29.01.2024

Татарстанга кабат көчле бураннар килә

29 гыйнвар кичендә һәм 30 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Республикада көчле кар явачак, буран чыгуы көтелә.

Синоптиклар Татарстан территориясендә 1 км һәм аннан да азрак күрү сәләтен барлыкка китерүче буран һәм секундына 15-16 м тизлектә көчле җил фаразлый. Юлларда – бозлавык, кар көртләре булуы көтелә. Игътибарлы булыгыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск