Яңалыклар

15 гыйнвар – Кышлаучы кошлар көне

15 гыйнвар – Кышлаучы кошлар көне

15 гыйнвар – Кышлаучы кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Безнең якта кышларга калучы кошлар, суыклар җитү белән, кешеләр яшәгән урыннарга киләләр. Бу төр кошларга - чыпчыклар, песнәк, ала карга, чәүкә, саескан, тукран һ.б. керә. Үзләренә азык таба алырга сәләтле кошлар гына безнең якларда кышлый. Чукыр Чукырлар утыз градуслы суыкларда да бала чыгарырга һәм аларны ашатырга сәләтле. Күркә орлыклары белән тукланалар. Алар ризыкны бөкләнгән томшыклары ярдәмендә чукыйлар. Чукырны торак пунктларда очратырга мөмкин түгел. Бу тулысынча урман кошы. Еш кына аларны ылыслы урманнарда күрергә була. Үрмәләч Бу кошны әлеге исем белән агачларны тырнакларын белән эләктереп, кәүсәдән кәүсәгә күчеп йөри алуы өчен атаганнар. Өстәвенә, алар еш кына башларын түбән игән килеш вертикаль юнәлештә хәрәкәт итәләр. Гадәттә, тукраннарның иске ояларында, агач куышларында яшиләр. Карабүрек Карабүрекләр ылыслы һәм катнаш урманнарда яшиләр, чөнки аларга төп азык булып чыршы, нарат, җиләк орлыклары, миләш һәм агач бөреләре хезмәт итә. Җәен әлеге кошларны күрү мөмкин түгел диярлек. Чыпчык Йорт чыпчыгы һәм аларның 12 төре утрак яшәү рәвеше алып бара. Кошлар бөтен төр ризык белән дә туклана. Сикереп хәрәкәт итүләре белән үзенчәлекле булып торалар. Миләш чыпчыгы Төньяк ярымшарның тайгадагы урманнарында киң таралганнар. Бу кошның башында кикриге бар. Кышлау вакытында алар бер урында утырмыйлар. Шуңа күрә аларны күченүче дип атыйлар, чөнки алар даими рәвештә азык эзләү белән мәшгуль. Песнәк Бу кошлар бер тәүлек эчендә бөҗәкләрнең һәм корткычларның ярты меңләп личинкасын юк итә алулары белән гаҗәпләндерәләр. Салкыннар башлангач, песнәкләр кешеләр яши торган җирләргә якынрак күченәләр, чөнки биредә азык калдыкларын табу җиңел. Тукран Тукраннар, гадәттә, урманнарда яшиләр. Алар үзләренең каты томшыклары белән агач куышларын тишәләр һәм төрле бөҗәкләрне юк итәләр. Шулай итеп, үсемлекләргә бәяләп бетергесез файда китерәләр. Көз һәм кыш көне исә үсемлек азыгына күчәләр. Саескан Саесканга «карак» дигән кушамат тагылган. Ул, чыннан да, бөтен ялтыравыклы һәм матур әйберләргә кызыга. Саескан - акыллы кош. Орнитологлар аның башка канатлылардан акыллырак булуын исбатлаганнар, чөнки саесканнар гына үзләрен көзгедә күреп, таный алалар икән. Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды Кыш кошлар өчен бик зур сынау. Менә шул вакыт алар безнең янда күбрәк чуала башлыйлар, кешеләрдән саклау һәм яклау көтәләр. Шуңа күрә канатлы дусларыбызга җимлекләр элеп сөендерик!                          

15.01.2024
Кыш турында сез белмәгән 10 кызыклы факт

Кыш турында сез белмәгән 10 кызыклы факт

Ә сез кыш турында ниләр беләсез? Без сезгә кызыклы фактлар тәкъдим итәбез! 1. Кар бөртекләре, кешеләр кебек үк, бер-берсеннән аерылалар. Еллар буе барган тикшеренүләрдә бер-берсенә охшаш ике кар бөртеге табылмаган. 2. Боз сөңгеләре күп очракта йортның көньяк өлешендә барлыкка киләләр. 3. Җир йөзендәге 7 миллиардтан артык кешенең яртысыннан артыгы бер тапкыр да кар күрмәгән. 4. Кеше кулына эләккән иң эре кар бөртегенең диаметры 38 см булган. 5. Иң салкын температура 2013 елда җир йөзенең иң салкын материгында – Антарктидада теркәлгән. Термометр баганалары -91,2 градус күрсәткән. 6. Антарктида материгында иң биек тауда кызыл, сары һәм алсу төстәге карны күргәннәр. 7. Кар бөртекләре суга әйләнергә өлгермәгән пардан ясалалар, 90 процент һавадан торалар, шуңа күрә җилсез көнне җиргә бик акрын төшәләр. 8.  Кар үзенә төшкән кояш нурларын кире кайтара. Шуңа күрә ул кояшлы көндә нык кына сукырайта һәм шунлыктан кыш көне җир җылынмый. Кояш нурларының 90 проценты диярлек кире космоска китә. 9.  Чиста кар ашау өчен яраклы. Ләкин, аны ашаганда, организмыгызны калорий белән баетуга караганда, энергияне күбрәк тотасыз. 10.  Кар бөртекләре җырларга сәләтле. Тик, ишетү сәләте чикләнгәнлектән, кеше бик түбән ешлыкларны ишетми. Галимнәр туңган кристалларның суга кагылгач аваз чыгарганнарын ишеткәннәр. Сүз уңаеннан, бу аваз балыкларны бик ярсыта.

15.01.2024
«Рәхмәт» күңелне күтәрергә сәләтле

«Рәхмәт» күңелне күтәрергә сәләтле

11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара «Рәхмәт» көне билгеләп үтелә. Чыннан да, зур мәгънәгә, тылсымга ия бу сүз. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, дигән гыйбарә бар. Психологлар фикеренчә, рәхмәт сүзләре - игътибар билгеләре үзләренең җылылыгы белән тынычландырырга, күңелне күтәрергә сәләтле икән. Бу дөньяга аваз салганбыз икән, без әти-әниебезгә рәхмәтле. Иртән йокыдан уянганбыз, көн яктысын күрәбез икән, рәхмәтле булыйк. Рәхмәтнең олысы, кечесе булмый. Иң мөһиме, ул ихластан булсын. Дөньяның төрле телләрендә «Рәхмәт» сүзе ничек әйтелә? * Русча – спасибо * Инглизчә – сэнк ю * Төрекчә – тешикүр әдарим * Кытайча – сьё-сьё * Японча – аригато * Испанча – грациас * Итальянча – грацие * Французча – мерси * Хорватча – хвала * Алманча – данке Әйдәгез, бу көнне бер-беребезгә матур сүзләр генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә җылы өләшик, ШАЯНнар!

11.01.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск