Журналистлар берлегендә Яңа ел бәйрәме узды
Бүген Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә Яңа ел бәйрәме узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының төрле районнарында һәм шәһәрләрендә эшләүче журналистларны Кыш бабай белән Кар кызы котлады.
Бәйрәмне тагын да ямләндереп «ШАЯН ТВ» каналы йолдызлары үзләренең шат җырларын бүләк иттеләр. Рәсми рәвештә Мактау кәгазьләре тапшырылды. Бәйрәм бик матур һәм эчтәлекле узды!
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!