02.02.2024

Казанның 12 мәктәп укучылары өчен экскурсия узды

Бүген «ШАЯН ТВ» каналында Казанның 12 мәктәп укучылары өчен экскурсия узды. Тапшыруларның ничек әзерләнүе, ни рәвешле төшерелүе, ут куелышы, танылган алып баручылар белән аралашу – барысы да тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде!

Балаларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табу, мультсериалларның тавышландыру серләренә төшенү, яраткан каналларыннан истәлекле бүләкләр алу бигрәк тә хуш килде.

Очрашу бик җанлы үтте! Тамашачыларга да ошагандыр дип ышанабыз!

Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск