Яңалыклар

Елның иң кыска көне

Елның иң кыска көне

21 декабрь - кышкы кояш торгынлыгы көне. Бүген елның иң кыска көне һәм иң озын төне билгеләнә. Нәкъ менә бу көнне кояш көндезге якта горизонтка карата минималь биеклектә була. Көн озынлыгы нибары 7 сәгать тәшкил итә. 23 декабрьдән соң көн озынлыгы арта башлый, 31 декабрьгә көн 6 минутка озая. Ә язга таба кояш ике-өч сәгатькә озаграк карый башлый. Борынгы кешеләр моны - яктылыкның караңгылыкны җиңүе дип кабул иткән. Көннәр озыная бара, димәк, язга да ерак калмый дигән сүз. Кешеләр көн озынлыгы үзгәрүен шунда ук сизә, кәеф тә күтәрелә. Кояш кешегә уңай йогынты ясый. Бу көннән астрономик кыш башлана. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Мондый календарь бәйрәм татарларда “нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасы монголча “нар” (кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Кышкы кояш торгынлыгына карап булачак уңыш хакында киңәш-табыш корганнар. Кояшлы аяз көннәр салкын җилләр, карлы бураннар белән чиратлаша. Кышның бу төп өлеше, зур песнәк сайравына кадәр дәвам ителә. Ә менә песнәк сайрап җибәрсә, белеп тор: кышның соңгы чоры башлана да инде. Ләкин кыш әле бирешми. Зәһәр суыклар да, көчле бураннар да буласы бар әле. Кышның соңгы чоры март урталарына кадәр дәвам итә.

21.12.2023
Чыршы җилле һава торышын яратмый

Чыршы җилле һава торышын яратмый

“Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе”, - дип җырлар чак җитте! Чыршы - Яңа ел символы. Илебездә ул бик киң таралган агач. Алар тайгадагы урманнарда үсә. Чыршыдан утын әзерлиләр, кәгазь ясыйлар. Ә чыршы урманының һавасының сихәтен әйтеп бетергесез! Без сезгә әлеге ылыслы агач турында иң кызыклы фактларны тәкъдим итәбез. * Бүген чыршының якынча 40 төре исәпләнә. * Көз көне чыршы ылысларын коя, ләкин бөтен өлешен дә түгел, ә алтыдан бер өлешен генә. Яз көне аңа яңа ылыслар үсә. * Чыршылар җилле һава торышын яратмыйлар. * Бөтен дөньядагы кәгазьнең төп өлеше нәкъ менә чыршыдан ясала. * Һәр чыршы күркәсендә йөзгә якын орлык бар. * Гади чыршы өч-дүрт йөз ел яшәргә мөмкин. * Чыршы урманнары гаҗәеп рәвештә климатка йогынты ясыйлар. Кыш көне чыршылыкта, башка урыннарга караганда, җылырак, ә җәйге эсседә - салкынрак. * Карт чыршы йөз метр биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин. * Чыршының күркәләре 10 елдан да иртәрәк үсә башламый, әмма 50-60 елдан да соңга калмый. Бу, беренче чиратта, агачның үсү шартларына бәйле. * Чыршы ылысында, бигрәк тә яшь агачныкында, C витамины лимонга караганда күбрәк була. * Тайганың төп өлешен чыршылар тәшкил итә. * Чыршы һаваны бик яхшы чистарта, тузанны бетерә һәм хәтта аллергияле кешеләргә дә уңай йогынтый ясый. * Яңа елда чын чыршы бизәү традициясе Россиядә Петр беренче заманыннан ук калган.

20.12.2023
Марсель Мәхмүтов «Артистлар арасында кем белән эшләү иң авыры?»,  дигән сорауга җавап бирде

Марсель Мәхмүтов «Артистлар арасында кем белән эшләү иң авыры?», дигән сорауга җавап бирде

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче «Килде-китте шоу» тапшыруында танылган шоумен һәм режиссер Марсель Мәхмүтов “Эшләргә авыр булган артист кем?”, дигән сорауга җавап бирде: - Бераз гына үзен тәккәббер тоткан артист белән эшләве авыр. Барыбер ни дисәң дә бит, артист та кеше. Син гади һәм аңлаешлы булырга тиеш. Сөйләшә-сөйләшә, эшли-эшли без ул әйберне урынына утыртабыз. Ләкин беренче күрешкәндә һәм беренче сөйләшкәндә менә бу тәккәбберлек гына эшләргә комачаулый. Кайберәүләргә «әйдә бераз гына гадирәк сөйләшик әле, зинһар өчен», диясе килә. Мин татар эстрадасы өлкәсендә бик күп эшлим. Шуңа күрә, бер генә артистны аерып әйтәсем килми. Кыяфәтенә килсәк, ул озын буйлы, бик тә популяр һәм шуның белән җитеп торыр. Артист белән эшләгәндә, син, иң беренче чиратта, стресска бирешмәүчән һәм бераз гына психолог та булырга тиеш. Чөнки концертны сәхнәгә чыгарырга ике атна кала артист дулкынлана, борчыла. Вакыт азрак калган саен һәр артистта «монда нишлисе иде?», дигән дулкынланулар башлана. Менә шушы әйберләр белән эшли белергә кирәк. Шаярып кына артистларга: «Бәлки тиздән мин үземнең продюсерлык үзәгемдә шундый ярдәм күрсәтә башлармын», - дип, әйтәм. Мәсәлән, концертка бер атна кала шалтыратып сөйләшү, концерт көнендә тынычландыру. Минем дә үз эшемне сыйфатлы итеп башкарып чыгасым килә. Аларның да шулай. Без бары тик бер-беребезгә ярдәм итәргә генә тиешбез. Бу очракта эмоцияләргә бирелмичә, күбрәк аек акыл белән фикер йөртергә кирәк дигән мөрәҗәгатем бар артистларга. Күп артистлар бу әйбергә... Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

19.12.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск