Яңалыклар

Казанның 20 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Казанның 20 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Абдулла Алиш исемендәге 20 гимназиясендә гөрләп узды! Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә. Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны сөендерделәр. Алар «Балачак җыры» бәйгесенең танылып өлгергән, балалар өчен җырларын башкардылар. Шулай ук балалар белән күрешергә «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу да килде. Алар кунакларга чын бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Моннан тыш, тамашачылар өчен кызыклы викториналар уздырылды, иң актив укучылар исә истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Концерт барлык кунакларга да аралашу шатлыгы, шәп музыкаль номерлар һәм яхшы кәеф бүләк итте! Тамашачыларыбыз белән бергәләшеп вакытны бик күңелле үткәрдек! Алар һәр чыгышны яратып карадылар, «ШАЯН ТВ»ның яшь йолдызларын алкышлар белән озаттылар!

16.05.2023
«Йорт иясе Плюх» мультсериалын карарга чакырабыз!

«Йорт иясе Плюх» мультсериалын карарга чакырабыз!

Йорт иясе Плюх белән таныштыгызмы әле? Алайса, «Йорт иясе Плюх» мультсериалын карарга чакырабыз! Барлык кечкенә туганнары кебек үк, Плюх та бик көлкеле, яхшы күңелле зат. Үзенең кечкенә буе аркасында ул һәрвакыт ниндидер кызыклы хәлләргә юлыга, хәер, алардан һәрвакыт чыгу юлын таба. Күз алдына китерегез, кечкенә кеше өчен көнбагыш ашау да проблема булырга мөмкин, чөнки явыз вентилятор аңа тынычлык бирми. Ә агачтан алма табу ничек кыен! Җимешләрне төрле җайланмалар ярдәмендә алырга туры килә. Синең каршыңдагы бал салынган зур гына банкадан чебеннең тәмләп бал ашавы да күңелне төшерә. Яңа лампа борып кую - шулай ук бик үк җиңел түгел. Ләкин сөйкемле йорт иясе беркайчан да күңелсезләнми, тормышка шатлана һәм үзенең маҗаралары белән «Йорт иясе Плюх» мультсериалын караучыларны шатландырырга ашыга! Ул сезне эш көннәрендә 13:55 һәм 21:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» экраннары каршында көтә!

12.05.2023
Әкият илендә: «Ай белән кояш»!

Әкият илендә: «Ай белән кояш»!

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар. Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар: — Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр. — Кулны мин, — дигән Ярканат, — шул сәбәпле куймадым, дигән: Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, Кояш төшмәгән җирдә үсмәс, — дигән. Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр: — Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул, — дигәннәр. Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди. Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка: — Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, — дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән. Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди. Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди. Татар халык әкияте            

11.05.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск