Яңалыклар

Казанның 35 нче лицеенда «Балачак җыры» концерты узды!

Казанның 35 нче лицеенда «Балачак җыры» концерты узды!

Бүген Казанның 35 нче лицеенда «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты узды. Каналыбызның танылып килә торган нәни йолдызларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре тамашачылар күңелен яуларга өлгергән, балалар өчен уникаль җырларны яңгыраттылар. Иң актив балаларга исә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр өләште! Тамашачылар «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан персонажлары белән фотога да төшә алды. Шаян белән Мияу балаларны каршы алдылар, сәламләделәр, уйнадылар, күңелләрен күтәрделәр! Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә. Концерт барышында залда бәйрәм хисе хөкем сөрде! Ул барлык тамашачыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте! Концертта катнашучылар тамашачылардан бик күп рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр!

17.03.2023
«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды!

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри утырышы узды!

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә үткәрелә торган «Балачак җыры» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Барлыгы редакциябезгә 100гә якын җыр килде. Хәзерге вакытта эшләрне бәяләү, сайлап алу процессы бара. Бүген әлеге җырларны бәйгенең жюри утырышында карадылар. Утырышка Сәгыйть Хәбибуллин, Резеда Ахиярова, Разил Вәлиев, Айсылу Габдинова, Әлфия Җаппарова кебек мәртәбәле шәхесләр җыелды. Икенче турга исә профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Бәйгегә килгән һәр җыр үзенчәлекле, һәм ихлас. Аларның һәрберсе хит булырга лаеклы. Әлеге бәйгедә катнашкан, кызыксындыру белдергән һәркемгә рәхмәт әйтәбез! Бик тиздән икенче этапка үткән җырлар исемлеге билгеле булачак!  

16.03.2023
Смешариклар белән танышабыз!

Смешариклар белән танышабыз!

Дуслар, «ШАЯН ТВ» каналында баручы «Смешариклар» мультсериалын карап барасызмы? Геройлар белән дуслаштыгызмы инде? Юк икән, аларның кайберләре турында күбрәк белеп китик! * Нюша - мода яратучы кечкенә смешарик, характеры буенча ул чын холерик: бар нәрсәне дә бирелеп эшли, кыенлыклар алдында югалып калмый. Шул ук вакытта, көчле эмоцияләргә бирелә һәм кәефе дә кискен үзгәрергә мөмкин. * Керпе - бик кызыксынучан һәм күбрәк өйдә утырырга ярата. Ул техника, кактуслар һәм коллекцияләр белән мавыга. Дусларының үтенечләрен сирәк кенә кире кага, шуңа күрә, алар аркасында төрле маҗараларга очрый. * Крош - шат күңелле, хәрәкәтчән, беркайчан да төшенкелеккә бирелми торган, озын колаклы һәм кылый күзле, аксыл төстәге куян. Ул спорт белән шөгыльләнергә ярата, аеруча футбол белән. Һәрвакыт төрле маҗараларга юлыга. Аның иң якын дусты - керпе. * Бәрәш - шагыйрь-лирик, меланхолик. Еш кына кайгы турында шигырьләр яза, әмма шулай ук күңел ачарга һәм уйнарга да ярата. Аны рәнҗетү бик җиңел, шуңа күрә Бәрәш тирә-юньдәгеләрдән күп игътибар таләп итә. Беркем дә белмәгән бик күп яшерен белемнәргә һәм талантларга ия. * Пошаш – акыллы галим; сериал буенча ул астроном, әмма биология, химия, физиканы да яхшы белә, башка фәннәр белән дә кызыксына, хәтта Нобель премиясе дә ала. Фән кануннарына каршы килгән бар нәрсәне кире кага. Аның өендә, фән белән артык мавыгу аркасында, коточкыч тәртипсезлек. Ул бик җитди, китаплар укырга ярата, үз теорияләрен кайвакыт практикада кулланырга тырыша. Мультсериалны дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 13:35 һәм 21:35 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!  

14.03.2023
Язның беренче хәбәрчеләре килде!

Язның беренче хәбәрчеләре килде!

Язның беренче хәбәрчеләре кара каргалар да килде! Ур-ра! Чын-чынлап яз килә! Иң беренче яз кәефен кара каргалар алып килә! Чәүкәләр дә чыр-чу килеп, сөенеп каршы алды аларны! Табигать әкренләп уяна! 17 мартта кара каргалар элеккеге ояларына килсәләр, яз иртә килер, сулар тиз китеп бетәр, дигән халык сынамышы бар. Каргалар инде күренә дә башладылар. Бүген көн буранлап та тора. Ә карга бураннары белән яз килә, дигәннәр. Димәк, көннәрнең җылытуы да озак көттермәс! Салкын тышта, ә шулай да Күңелдә язгы хисләр, Йөрәк тибә язлар көтеп, Яз соңарса, ул нишләр? Март уртасы җитеп килә, Кыш һәм яз бил алыша, Күптән юлга чыкса да яз, Кыш һаман тарткалаша. Кара каргалар да килде, Яз нишләргә дә белми, Түбәләрдә боз соңгесе, Ә кыш һаман бирешми. Күчмә кошлар сагынгандыр Туып үскән якларын, Бар да көтә яз килгәнен Җыеп сабырлыкларын.                Фәймә Зәйнуллина

13.03.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск