11.03.2024
Сабантуйларның кайчан булачагы билгеле
Быелгы Сабантуй бәйрәмнәренең кайчан үтәчәге билгеле булды. Татарстанның авыл һәм районнарында Сабан туе 8-9 июнь көннәрендә узачак.
Яр Чаллы шәһәрендә исә халкыбызның милли бәйрәме 15 июньгә билгеләнгән. Шулай ук, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов имзалаганча, башкалабыз Казанда Сабантуй 23 июнь көнендә гөрләячәк.