Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» каналы «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Алдынгылар медиа» сменасында!

«ШАЯН ТВ» каналы «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Алдынгылар медиа» сменасында!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы «Идел» яшьләр үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең җәйге «Алдынгылар медиа» сменасында очрашуда булып кайтты. Медиа сменасы Enter интернет-журналы һәм «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә үткәрелә. Биредә яшүсмерләр өчен лекцияләр һәм практик мастер-класслар үтә. Очрашуда «ШАЯН ТВ»ның PR-бүлеге хезмәткәре, «Яшьләр тукталышы» алып баручысы Руслан Хафизов катнашучыларны каналның эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырды, бүләкләр өләште. «ШАЯН ТВ» каналының алып баручы Илзия исә төрле кызыклы остаханәләр үткәрде. Шулай ук лагерьда катнашучылар өчен фотография, видео төшерү, копирайтинг, журналист осталыгы һәм социаль челтәрләрдә контент булдыру серләренә өйрәнү дә каралган. Аларның һәркайсының кураторлары – танылган республика медиаиндустриясе вәкилләре.

21.06.2023
Яңа мультсериал: «Крутикслар»!

Яңа мультсериал: «Крутикслар»!

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал! «Крутикслар» сезне экраннар каршында көтә! Чит планета күсесе Зигги һәм аның сеңлесе тиен Руби суперкөч чыганагын - акыллы астероид Шустрикны аулыйлар. Җирдә Шустрик мәче Солны һәм эт Ройны суперсәләткә өйрәтергә өлгергән инде. Хәзер исә Зигги белән Руби җәнлекләрне космоска алып менеп, Галәм серләрен ачарга җыеналар. Миллион еллар элек Җирдән киткән динозаврлар тарафыннан булдырылган тулы бер Планеталар Союзы бар икән. Йолдызлы Академия директоры тираннозавр Шикайзер Солны һәм Ройны кадетларга кабул итә, ә Зигги һәм Руби җир хайваннары өчен җаваплы итеп билгеләнә. «Крутикслар» дип аталган әлеге дүрт кешедән торган команда теләсә нинди супергерой маҗараларына әзер! Төрле планеталарда яшәүчеләргә ярдәм итү, Шустрикны эзләү яки серле явыз Тимер Гарпия белән сугыш – боларның барысын да сез дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 12:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз!

20.06.2023
Болытларны күзәтергә ашыгыгыз!

Болытларны күзәтергә ашыгыгыз!

Бүген үзенчәлекле бәйрәм, Болытларны күзәтү көне билгеләп үтелә! Бу көнне һәркем башын күтәреп күк йөзенә карарга тиештер, чөнки нинди генә болытлар юк анда! Болытларның нинди төрләре була соң? Болытларны якыннан беренче тапкыр һава шарында очучылар 18нче гасыр азагында күзәткән. Алар ике төрле болыт бар дип нәтиҗә ясаганнар: тамчылардан торган су болытлары һәм кристаллардан торган боз болытлары. 2015 елда «Болыт яратучылар җәмгыяте» яңа төр болытлар барлыгын ачыклаган. Асперитас, латин теленнән тәрҗемә иткәндә, кытыршы дигән сүз. Озын мех якага ошаган болытлар да була. Болары хәвефле болытлар, җил-давыл белән исегездә калачак. Шуңа күрә мондый болытлар килеп чыгуга, иң яхшысы өйгә ашыгуың. «Нурлы болыт»лар да була икән. Аларның диаметры 300 кмга җитә. Аларны бары тик спутниктан гына күреп була. Галимнәр мондый болытларның каян килеп чыгуын һаман да ачыклый алмыйлар.  

19.06.2023
Җәйнең тәме җиләктә!

Җәйнең тәме җиләктә!

Болыннарда, урман-аланнарда, бакчаларда кып-кызыл булып җиләкләр өлгерә. Табигать биргән әлеге байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор якынлаша. Җиләкләр искиткеч тәмле генә түгел, ә сәламәтлеккә дә яхшы тәэсир итәләр. Җир җиләге эре, кып-кызыл, авызга керәм-керәм дип тора. Болын җиләге бакча җиләгенә караганда да тәмлерәк һәм хуш ислерәк, шуңа күрә витамин чыганагын кыш буена җитәрлек итеп, күбрәк җыеп калырга тырышырга кирәк. * Хуш исле җир җиләге белән каен җиләге А, В, С, Р витаминнарына, органик кислоталарга, тимер, фосфор, кальцийга бай. Электән аны халык медицинасында төрле авыруларны дәвалау өчен файдаланганнар. * Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли. * Җиләк салкын тигәндә дә файдалы, югары температураны төшерә, җимешләрне шулай ук буыннар сызлаганда да ашарга киңәш итәләр. * Бакча җиләге авитаминоз, атерасклероз кебек авырулардан менә дигән дәвалану чарасы булып тора. * Җиләк бик татлы, баллы җимеш. Шуңа да карамастан аны шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә ашарга ярый. * Шулай ук бакча җиләген “яшьлек җимеше” дип тә атап йөртәләр. Чөнки ул кешене чын-чынлап яшәртергә сәләтле. Викториядә булган В, Е төркеменә кергән витаминнар бит тиресен алсуландыра, яшәртә. Өстәвенә, җиләк ашаганнан соң, организмда “бәхет гармоны” эшләнеп чыга һәм кешенең кәефе күтәрелә. * Кура җиләгендә исә глюкоза һәм фруктоза, А, С, В, В1 В2, РР, Е витаминна­ры бар. Тимер, калий тозлары, каротин антоцианнар, катехиннар, аксым, клетчатка бар. Анда холестерин ясалуга һәм склерозга каршы тора торган бета-ситостерин барлыгы билгеле. * Кура җиләгенең температура төшерү сәләте күпләргә балачактан ук билгеле.                                                

19.06.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск