Яңалыклар

Әкият илендә: «Өч сорау»!

Әкият илендә: «Өч сорау»!

Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен. Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына. Егет әйтә: — Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абзый кеше,— ди. — Шулай булсын, улым,— ди теге кеше. Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша башлый: — Каян киләсең, кай җирләргә барасың?— ди. Егет: — Эш эзләргә чыктым, абзый кеше,— ди. Шуннан соң ашлык чәчүче кеше әйтә: — Ярар, егет,— ди,— эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы,— ди. — Уйлана-уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер-ике хикмәтле сүз әйтим, җавабын уйлап таба алсаң, килеп әйтерсең,— ди. — Ярар, абзый,— ди теге егет,— әйтеп кара,— ди. Теге кеше, тубалын асып, ашлык чәчәргә тотына. Уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә: — Менә бер тапкыр чәчтем, бусы бурычымны түләргә булыр,— ди. Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә: — Менә монысы бурычка биреп торуым,— ди. Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә: — Монысы кадерле кунакларым өчен,— ди. Егет уйга кала: «Бу нәрсә булыр икән?»— дип. — Ярар, абзый,— ди егет,— син миңа бераз гына уйларга бир,— ди. — Уйла-уйла, улым,— ди. Шулай ди дә бу кеше ашлыгын чәчеп китә. Озак та үтми, әйләнеп килеп җитә бу теге егет янына. — Йә, нихәл, улым,— ди,— берәр нәрсә чыгамы?— ди. — Абзый кеше,— ди теге егет,— синең соң әти-әниләрең бармы?— ди. — Бар,— ди теге. — Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәндер бит?— ди. — Тәрбияләделәр,— ди. — Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды. — Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шулай бурычымны түләр өчен чәчтем. — Синең ир балаларың бармы?— ди егет. — Бар,— ди теге кеше. — Алай булгач, икенче тапкыр чәчкәнең чыннан да бурычка биреп тору була, хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың-эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар,— ди. — Бусын да бик дөрес әйттең,— ди теге кеше. — Синең кызларың бармы? — ди. — Бар,— ди ашлык чәчүче. — Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар,— ди. — Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды,— ди. — Бик дөрес әйтәсең, тапкыр егет икәнсең,— ди ашлык чәчүче кеше, егетне бик мактады. (Татар халык әкияте)

23.03.2023
«Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды!

«Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды! Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә. Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны сөендерделәр. Алар «Балачак җыры» бәйгесе хитларын башкардылар. Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә күтәренке рух бүләк иттеләр! Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар!  

22.03.2023
«ШАЯН ТВ» каналында чираттагы шәп премьера!

«ШАЯН ТВ» каналында чираттагы шәп премьера!

«ШАЯН ТВ» каналы яшь тамашачыларын чираттагы шәп премьерасы белән сөендерә! «Артур һәм түгәрәк өстәл балалары» мультсериалы эфирга чыга! Батыр һәм гадел король Артур турындагы риваять һәркемгә билгеле. Ә балачакта ул нинди герой булган? Әйдәгез, мультсериалның баш каһарманы белән якыннан танышыйк! Артур әтисе идарә итә торган зур сарайда яши. Ул бик кыю һәм зирәк егет, һәрвакыт иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба. Иң яхшы дусларын Артур түгәрәк өстәл янына җыя. Егетләр үз идеалларына тугры калалар һәм булдыра алганча гадел, намуслы булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар. Ә яшь геройларның тормышында маҗаралар җитәрлек! Явыз кеше патшаны ташка әйләндергән булса, нәрсә эшләргә? Югалган феяны каян табарга? Камелот шәһәрен куркыныч монстрдан ничек коткарырга? Бу авыр мәсьәләләрне хәл итүдә Артурга һәрвакыт үзенең акыллы киңәшләре белән атаклы сихерче Мерлин да ярдәм итә. Батыр геройны тагын нинди маҗаралар көтә? «Артур һәм түгәрәк өстәл балалары» мультсериалын карап белә алырсыз! Эш көннәрендә 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

21.03.2023
Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бүген язгы көн-төн тигезлеге көне! Димәк, Нәүрүз бәйрәме! Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн! Көн-төн тигезлеге көннәрендә урта киңлекләрдә көн белән төн озынлыгы тигезләшә. Бу вакытта Кояш төгәл көнчыгышта чыгып, төгәл көнбатышта бата һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә. Язгы көн-төн тигезлеге Төньяк ярымшарда астрономик язның башы булып санала. Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Нәүрүз көннәрендә йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш саналган. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан. Нәүрүз бәйрәме җиткән, Үрелеп тышка кара, Көн белән төн тигезләшкән, Әнә кыш үтеп бара. Күптәнге йола бәйрәме Нәүрүз татар халкының, Хәбәр итә яз килүен, Бәйрәмен урманнарның. Көн белән төн озынлыгы Тигезләште бит бүген, Шатлык чәчеп кояш та Яктыртты илем күген. Төрле илдә, төрле телдә Үткәрәләр бәйрәмне, Көнчыгыш халыкларында Ул Яңа ел бәйрәме.            Фәймә Зәйнуллина                                        

21.03.2023
Бәхет көне белән!

Бәхет көне белән!

Ә сез бәхетнең үз көне бар икәнен белә идегезме? 20 март – Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә икән! Галимнәр фикеренчә, бәхетнең 50 проценты геннардан, 10 проценты тормыш шартларыннан (гаилә,эш, уку), ә 40 проценты уйлардан тора. Ә бәхетнең төсе – сары төс икән. Эндорфин, дофамин белән серотонин - бәхет формуласын төзүче гормоннар. Эндорфиннар кыска вакытка, ә дофамин озын вакытка бәхет фоны булдыра һәм канәгатьлек хисе бирә. Серотонин исә – яхшы кәеф чыганагы булып тора. Иң «бәхетле» илләр рейтингында беренче урынны Дания, аннан соң Швейцария, Исландия, Норвегия һәм Финляндия ала. Үзеңне бәхетле итеп хис итәр өчен, тиешенчә йокларга, спорт белән шөгыльләнергә, әйбәт кешеләр белән аралашырга, сәяхәт итәргә һәм елмаерга куша психологлар. Һәр мизгелнең кадерен белергә һәм аннан ләззәт алырга тырышу бик мөһим. Якыннарны яратырга, аларны кичерергә һәм үпкәләрне онытырга кирәк. Үзебез бәхет чыганагы булыйк. Дөнья - ул зур көзге һәм анда безнең кәефебез чагыла. Барыбыз да бәхетле булыйк!

20.03.2023
Әкият илендә: «Балта остасы һәм чөй»!

Әкият илендә: «Балта остасы һәм чөй»!

Борын-борын заманда бер хуҗаның балта остасы булган, ди. Ул Иван исемле булган. Бервакыт аның янына хуҗа килгән дә болай ди икән: — Иван, син бөтенләй начар эшлисең. — Ничек инде начар эшлим? — дип аптырашка калган ди Иван. — Менә күрәсеңме, нинди зур ярыклар калдырасың? — ди икән хуҗа. — Ә-әй, хуҗа! Менә чөй килү белән барысын да каплап куяр. Ә хуҗага кызык. — Нинди чөй? Кайчан килә соң ул? Ә Иван болай ди икән: — Хуҗам, ул сез барында килмәс инде. — Ә менә минем ул чөйне күрәсем килә бит, — ди икән хуҗа. — Ул очракта сез утырып торыгыз, бәлки, килер, — ди Иван. Хуҗа көтә икән, көтә икән, ә чөй һаман юк та юк ди. Хуҗа өйгә кайтып киткән. Ә Иван шул арада ярыкларны каплап та куйган. Менә берзаман хуҗа да килеп җиткән: — Нәрсә, чөй килдеме? — ди икән. — Сез китүгә, чөй килеп тә җитте. Менә күрәсезме, бөтен ярыкларны да каплап куйды. Нигә генә кайтып киттем икән, дип үкенгән ди хуҗа. Менә шунда Иван әйткән инде: — Хуҗам, чөй — балта остасының дусты. Балта остасы мүк тутыра, ә чөй кагып кертә. Шулай итеп, хуҗа берни дә белми калган, ә балта остасы әле дә булса үзенчә эшләп ята, ди. (Рус халык әкияте)                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                     

17.03.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск