20.12.2023

Казанның төп Яңа ел чыршысын ачу көне билгеле

«Казан» Казан гаилә үзәге янында урнашкан шәһәрнең төп чыршысы 23 декабрь 16:30 сәгатьтә ачылачак. 35 метрлы чыршы Казанның төп Яңа ел символы булачак. Ул 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, ә Яңа ел төнендә - иртәнге өчкә кадәр эшләячәк.

Чыршы ачылышында шәһәр халкына һәм кунакларга чын бәйрәм оештырылачак. Чыршы ачылышында җырчы Лейна, актриса Анастасия Макарова һәм Казан шәһәр филармониясе солистлары катнашачак. Тамашачылар 2024 ел символы – Аҗдаһаның кара көчләр белән көрәшүен дә күрә алачак. Кышкы уеннар һәм, матур гадәт буенча, сәүдә рәтләре оештырылуы көтелә.

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә исә үзәк чыршы янында Һәм «Черек күл» паркындагы шугалакта зур бәйрәм чарасы үтәчәк.

Главная Программа Видео Шортс Поиск