Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал!

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал!

«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын яңа төрек мультсериалын карарга чакыра! «Ләлико» нәниләргә вакытны күңелле уздырырга һәм нәрсәгә дә булса өйрәнергә ярдәм итәчәк! Лили һәм Лико - бу мультсериалның һәрвакыт бергә йөри торган төп персонажлары. Алар җырларга, биергә, күңел ачарга һәм төрле биремнәр үтәргә яраталар. Йокларга ярата торган, таләпчән робот-Бузи һәрвакыт Лили белән Ликога катлаулы биремнәр уйлап таба. Әмма дә ләкин, бу шук егет белән кыз аларны бик җиңел генә башкарып чыгалар. Мультсериал геройлары чираттагы үтәлгән биремнән соң шунда ук Бузига юнәләләр. Бәхетсез Бузига исә Лили белән Лико өчен һәрвакыт нидер уйлап табарга туры килә. Ләкин бернәрсә дә эшләп булмый, актив балаларга һәрчак берәр шөгыль табарга кирәк! «Ләлико» мультсериалын иртәгәдән, дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!  

22.02.2023
«ШАЯН ТВ» каналы - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты!

«ШАЯН ТВ» каналы - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты!

Сөенечле яңалык! Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналы иң дәрәҗәле премияләрнең берсе - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек булды! Премия лауреатларының исемнәрен Татарстан Республикасының рәсми порталында игълан иттеләр. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чарада исә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «ШАЯН ТВ» телеканалының эшчәнлеген югары бәяләде. «ШАЯН ТВ» – зур популярлык казанды. Балаларны, яшүсмерләрне телебезгә җәлеп итте. Төрле бәйгеләр үткәрә, яшь талантларны үстерә, телне, сәнгатьне, әдәбиятны популярлаштыра», - дип үз фикерен белдерде ул. Әлеге премия Татарстанның интеллектуаль һәм рухи мирасын үстерү максатында, сәләтле яшьләрнең әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын бәяләү өчен бирелә. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе»нең бер өлеше булган «ШАЯН ТВ» каналы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, аңа милли рухта тәрбия бирүдә, татар теленә карата ихтирам һәм хөрмәт уятуда хезмәт итә. Журналистика һәм телевидение сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, татар телен, халкыбызның әдәби мирасын популярлаштыруга зур өлеш кертеп, яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан үстергәне өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналы әлеге премиягә, һичшиксез, лаеклы! Бик тиздән лауреатларны бүләкләү тантанасы узачак! Әлеге вакыйганы түземсезлек белән көтәбез! Бу тамашачыларыбыз белән бергә – безнең уртак җиңүебез! «ШАЯН ТВ» каналының эшчәнлеген югары бәяләүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да телебезнең бөтен матурлыгын, ямен халыкка җиткерүебезне дәвам итәрбез!

21.02.2023
«Cәйлән» фестиваленең 5 сезоны старт ала!

«Cәйлән» фестиваленең 5 сезоны старт ала!

«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» грандиоз музыкаль фестиваленең 5 сезонына старт бирә! Проектның төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Әлеге фестиваль каналыбызның иң шәп проектына әверелде! Ул катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача! Узган сезон җиңүчеләре инде, чын мәгънәсендә, йолдыз булып балкыйлар! Алар танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, татар лейблларының иң-иңнәре белән хезмәттәшлек итә, клипларда төшә, зәңгәр экраннарда балкый! Бер генә Республикакүләм чара да алар катнашыннан башка узмый. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезне сынап карагыз һәм «ШАЯН ТВ» йолдызы булыгыз! Җырыгызны яздырып, анкета тутырып, [email protected] адресына юллагыз! Гаризалар 2023 елның 2 июленә кадәр кабул ителә! Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.  

21.02.2023
Әкият илендә: «Төлке белән Алёнушка»!

Әкият илендә: «Төлке белән Алёнушка»!

Борын-борын заманда бер карт белән бер карчык яшәгән. Аларның Алёнушка исемле оныклары булган. Күрше кызлар урманга җиләк җыярга барырга уйлаганнар һәм үзләре белән Алёнушканы да алырга кергәннәр. Картлар башта оныкларын җибәрергә теләмәгәннәр. Аннары риза булганнар һәм аңа иптәшләреннән бер дә калмаска кушканнар. Менә кызлар урманда йөриләр, җиләк җыялар икән. Агачлар да, куаклар да күп булган урманда. Йөри торгач, Алёнушка иптәш кызларыннан аерылган һәм адашкан. Кызлар «Ау-ay! — дип кычкырганнар, әмма Алёнушка ишетмәгән. Караңгы төшкән. Кызлар өйгә кайтып киткәннәр. Алёнушка урманда берүзе калган. Ул агач башына менгән дә еларга тотынган. Шул чагында агач яныннан бер Аю узып бара икән. — Ник елыйсың, кызыкай? — дип сораган Аю. — Ничек инде еламаска, Аю бабай! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Алёнушка булам. Мине кызлар урманга алып килделәр. Алып килделәр дә ташлап киттеләр. — Төш, мин сине өеңә илтеп куям. — Юк, төшмим, куркам — син мине ашарсың дим. Аю үз юлына китеп барган. Алёнушка тагын еларга тотынган. Шул чагында аның яныннан бер Бүре үтеп бара икән. — Кызыкай, ник елыйсың? — дип сораган Бүре. — Ничек инде еламаска Бүре-бай! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Алёнушка булам. Мине кызлар урманга алып килделәр. Алып килделәр дә ташлап киттеләр. — Төш, мин сине өеңә илтеп куям. — Юк, төшмим, куркам — син мине ашарсың дим. Бүренең йөгереп китүе була, кыз тагын еларга керешә. Шул вакыт агач яныннан бер Төлке узып бара икән, кызның елаганын ишетеп сораган: — Кызыкай, ник елыйсың? — Ничек инде еламаска, Төлке-төкле аяк! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Алёнушка булам. Менә кызлар урманга алып килделәр. Алып килделәр дә ташлап киттеләр. — Төш, мин сине өеңә илтеп куям. Кыз агач башыннан төшә дә Төлкенең өстенә менеп атлана. Төлке, шундук томырылып, аны авылга алып та китә. Өйләренә килеп җиткәч, Төлке койрыгы белән капканы шакый башлый. — Кем бар анда? — Бу мин, Төлке-төкле аяк, сезгә оныгыгыз Алёнушканы китердем. — Рәхмәт яугыры икәнсең, Төлке-юмакай, әйдә, өйгә кер! Сине кайда гына утыртыйк икән дә, нәрсә белән генә сыйлыйк икән? Төлкенең алдына сөт һәм йомырка китереп куялар; картлар Төлкене нәрсә белән сыйларга да белмиләр икән. Төлке тамагын туйдырган да тиз генә семки чыгып чапкан, ди. Шуның белән әкият тә беткән. Рус халык әкияте                

17.02.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск