05.03.2024

«КОЯШ» витаминын каян алырга?

Көннәр язга авышса да, алда әле безне карга бураннары белән март көтә. Кояш чыкса да, тиз кача. Ә яхшы кәефне каян алырга? Бүген кояш витаминын арттыру һәм күтәренке кәеф серләренә төшенербез!

* Кояшлы көннәрдә ешрак урамда йөрергә тырышыгыз, чөнки тәрәзәдән генә төшкән кояш нурларының файдасы юк.

* Бүлмәгезгә яктылык кертегез, тәрәзәләрне жалюзи белән капламагыз. Кояш бүлмәгезгә үтеп керсен.

* Рационыгызга балык, күркә ите, алма, банан, алма, чикләвекләр һәм шоколад кертегез. Нәкъ менә алар – витамин чыганагы.

* Махсус лампа алыгыз. Ул кояшка булган ихтыяҗны тулыландырырга ярдәм итәчәк һәм бүлмәгә өстәмә яктылык бирәчәк.

* Болытлы көннәрдә D витамины эчегез. Шулай ук табиб белән киңәшләшергә дә онытмагыз.

Главная Программа Видео Шортс Поиск