Яңалыклар

«ТАТАР СҮЗЕ» яңалыклары

«ТАТАР СҮЗЕ» яңалыклары

30 октябрь, дүшәмбе көнне «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында баручы «Манзара» тапшыруында кунакта булачак. Әңгәмә - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе хакында. Иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карамый калма!    Исегезгә төшерәбез, «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә! Видеоларыгызны җибәрегез! Премиаль фонд саллы - 1500 000 сум. Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2024@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.    

27.10.2023
«ШАЯН ТВ» «ТЭФИ-KIDS» 2023 финалисты!

«ШАЯН ТВ» «ТЭФИ-KIDS» 2023 финалисты!

Бүген Мәскәүнең «ET CETERA» бинасында «ТЭФИ-KIDS» 2023 телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды! «ШАЯН ТВ» бу дәрәҗәле бәйгедә финалист булды! «ТЭФИ-KIDS» 2019 елда Россия телевидениесе академиясе тарафыннан гамәлгә куелды һәм балалар контенты өлкәсендә эшләүче иң оста профессионалларны бүләкли. Әлеге проект төбәк һәм федераль балалар телевидениесен мәдәни яктан үстерә, балалар телеканаллары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен арттыра һәм белгечләргә тәҗрибә алмашырга ярдәм итә. Быел исә «ТЭФИ-KIDS» 2023 балалар киносы һәм телевидениесе өлкәсендәге Россия милли премиясендә катнашуга 203 эш җибәрелгән. Биш ел уздырылган премия тарихында бу рекордлы күренеш. «ШАЯН ТВ» каналы «Балалар өчен иң яхшы телеканал» номинациясендә көч сынашты һәм финалист булды! Әйтерә кирәк, бәйге кысаларында көндәшлек көчле булды! «ШАЯН ТВ» Мәскәүнең «Мульт» һәм «Лёва» телеканаллары белән көч сынашты. Шуңа да карамастан, сынатмады! Бөтен дөньяга танылган, тәҗрибәле, каналлар белән көч сынашу - каналыбыз өчен зур имтихан! Чиксез горурланабыз һәм зурдан-зур уңышлар телибез!      

23.10.2023
Кошлар кайда кышлыйлар?

Кошлар кайда кышлыйлар?

Көз – ул күп кенә кошларның җылы якка очу вакыты. Күчмә кошларыбызның китәр чаклары да килеп җитте, тиздән урман-кырларыбыз бушап калачак. Аларны җылы якларга китәргә салкын һава торышы түгел, ә азык җитмәү мәҗбүр итә. Иң беренче җылы якка бөҗәк белән тукланучы кошлар китә. Димәк, иң матур сайраучы кошлар: сыерчык, сандугач, шулай ук күке – иң беренче булып җылы якка очып китә дигән сүз. Алар артыннан бөртек белән тукланучы кошлар китә: тургай, карлыгач һәм карга. Ә иң соңыннан, сулар туңа башлагач, су кошлары: каз, үрдәк, һәм аккошлар юлга кузгала. Рәсем Яндекстан алынды Берничә көн эчендә алар кая тели, шунда барып та җитә. Тик төрле кош төрле илдә кышлый. Торналар Төркия, Иран, Һиндстанда кышлыйлар. Сандугачлар һәм күкеләр исә Африкага юл тота. Ә барыбызга да таныш булган яз хәбәрчеләре - кара каргалар һәм карлыгачлар Төркиягә кышларга очалар икән. Сыерчыклар Урта Азиягә китә. Ә менә тургайлар Көньяк Европаны үз итә. Озын тәпиле челән Голландияга оча. Кошлар өчен күктәге кояш, йолдызлар һәм планетаның магнит кыры компас булып тора. Магнит кыры, күз белән күреп була торган объектлар һәм исләр карта булып хезмәт итә. Шуларга карап, кошлар һава торышына да, юлның үзгәрешенә дә игътибар итмичә, үзләренә кирәкле юлны табалар. Ә җиләк, үсемлек һәм агач орлыклары белән тукланучы кошлар безнең якларда кышлый. Алар кышны кешеләр торган җирләрдә, паркларда үткәрәләр. Монда аларга азык табуы күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә кыш көне кошларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кошларга җимлекләр элеп, җимнәр салып торсак – канатлы дусларыбызга салкын, азыксыз кыш һич тә куркыныч булмас.          

23.10.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск