Яңалыклар

Чыршы бизәү серләре

Чыршы бизәү серләре

Декабрь җитте исә күңел Яңа елны көтеп яши башлый. Кыш бабай, Кар кызы, чыршы – бәйрәмнең күрке. Яңа ел чыршысын бизәү гадәте ерак тарихка барып тоташа. Беренче чыршы уенчыклары фигуралап ясалган прәннек, печенье яки конфетлар булса, аннары аларны ялтыравык сипкән чыршы күркәләре, кәгазьдән, мамыктан ясалган чәчәкләр алыштыра. Бераздан картоннан ясалган уенчыклар, челтәрләр белән бизәлгән курчаклар, клоуннар барлыкка килә. Ә чыршыны шарлар белән бизәү гадәте каян килгән соң? Риваятьләргә караганда, Германиядә чыршыны алмалар белән бизәргә яратканнар, ә бер елны алман илендә алма уңышы аз була. Һәм кешеләр пыяла алмалар ясатырга пыялачыларга мөрәҗәгать итәләр. Шуннан бирле чыршыларны шарлар белән бизәү гадәте яшәп килә. Бүгенге көндә инде уенчыкларның ниндиләре генә юк! Кибеткә чыгып җаның теләгәнен сайлыйсың да урман гүзәлен күз явын алырлык итеп бизәп тә куясың. Бу эшне никадәр иртәрәк башкарсаң, шулкадәр озаграк бәйрәм хисе тоярсың, ди белгечләр. Куян яисә Мәче елында чыршыны барлык салават күпере төсләре белән дә бизәргә мөмкин. Артык караңгы гаммаларны кертмәскә киңәш итәләр. 2023 елга чыршыны ничек һәм нәрсә белән бизәргә? 1. Чыршы бизәргә җыенгансыз икән – һәр уенчыкны, һәр шарны кулыгызда озаграк тотыгыз. Һәр яңа ел уенчыгында тылсым яшерелгән! 2. Яңа елга чыршыны матур итеп бизәр өчен, аңа дөрес урын сайларга кирәк. Купшы чыршыны кечкенә бүлмәгә куймагыз, ә кечкенәләрне зур бүлмәгә урнаштыру дөрес булмас. 3. Гирлянданы иң башта элеп куегыз. Аннан соң эленгән уенчыклар матур итеп балкып торыр. 4. Зур чыршы өчен зур уенчыклар сайлагыз. 5. Охшаш уенчыкларны бер тирәгә элү шулай ук матур булмас. 6. Чыршының иң күренә торган урынына бу елның символын – Куян фигурасын элеп куйсагыз да була. Яисә аны Кыш бабай һәм Кар кызы урынына чыршы астына да куйсагыз була. 7. Йомгаклау этабы булып, мишура һәм ялтыравыклар тора. 8. Чыршы төбенә матур итеп төрелгән бүләкләр тезеп куйсагыз да була.      

22.12.2023
Елның иң кыска көне

Елның иң кыска көне

21 декабрь - кышкы кояш торгынлыгы көне. Бүген елның иң кыска көне һәм иң озын төне билгеләнә. Нәкъ менә бу көнне кояш көндезге якта горизонтка карата минималь биеклектә була. Көн озынлыгы нибары 7 сәгать тәшкил итә. 23 декабрьдән соң көн озынлыгы арта башлый, 31 декабрьгә көн 6 минутка озая. Ә язга таба кояш ике-өч сәгатькә озаграк карый башлый. Борынгы кешеләр моны - яктылыкның караңгылыкны җиңүе дип кабул иткән. Көннәр озыная бара, димәк, язга да ерак калмый дигән сүз. Кешеләр көн озынлыгы үзгәрүен шунда ук сизә, кәеф тә күтәрелә. Кояш кешегә уңай йогынты ясый. Бу көннән астрономик кыш башлана. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Мондый календарь бәйрәм татарларда “нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасы монголча “нар” (кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Кышкы кояш торгынлыгына карап булачак уңыш хакында киңәш-табыш корганнар. Кояшлы аяз көннәр салкын җилләр, карлы бураннар белән чиратлаша. Кышның бу төп өлеше, зур песнәк сайравына кадәр дәвам ителә. Ә менә песнәк сайрап җибәрсә, белеп тор: кышның соңгы чоры башлана да инде. Ләкин кыш әле бирешми. Зәһәр суыклар да, көчле бураннар да буласы бар әле. Кышның соңгы чоры март урталарына кадәр дәвам итә.

21.12.2023
Чыршы җилле һава торышын яратмый

Чыршы җилле һава торышын яратмый

“Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе”, - дип җырлар чак җитте! Чыршы - Яңа ел символы. Илебездә ул бик киң таралган агач. Алар тайгадагы урманнарда үсә. Чыршыдан утын әзерлиләр, кәгазь ясыйлар. Ә чыршы урманының һавасының сихәтен әйтеп бетергесез! Без сезгә әлеге ылыслы агач турында иң кызыклы фактларны тәкъдим итәбез. * Бүген чыршының якынча 40 төре исәпләнә. * Көз көне чыршы ылысларын коя, ләкин бөтен өлешен дә түгел, ә алтыдан бер өлешен генә. Яз көне аңа яңа ылыслар үсә. * Чыршылар җилле һава торышын яратмыйлар. * Бөтен дөньядагы кәгазьнең төп өлеше нәкъ менә чыршыдан ясала. * Һәр чыршы күркәсендә йөзгә якын орлык бар. * Гади чыршы өч-дүрт йөз ел яшәргә мөмкин. * Чыршы урманнары гаҗәеп рәвештә климатка йогынты ясыйлар. Кыш көне чыршылыкта, башка урыннарга караганда, җылырак, ә җәйге эсседә - салкынрак. * Карт чыршы йөз метр биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин. * Чыршының күркәләре 10 елдан да иртәрәк үсә башламый, әмма 50-60 елдан да соңга калмый. Бу, беренче чиратта, агачның үсү шартларына бәйле. * Чыршы ылысында, бигрәк тә яшь агачныкында, C витамины лимонга караганда күбрәк була. * Тайганың төп өлешен чыршылар тәшкил итә. * Чыршы һаваны бик яхшы чистарта, тузанны бетерә һәм хәтта аллергияле кешеләргә дә уңай йогынтый ясый. * Яңа елда чын чыршы бизәү традициясе Россиядә Петр беренче заманыннан ук калган.

20.12.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск