Яңалыклар

Әкият илендә: «Алтын бөртекләр»!

Әкият илендә: «Алтын бөртекләр»!

Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән. — Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да. —Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән. — Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир. — Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз! — Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр. — Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез. Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар. — Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр. — Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар. Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар. — Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән: —Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән. Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар. Татар халык әкияте                                          

02.02.2023
Февраль нәрсә юрый?

Февраль нәрсә юрый?

Кышның соңгы аена да аяк бастык. Нинди булыр ул? Гыйнвар шикелле зәмһәрир суыклары белән куркытырмы? Әллә күп итеп кар өләшерме? Февраль киләсе ел фасылларына нәрсә юрый? Без дә сынап карыйк әле. Юраганнары туры килерме икән? * Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр. * Февральдә каен ботагында карлар алка - алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар. * Февраль карга бай, апрель суга бай. * Февраль суык икән - җәй яхшы килә. * Февраль суык һәм коры - август эссе. * Февраль җылы булса - яз салкын килә. * Февральдә бәс күп булса - җәен чык күп төшәр, бал мул булыр. * Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә - яз озакка сузыла. * Февральнең соңгы атнасы суыграк булган саен, март җылырак килә. * Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә. * Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр. * Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар. * Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар. * Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак. * Кар күп ятса, үлән калын булачак. * Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.              

01.02.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск