Яңалыклар

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!

28 март көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең зур Гала-концерты узды. Конкурста 3200 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 30ы җиңүче исеменә лаек дип табылды. Әлеге бәйгедә катнашкан, кызыксындыру белдергән һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Барлык катнашучыларга РӘХМӘТ ХАТЛАРЫН, сылтама буенча узып, йөкләргә мөмкин. Менә алар, җиңүчеләрнең исемнәре: 10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын - Хәсән Гилманов (Казан) "Пәри" (татар халык авыз иҗаты) II урын – Ләйлә Таишева (Казан) "Бәхет алып булмый базар киштәсеннән" (И.Самарина-Лабиринт. Рус теленнән Булат Ибраһим тәрҗемәсе) III урын - Сафия Еремеева (Казан) "Әнкәйне сайлап алмыйлар" (Роберт Миңнуллин) «Проза»: I урын - Айсылу Кәримова (Балтач районы) "Минеке, тимә" (Абдулла Әхмәт) II урын - Аслан Миргаязов (Казан) "Шаян кырмыска" (Светлана Гөлтәева) III урын - Язгөл Садриева (Актаныш районы) "Кем җиңүче?" (татар халык әкияте) 11–17 яшьлек катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын - Азалия Кәримова (Түбән Кама) "Татар иле" (Рифат Сәлах) II урын - Рәлиф Сәләхиев (Түбән Кама) "Соңгы үпкә" (Муса Җәлил) III урын - Азамат Шәмсетдинов (Яшел Үзән районы) "Хәдичә" (Муса Җәлил) «Проза»: I урын - Диләрә Фәсихова (Казан) "Матурлык"(Әмирхан Еники) II урын - Диләрә Муллагалиева (Балтач районы) "Өчлегә укучы монологы" (Илшат Сафиуллин) III урын - Гөлфия Галәветдинова (Арча) "Тамчылар ни диләр?" повестеннән өзек (Рафаил Төхфәтуллин) 18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын - Рүзил Ихсанов (Әлмәт) "Бер үгет" (Муса Җәлил) II урын - Ленар Хаматов (Балтач районы) "Җыр башы" (Роберт Миңнуллин) III урын - Гөлшат Әгъләмова (Чирмешән районы) "Картлар йортында" (Рәмзия Габделхакова) «Проза»: I урын - Рәмилә Шәмсемөхәммәтова (Казан) "Өндәге төш" (Ленар Шәех) II урын - Гөлназ Рәшитова (Казан) "Сандугачлар килгән безгә" драмасыннан өзек (Илдар Юзеев) III урын - Инсаф Сәләхетдинов (Балтач районы) "Бзәтке" (Алмаз Гыймадиев) Махсус бүләк - Земфира Антипова (Лаеш районы) "Әни" (Нәби Дәүли) Иҗади гаиләләр арасында I урын - Кәримовлар гаиләсе (Теләче районы) "Без милләткә тап төшерми яшик" (Булат Ибраһимов) II урын - Хәбибрахмановлар гаиләсе (Казан) "Бәйрәм вә сабыйлык вакыты" (Габдулла Тукай) III урын - Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы) "Ана теле" (Гамил Афзал), "Родной язык" (Вил Казыйханов), "Туган тел хакында" (Зөлфәт), "Туган тел" (Габдулла Тукай), "Туган тел турында бер шигырь" (Равил Фәйзуллин) Махсус бүләк - Мансуровлар гаиләсе (Теләче районы) "Төлке белән каз" (татар халык әкияте) Махсус бүләк - Якуповлар гаиләсе (Теләче районы) "Дәрья" (Люция Әблиева) Профессионаллар арасында I урын - Илнур Закиров (Казан) "Шартлау" (Эдуард Асадов - Резедә Гөбәева тәрҗемәсе) II урын - Зөлфия Вәлиева (Казан) "Ана җыры" романыннан өзек (Зөлфәт Хәким) III урын - Җәүһәрия Габделхакова (Пермь) "Сафура. Бәкер һәм трактор" (Фаил Шәфигуллин) III урын - Казан театр училищесының 3 курс студентлары (Казан) "Туган телем - очар канатым" (Мөхәммәдьяр, Нури Арсланов, Равил Фәйзуллин, Синугыл, Разил Вәлиев) Үзем язган шигырь номинациясендә I урын - Рүзәл Мөхәммәтшин (Казан) "Шагыйрь Һади Такташ монологы" II урын - Разия Галимова (Спас районы) "Рабига күле" II урын - Рифат Сәлахов (Казан) "Татар мин" III урын - Айдар Нуриев (Түбән Кама) "Бабайга хат" Үзем язган әсәр номинациясендә III урын - Екатерина Әхмәтҗанова (Төмән) "Егәдәй белән Курчак" әкияте Барлык катнашучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз! Безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барыгыз һәм яңа бәйгеләрдә катнашыгыз!  

28.03.2023
Әкият илендә: «Өч сорау»!

Әкият илендә: «Өч сорау»!

Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен. Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына. Егет әйтә: — Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абзый кеше,— ди. — Шулай булсын, улым,— ди теге кеше. Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша башлый: — Каян киләсең, кай җирләргә барасың?— ди. Егет: — Эш эзләргә чыктым, абзый кеше,— ди. Шуннан соң ашлык чәчүче кеше әйтә: — Ярар, егет,— ди,— эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы,— ди. — Уйлана-уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер-ике хикмәтле сүз әйтим, җавабын уйлап таба алсаң, килеп әйтерсең,— ди. — Ярар, абзый,— ди теге егет,— әйтеп кара,— ди. Теге кеше, тубалын асып, ашлык чәчәргә тотына. Уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә: — Менә бер тапкыр чәчтем, бусы бурычымны түләргә булыр,— ди. Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә: — Менә монысы бурычка биреп торуым,— ди. Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә: — Монысы кадерле кунакларым өчен,— ди. Егет уйга кала: «Бу нәрсә булыр икән?»— дип. — Ярар, абзый,— ди егет,— син миңа бераз гына уйларга бир,— ди. — Уйла-уйла, улым,— ди. Шулай ди дә бу кеше ашлыгын чәчеп китә. Озак та үтми, әйләнеп килеп җитә бу теге егет янына. — Йә, нихәл, улым,— ди,— берәр нәрсә чыгамы?— ди. — Абзый кеше,— ди теге егет,— синең соң әти-әниләрең бармы?— ди. — Бар,— ди теге. — Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәндер бит?— ди. — Тәрбияләделәр,— ди. — Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды. — Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шулай бурычымны түләр өчен чәчтем. — Синең ир балаларың бармы?— ди егет. — Бар,— ди теге кеше. — Алай булгач, икенче тапкыр чәчкәнең чыннан да бурычка биреп тору була, хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың-эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар,— ди. — Бусын да бик дөрес әйттең,— ди теге кеше. — Синең кызларың бармы? — ди. — Бар,— ди ашлык чәчүче. — Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар,— ди. — Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды,— ди. — Бик дөрес әйтәсең, тапкыр егет икәнсең,— ди ашлык чәчүче кеше, егетне бик мактады. (Татар халык әкияте)

23.03.2023
«Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды!

«Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 149 нчы лицеенда узды! Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә. Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны сөендерделәр. Алар «Балачак җыры» бәйгесе хитларын башкардылар. Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә күтәренке рух бүләк иттеләр! Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар!  

22.03.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск