«ШАЯН ТВ» каналы яңа форматта яңа мультфильм тәкъдим итә
«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына яңа форматта премьера әзерләде! «ШАЯН Галим» - татар телендә нейрочелтәр ярдәмендә ясалган беренче мультфильм. Проект «ШАЯН ТВ» каналы базасында «ШАЯН мультфильм» студиясе тарафыннан эшләнде.
Мультфильмның һәр сериясе төрле темаларга караган кызыклы фактларга багышлана. Төп герой - ШАЯН Галим нәни тамашачыларны искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч рәвештә гаҗәеп дөнья белән таныштырачак, үз киңәшләрен бирәчәк.
Бүген мультфильмны «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында һәм бик тиздән зәңгәр экраннарда күрергә мөмкин булачак!