Яңалыклар

Санта-Клаус үзенең туган көнен билгели!

Санта-Клаус үзенең туган көнен билгели!

Бүген, 6 декабрь көнне Санта-Клаус үзенең туган көнен бәйрәм итә! Санта бабайга ничә яшь тулуы, ни өчен аның һәрвакыт кызыл киемдә йөрүе һәм башкалар турында танышыйк! * Кем ул Санта? Сантаның прототибы рус халкының изге Николае булган һәм ул бөтенләй дә Төньяк полюста яшәмәгән. Ә Санта-Клаусның туган урыны Төркия территориясендә урнашкан Анатолия ярымутравы санала. * Аңа ничә яшь? Санта-Клаус 1809 елда барлыкка килә. Кайчандыр ул балаларга бүләкләрне 6 декабрьдә өләшсә, үзгәртеп кору елларында әлеге көн 24 нче декабрьгә үзгәрә. * Каян барлыкка килгән? Америкада Санта турында 1650 елларда Яңа Амстердам җирлегенә (хәзерге Нью-Йорк) нигез салган голландлылар ярдәмендә беләләр. Нәкъ менә голландиялеләр анда үз традицияләрен алып киләләр, ә менә инглиз пуританнары, киресенчә, Раштуаны озак вакыт танымаганнар. Голландиядә изге Николайның исеме Синтерклаас дип атыйлар. Әйтелештәге кыенлыклар аркасында Синтерклаас Санта-Клауска әйләнә. * Ни өчен Санта-Клаус һәрвакыт кызыл киемнән? Санта-Клаус һәрвакыт кызылдан йөрмәгән. Башта ул күзгә ташланмый торган коңгырт толып кигән һәм ничектер игътибарсыз кала торган булган. Тора-бара ул төсләрен яшелгә, алтынга һәм зәңгәр төсләргә алыштырган. Кафтан һәм кызыл төстәге шапканы Сантага Кока Кола компаниясе бүләк иткән, ул аның образын кыш көне эчемлек сатуны арттыру өчен кулланган һәм Сантаның костюмын үзенең фирмасы төсенә буяган. * Санта-Клаус кайда яши? Сантаның яшәү урыны – Лапландия.

06.12.2023
Ни өчен кошлар бик аз очалар?

Ни өчен кошлар бик аз очалар?

Кыш - елның үзенчәлекле фасылы. Һәркем аны төрлечә кабул итә, кем өчендер ул елның иң матур чоры булса, башкалар өчен салкын бураннар ае. Тик кайсыларына гына керсәгез дә, уңай якларны табарга өйрәнергә кирәк. Шундый мизгелләрнең берсе – безнең якларда кышларга калучы кошлар булу, алар безнең кышкы көннәребезне бизәүчеләр. * Күпләр, салкыннар башлану сәбәпле, кошлар җылы якларга очып китә дип уйлый, әмма бу алай ук түгел. Үзләренә азык таба алырга сәләтле кошлар гына безнең якларда кышлый. * Кышын кошлар җәй һәм яз айлары белән чагыштырганда бик аз очалар. Бу аларның салкын температураларда очкан вакытта туңулары белән аңлатыла. Шуңа күрә, алар өчен иң кулае – селкенмичә утырып тору. * Кошлар еш кына җылыныр өчен бер аякларында басып торалар. * Кышлаучы кошларны ялгыз бик сирәк очратырга мөмкин. Алар туңмас өчен, күчләргә җыелып утырырга тырышалар. * Кышлаучы кошларның берсе - чукыр, башка кошлардан аермалы буларак, кошчыкларын нәкъ менә кыш көне чыгара. * Карабүрекләр көчле салкыннар вакытында хәрәкәтсез торалар, алар хәтта үлгән кебек тоелалар. * Кышлаучы кошларның уртача тән температурасы якынча 41 градус җылылык тәшкил итә. * Кышын, әгәр кошлар бер көннән артык ач икән, ул һәлак булырга мөмкин. * Кышлаучы кош - чыпчык, үзенчәлекле күз күреме аркасында, бөтен тирә-юньне алсу төстә күрә. * Кышлаучы кошларны кеше ипи, сөт һәм тәм-томнар белән ашатырга тиеш түгел, чөнки алар бу азык-төлектән һәлак булырга мөмкин. * Кыш көне кешегә тулысынча бәйле булган кошлар бар - чыпчыклар һәм күгәрченнәр. * Кыш көне чыпчыклар кешегә якынрак булырга омтылганлыктан, үз ояларын бик тиз төзиләр, шуңа күрә аларның оялары җыйнаксыз. * Саесканнар кыш көне үз рационыннарына вак кимерүчеләрне дә кертергә мөмкин, җәйге чорда алар моны эшләмиләр. * Иң аралашучан һәм кычкыра торган кышлаучы кош - чәүкә. Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды * Карабүрекләрнең иң яраткан азыгы - миләш, ләкин алар миләшнең төшләрен генә үз итәләр. * Тукран үзенең ныклы һәм озын томшыгы ярдәмендә агач кайрысында бөҗәкләрне җиңел таба. * Безнең якларда калучы кош - үрмәләч, кышка запасны бик иртә әзерли башлый. Аның оясында ике килограмм азык табарга мөмкин. Күпләр бу кошның үз оясын су һәм балчык белән штукатурлый алуына гаҗәпләнәләр.    

05.12.2023
Кыш нинди булыр?

Кыш нинди булыр?

Кышның беренче көне белән! Бу елның соңгы, ә кышның беренче ае - декабрь дә башланды. Халыкта «Декабрь елны тәмамлый, кышны башлый», дигән әйтем бар. Кыш салкын, буранлы ел фасылы булса да, барчабызның күңелләрендә ул бары тик җылы хәтирәләр, матур мизгелләр генә калдырсын. Кышның рәхәт һавасы, сихри табигате, агачлардагы бәс, тәрәзәләрдә ясалган матур бизәкләр беркемне дә битараф калдырмый. Кышларыгыз җылы һәм могҗизаларга бай булсын! * Беренче декабрь нинди булса, кыш шундый килер. * Кышның беренче көнендә һава торышы ничә кат үзгәрсә, кыш та шундый үзгәрүчән булыр. * Беренче декабрь көнне аяз булса, яз иртә килер. * Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә. * Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була. * Декабрьдә кызылтүшләр очып килсә, кыш салкын булачак. * Карсыз декабрь - коры яз билгесе. * Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була. * Декабрь җилле икән, март җылы була. * Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара. * Әгәр куяннарның туннары ап-ак булмыйча, таплы булса, кыш җылы килә. * Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.

01.12.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск