Яңалыклар

«ШАЯН ТВ»дан кышкы киңәшләр

«ШАЯН ТВ»дан кышкы киңәшләр

* Кышын кешегә С витамины кирәк, ул чи яшелчә һәм җиләк-җимештә, яшел тәмләткечләрдә күп. Пешергәндә аның файдасы кими. * Табиблар раславынча, яшел төс күзгә файдалы, ул нерв системасын тынычландыра. Күзгә көчәнеш килгәндә, яшеллекккә карап торырга кирәк, яшел төс күрү анализаторларын тынычландыра, ял иттерә. * Йорт хайваннары хәтерне яхшырта. Галимнәр йорт хайваны асрарга киңәш итә. * Кышын тозлы кәбестә ашагыз, ул иммунитетны ныгыта. * Австралия галимнәре әйтүенчә, депрессиягә каршы көрәштә спорт дарулардан да нәтиҗәлерәк. * Сарымсак, имбир вируслы сулыш юллары чирләреннән саклый. Табиблар раславынча, алар чирне дәваламый, әмма профилактика максатында файдасы бар. * Тиз ашау симерүгә сәбәпче була ала. Баш миенә тамак тую турында сигнал соң барып җитә. * Бөтнек инфекцияле авырулардан саклый. Еш салкын тидерсәгез, сезонлы авыруларга бирешсәгез, бөтнекле чәй эчәргә кирәк. * Ирландия галимнәре кефирның тынычландыру үзлеген исбатлаган. Андагы триптофан аминокислотасы серотонин (бәхет гормоны) ясый. * Мандарин картаю процессын акрынайта. Анда тирене җыерчыклардан сакларга булыша торган антиоксидантлар бар. * Гранатның согына караганда җимеше файдалырак.      

06.02.2024
«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунак

«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунак

Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Геннадий улы Соловьёв бүген «ШАЯН ТВ» каналында кунакта булды. Каналыбызның төп персонажы Шаян һәм балалар мөхтәрәм кунакны күңелле итеп каршы алдылар, зур студиябез буйлап сәяхәткә чакырдылар. Биредә кунагыбызны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев белән берлектә каналның иң яхшы алып баручылары «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге, шәп проектлары, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан таныштырдылар, аралашып алдылар. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуда зур роль башкара, шуңа күрә, кунагыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады. Дубляж студиясендә дә эшнең иң кызган чагына туры килделәр һәм бу мавыктыргыч процессны күзәтә алдылар. Әлеге студиянең җитәкчесе Роза Әдиятуллина кунакларыбызның сорауларына җавап бирде. Искиткеч җылы үтте әлеге очрашу! Дусларыбызның тагын да күбәюе – безне бик сөендерә! Алга таба да мондый күрешүләр күбрәк булса иде!  

01.02.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск