Яңалыклар

Әкият илендә: «Кызыл әтәч»!

Әкият илендә: «Кызыл әтәч»!

Бик борын заманда яшәгән, ди, бер көтүче. Бу көтүченең булган, ди, ике малае, тагы ничәдер кызы. Көннәрнең бер көнендә бу көтүче төш вакытында терлекләрне бер күл янына куып китерә. Терлекләре су эчеп ял иткәндә, бу көтүче дә зур малае белән утыралар төшке ашларын ашарга. Көтүдән бер сыерны тоталар да сөтен савып, шул сөт белән ипиләрен ашыйлар. Ашап туйгач, савытларында ашап бетерә алмаган сөтләре кала. Атасы малаена: – Син терлекләрне кара, ә мин бераз йоклап алыйм, – ди дә ятып йоклый. Малай, атасы йоклап ятканда, аның янында терлекләрне карап утыра. Шулай каранып утырган чагында, йоклап яткан атасы авызыннан бер сары чебен чыга да теге сөтле савыт өстенә куна. Савыт өстенә агач саплы пычак куелган була, чебен шул пычак өстеннән йөреп чыга да әкрен генә якындагы тауга таба очып китә. Малайга әле унике-унөч яшь кенә, бала акылы әле башыннан чыгып та бетмәгән була. Утырган урыныннан сикереп тора да малай: – Бу чебенне тотып үтерәм мин, – дип, чебенне куа китә. Чебен моңа тотарга бирми. Шул арада теге тауга очып та җитә, бер кечерәк кенә тишектән тау эченә кереп тә китә. Чебен тишектән кергәч, малай әйтә: – Җир астында озак тора алмассың, чыгарсың, ди. Чыккан вакытта барыбер мин сине тотып үтерәм, – ди. Шулай дип, тишек янында утырып көтә башлый. Озак көтәргә туры килми, чебен тишектән кире чыга да очып та китә. Малай тагын тота алмый кала. Тагын сикереп тора да чебенне куа китә. Чебен очып килә дә табактагы пычак өстеннән кире йөреп чыга һәм көтүченең авызына керә. Шунда көтүче сикереп тора. Тора да малаена әйтә: – Улым, бик кызык бер төш күрдем әле, ди. Имеш, бер далада, ди, сөт күле, ди. Шул сөт күле аркылы күпер, ди. Күпернең яртысы тимердән, яртысы агачтан, ди. Шул күпер аркылы чыктым да, ди, бик ерак юл баргач, барып кердем бер сарайга, ди. Ул сарайда мичкәләргә тутырылган алтын-көмеш! Исәбе-хисабы да юк, ди. Мин, ди, сорадым: «Бу хәтле мал кемнеке?» – дип. Миңа әйттеләр: «Кем дә кем кып-кызыл әтәчне сукага җигеп, шул тауны сукаласа, мондагы хәзинә шуңа була», дип, – ди. Малай атасының төш сөйләгәнен тыңлап тора да, эченнән генә: «Мин ул урынны беләм», – ди, ә атасына әйтә: – Хәерлегә булсын инде, – ди. Кичен өйләренә кайткач, атасыннан биш сум акча сорап ала да, малай авылга кызыл әтәч эзләргә чыга. Озак кына эзләгәннән соң, берсенең йортында күрә кып-кызыл бер әтәч. Шуннан бу малай боларга кереп: – Әтәчегезне миңа сатыгыз әле, – ди. Сатылырга булмаган әйбернең хакы күп була, диләр бит. Болар да әтәчләрен сатарга уйламаганга күрә: – Бик кирәк булгач, әтәчне сатарбыз сатуын, ләкин хакы бер сум, – диләр. Бу сатулашып тормый, бер сум түли дә кызыл әтәчне тотып алып китә. Өенә кайткач юкә агачы алып, кызыл әтәчне җигәргә сука ясый башлый. Атасы-анасы «малаебыз акылдан язган» дип, өшкертә-төкертә башлыйлар. Малай бернәрсәгә дә карамыйча үз эшен генә белә. Ике көндә кызыл әтәчкә сука, камыт, тагын башка кирәк-яракларын ясап бетерә. Өченче көнне малай, әтәчне җигә торган сукасын сумкага салып, кызыл әтәчне култык астына кыстырып, энесен ияртеп, теге тау янына китә. Тау янына барып җиткәч, кызыл әтәчне сукага җигә дә, кызыл әтәч очып китмәсен дип, аны энесенә тоттыра, үзе суканы тота. Шулай итеп, тауны кызыл әтәч белән сукалый башлый. Шул вакыт тау эченнән: – Сиңа ни кирәк? – дигән тавыш килә. – Андагы малны бүген төнлә минем өемә илтегез, менә шул кирәк, – ди. Таудан тагы: – Ярар, илтербез, сукалавыңны гына туктат, – диләр. Шул вакыт малай сукалавыннан туктый да өйләренә кайтып китәләр болар. Иртә торып карасалар, ни күрсеннәр, идән асларында да, бәрәңге базларында да мичкә-мичкә алтын-көмеш, ди. Шулай итеп болар бик зур бай булалар, хәзер. Аталары бу ике малайны укыта, ә кызларын кияүгә бирә. Малайларны да өйләндерә. Шулай итеп, бик әйбәт кенә яшиләр болар. Әмма көтүче аталары иске киемнәре белән чыбыркыны зур сарайларының башына, чарлакка менгереп асып куя. Малайлары борыннарын күтәрә башласалар, шул киемнәр белән чыбыркыны гына күрсәтә икән бу. – Күп борыныгызны күтәрмәгез, менә шул әйберләрне онытмагыз, – ди икән. Шунда менә әкият тә бетә. Сезгә рәхмәт тыңлаган өчен, миңа рәхмәт сөйләгән өчен, йокларга вакыт, йоклагыз! Татар халык әкияте  

19.05.2023
185 нче күппрофильле лицейда «Балачак җыры» концерты узды!

185 нче күппрофильле лицейда «Балачак җыры» концерты узды!

«ШАЯН ТВ» каналы талантлы балалар катнашында «Балачак җыры» концертлар циклын дәвам итә! Чираттагы концерт та шау-гөр килеп узып китте. Бүген исә чара Казанның 185 нче күппрофильле лицее укучылары өчен куелды. Сәхнәне «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының чыгышлары бизәде. Бәйрәм шаяру-көлүләр, җанлы аралашу, күңелле уен һәм викториналар һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналыннан истәлекле бүләкләр белән үрелеп барды. Гадәттәгечә, укучылар белән очрашудан курчакларыбыз - Шаян белән Мияу да калмады! Алар кунакларны каршы алды, фотога төште һәм үзләренең шәп кәефләре белән уртаклашты! Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан күтәренке рух алдылар һәм үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр! Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

19.05.2023
Казанның 20 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Казанның 20 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Абдулла Алиш исемендәге 20 гимназиясендә гөрләп узды! Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә. Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны сөендерделәр. Алар «Балачак җыры» бәйгесенең танылып өлгергән, балалар өчен җырларын башкардылар. Шулай ук балалар белән күрешергә «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу да килде. Алар кунакларга чын бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Моннан тыш, тамашачылар өчен кызыклы викториналар уздырылды, иң актив укучылар исә истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Концерт барлык кунакларга да аралашу шатлыгы, шәп музыкаль номерлар һәм яхшы кәеф бүләк итте! Тамашачыларыбыз белән бергәләшеп вакытны бик күңелле үткәрдек! Алар һәр чыгышны яратып карадылар, «ШАЯН ТВ»ның яшь йолдызларын алкышлар белән озаттылар!

16.05.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск