавап бирде. Мәктәптә белем бирү рус телендә алып барылса да, укучыларның татар балалар каналы эшчәнлеге белән танышырга теләк белдерүләре куанычлы.

06.12.2019
Кыш бабайга хат яз!

Кыш бабайга хат яз!

Бөек Устюгка Кыш бабай исеменә инде 3 миллионнан артык хат килгән. «Минем тулы бер почта бүлегем бар. Көненә 300дән алып 10 меңгә кадәр хат килә. Ә яңа ел якынлашканда бу сан тагын да арта», – дигән Кыш Бабай матбугат очрашуында. Кыш Бабай һәр килгән хатка җавап бирергә тырыша икән. Әгәр үзе өлгерә алмаса, бу изге эштә ярдәм итә ала торган булышчылары да бар икән. «Хатны бөтен кеше яза, хәтта 90 яшьлек әбиләр дә. Алар оныкларының хыялларын тормышка ашырырга тели», – ди бабакай. Хатларның дөрес һәм аңлаешлы язылганына да сөенә. Илебезнең 50 шәһәрендә булганнан соң, Кыш бабай Яңа ел төненә Бөек Устюгка кайтачак. «Яңа ел – гаилә бәйрәме. Мин аны якыннарым белән һәм бәйрәмгә килгән кунаклар белән уздырачакмын», – дип планнары белән уратклашкан Кыш бабай.   Дуслар, әгәр сез Кыш бабайга хат язарга өлгермәгән булсагыз, тизрәк ашыгыгыз! Хыялланган бүләгегезне сорагыз. Яңа ел төнендә ул, һичшиксез, тормышка ашар! Мәгълүмат Tass.ru алынды

05.12.2019
«ШАЯН ТВ»ның очрашулары дәвам итә

«ШАЯН ТВ»ның очрашулары дәвам итә

«ШАЯН ТВ» каналы дуслары белән җанлы очрашуларын дәвам итә. 3 декабрь көнне Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов ис. 184 номерлы мәктәбенә бардык. Бүгенге очрашу аеруча җылы атмосферада узды. Беренчедән, мәктәп биналарының шундый зур, мәһабәт, якты булуы, икенчедән, укучыларның бик ягымлы итеп туган телебездә сөйләшүләре, зур әзерлек белән каршы алулары сөендерде. Тәрбия процессында гаилә белән мәктәпнең бердәм икәне күренеп тора. Каналыбызга багышлап язылган шигырьләр, матур җырлар, дәртле биюләр дә моңа дәлил генә. Замана ничек кенә алга бармасын, тормышыбызга телефоннар, планшетлар ничек кенә үтеп кермәсен, телевидение үзенең әһәмиятле ролен югалтмый. Статистик мәгълүматларга караганда, тәрбия буенча гаилә һәм мәктәптән соң, телевидение тора. Бүген моңа тагын бер кат инандык: укучылар «ШАЯН ТВ» каналын яратып карый. Моны каян белдек, дисезме? Укучылар белән аралашкан вакытта белдек. Алар да безнең канал кебек шук, шаян, белемле, яңа дусларга, аралашуга һәрвакыт шат! «ШАЯН ТВ»га бәйле һәр сорауга төгәл итеп, тулы җавап кайтардылар. Төп героебыз Шаян да мондый чараларга бик теләп йөри, ә укучыларның ничек сөенгәнен күрсәгез?! Шаян һәркайсы белән истәлеккә фотога да төште. Дуслары күп булуга ул шундый шат! Ә сезнең Шаян белән якыннан танышасыгыз киләме? Безнең мультфильмнар, тапшырулар турында күбрәк белергә телисезме? Языгыз, шалтыратыгыз, кунакка чакырыгыз! Без бик теләп киләбез!

03.12.2019
Кышны йоклап уздырмагыз!

Кышны йоклап уздырмагыз!

·        Кыш! Кар! Саф һава! Аклык! Пакьлек! Ничек рәхәт урамда! Салкын бит, дисезме? Битләр, кулларыгыз туңамы? Эх, шундый рәхәт вакытны суыктан качып уздыра күрмәгез тагын! Көннәрегез файдалы һәм мавыктыргыч узсын өчен, кыш көне тормышка ашырырга тиешле эшләр исемлеген тәкъдим итәбез! ·        Юлыгызда очраган бер генә бозлы урыннан да шумыйча китә күрмәгез! ·        Шугалакка барырга онытмагыз! Бу – кышның иң күңелле ялы! Кыш буена бер тапкыр гына булса да тимераякта шуып кайту комачау итмәс! ·        Үзегезне сынчы, дип уйлап, Кар бабайлар конкурсы оештырып алыгыз! ·        Кошларга җимлек ясап, нәни дусларыбызны да бәхетле итәргә онытмагыз! ·        Иң зур боз сөңгесе белән фехтование ярышы үткәреп алу да кәефегезне күтәрер. ·        Тел белән кар бөртеген тотып калырга кем генә яратмый икән? Сез дә онытмагыз! ·        Таудан төшкәндә иң оста чанада шуучы икәнегезне дә күрсәтегез! ·        Якындагы урман буйлап, чаңгыда йөреп кайтыгыз. Термос белән кайнар чәй, компас, җылы бияләйләр дә алыгыз. Иң мөһиме, чаңгыгыз онытылып калмасын! ·        Салют җибәрегез! Бу эштә әти-әниләрегез ярдәмгә килер! Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә төгәл үтәү мөһим! ·        Чыршы бизәгез! Тиздән аны Кыш бабай сезнең ишек төбенә куеп китәчәк. ·        Чыршыны үз кулыгыз белән ясаган уенчык тагын да бизәр! Дусларыгызга бүләк итеп ясасагыз, алар да сөенер. ·        Елга нәтиҗә ясап, киләсесенә планнар да кора башларга мөмкин. ·        Берәр яңа ризык пешерергә өйрәнергә була. Әниегез дә сөенер! Кулинар мастер-класска барырга яки интернеттан тәмле рецептлар табарга мөмкин. ·        Үзегезнең йорт тирәсен өйрәнегез! Кызык түгелме? Өегез яныннан яки күрше өй тирәли йөреп килегез. Шундый матур чыршы үсеп утырганын белмисездер дә әле! ·        Кышкы паркның матурлыгын күрми калмагыз! Саф салкын һава сулап кайтыгыз. ·        Казанда кышларга бик күп үрдәкләр һәм башка кошлар кала! Аларны бу җиңел булмаган чорда сакларга һәм ашатырга кирәк! ·        Көнсаен бер җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз! Бу кыш көне организмга җитми торган витаминнар һәм микроэлементлар запасын тулыландырырга ярдәм итәчәк. ·        Күүүүп итеп мандарин ашагыз! ·        Бер көн булса да интернетсыз һәм социаль челтәрләрсез яшәп кара. Дусларың белән очраш, күңел ач! Телефоның да ял итсен. ·        Көн саен елмаегыз! Әлеге матур гадәтнең көндәлек тормышыгызга кергәнен сизми дә калырсыз! Һәм һәр көнегез күтәренке кәефтә узар!  

02.12.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск