Яңалыклар

Әкият илендә: «Агачлар да авырый»!

Әкият илендә: «Агачлар да авырый»!

Яз башлануга Рәмиләнең әтисе көн дә бакчада була. Ул агач төпләрен йомшарта, корыган ботакларны кисә. Рәмилә әтисе янында йөрергә ярата. — Әти, агач төбен нигә казыйсың? — Агач төбен йомшартам, кызым,— ди әтисе. — Нигә йомшартасың аны? — дип сорый Рәмилә. — Йомшартмаган агачка су сипкәч, аның төбе катып кала. Су агач тамырларына кадәр үтә алмый. Тамырлар һава да сулый алмыйлар. — Агачлар да сулыймы? — Сулый, кызым. Алар өчен дә һава кирәк. Беркөнне кемдер бакча ишеген ачык калдырган. Шуны гына көткән кәҗә бакчага кереп тә китә. Рәмиләнең әтисе, тиз генә чыбык алып, кәҗәне куып чыгара. Рәмилә: — Әти, нигә кәҗәне куасың? — дип сорый. Әтисе Рәмиләне бакчага алып керә, кәҗә кимерә башлаган агачны күрсәтә. — Кимерсә ни була? — Агачларыбыз авырый, яфраклары саргая, үзе корып кала. Аннан соң ул алма бирми башлый. — Агач та авырыймы? — Авырый, кызым, хәтта корып, үлеп тә китә. — Бу алмагач та корыймы инде, әти? — дип сорый ул, еламсырап. — Бәлки, корымас,— ди әтисе.— Без хәзер бу агачны дару лап, бәйләп куярбыз. Шуннан соң Рәмилә авыру агач янына көн дә килеп йөри башлый. Ул әлеге агачның бөтерелә, яшеллеген югалта баш лаган яфраклары яңадан яшәрә башлавын күреп куана. Ә беркөнне ул, шатлыгыннан сикерә-сикерә, бакчадан әнисе янына йөгереп керә. — Әнием, агач терелгән, яфраклары көлеп тора,— ди ул. Әхмәрев Зәкәрия Яхъя улы

27.01.2023
«Балачак җыры» концерты - Казанның 11 нче лицеенда!

«Балачак җыры» концерты - Казанның 11 нче лицеенда!

«ШАЯН ТВ» каналы 2023 елда да сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертлар циклын дәвам итә! Чираттагы концертыбыз бүген Казанның 11 нче күппрофильле лицеенда гөрләп узды. Тамаша кылырга республикабызның мәктәп укучылары чакырылды. Концертта «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән җырлар белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Шулай ук килгән кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә яхшы кәеф һәм күтәренке рух бүләк иттеләр! Концерт бик эчтәлекле булды, онытылмаслык тәэсирләр калдырды! Берсеннән-берсе матур клиплар, гаҗәеп эчтәлекле җырлар яңгырады, җанлы атмосфера хөкем сөрде! Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

26.01.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск