Яңалыклар

Ял көннәрендә сезне шәп премьералар көтә
Канал яңалыклары

Ял көннәрендә сезне шәп премьералар көтә

«ШАЯН ТВ» каналы ял көннәренә берничә шәп премьера әзерләде! 1. «Гиббоннар» - җырлаучы маймыллар турында Көньяк Корея документаль фильмы. Сериалның сюжеты Азиядә иң аз билгеле булган кешесыман маймыллар - гиббоннар тормышы турында сөйли. Җырлау аша алар ничек аралашалар һәм нинди тормыш алып баралар? Фильмның авторлары аларны ике ел дәвамында бөтен Индонезия һәм Таиланд буйлап күзәткәннәр. Дөньяда башка беркайда да булмаган уникаль хайваннар һәм үсемлекләр өчен йорт булып торучы Тын океандагы ерак утраулар турында искиткеч документаль фильмны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:55 һәм 22:55 сәгатьләрдә карагыз. 2. Табигать турында документаль кино яратучыларны «Галапагос утраулары: дөнья чигендә» документаль фильмын карарга чакырабыз! Әлеге премьера - Тын океан уртасында урнашкан Галапагос утраулары турында. Бу тышкы дөнья тәэсиреннән еракта формалашкан уникаль экосистеманың мисалы. Галапагоста очрый торган хайваннар һәм үсемлекләрнең күп төрләрен планетабызның башка почмакларында бөтенләй очратырга мөмкин түгел. Әлеге архипелагта эволюция ничек барган? Ерак утрауларда мондый тормыш ничек барлыкка килгән? Шимбә - 09:45 һәм 21:00 сәгатьләрдә, якшәмбе - 17:30да «ШАЯН ТВ» каналында карагыз. Фото: Яндекс

28.03.2024
Яшь татарстанлыларны «Төзүчедән сора» бәйгесендә катнашырга чакыралар
Популяр яңалыклар

Яшь татарстанлыларны «Төзүчедән сора» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Яшь татарстанлыларны «Төзүчедән сора» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан оештырыла. Бәйгедә катнашу өчен текст һәм видео-сораулар кабул ителә. Эшләрне түбәндәге номинацияләр буенча бәялиләр: - Иң үзенчәлекле текст рәвешендәге сорау; - Иң үзенчәлекле видео-сорау; - Төзелеш тарихы турында иң яхшы сорау. «Төзүчедән сора» бәйгесе ел саен балалар һәм яшьләр арасында төзелеш белгечлекләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Биредә 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Гаризаны сылтама буенча конкурсның рәсми бите аша «ТөзүчедәнСораБәйгесе» бүлегендә калдырырга мөмкин. Гаризалар 12 июльгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында 2024 елның август башында үткәреләчәк.

27.03.2024
Язгы каникулга иң яхшы шөгыльләр исемлеге
Кызыклы фактлар

Язгы каникулга иң яхшы шөгыльләр исемлеге

Яз - ул салкын кыштан соң башлаган кечкенә генә яңа тормыш. Язгы каникуллардан онытылмаслык тәэсирләр алу өчен нишләргә? Безнең файдалы исемлек сезгә ярдәмгә килер! * Беренче кояшлы көннәр белән ләззәтләнергә һәм вакытны күбрәк урамда уздырырга. * Паркларда йөрергә һәм беренче язгы чәчәкләрне эзләргә. * Тал песиенә, агачлардагы беренче яфракларга, умырзаяларга, һәм беренче үләннәргә сокланырга. * Җылы яклардан очып кайткан кошларга җимлек эләргә. * Гөрләвекләр буйлап сикерергә һәм көймәләр йөздерергә. * Чәчәкләр яки агач утыртырга. * Урманга барырга. * Язгы фотосессиягә чыгарга. * Кинога, кызыклы фильмга, яки театрга барырга. * Дусларның, якыннарның, туганнарның хәлен белергә. * Саф һавада футбол, волейбол яки баскетбол уйнарга. * Үрдәкләрне, тиеннәрне һәм парклардагы башка җан ияләрен ашатырга. * Моңарчы эшләнмәгән, я булмаса эшләргә курыккан, сузып йөргән эшләрне эшләргә. * Кояш баешы белән хозурланырга яки таң каршыларга. * Күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга, витаминнар турында онытмаска. * Язгы табигатьне фотога төшерергә. * Кыштан соң бераз хәлсезләнгән организмны кайгыртырга. * Яраткан эшеңә, хоббига яки мавыгуларга күбрәк вакыт бүлеп бирергә. * Йолдызлы күкне күзәтергә. * Бераз ыгы-зыгыдан арыну өчен, телефоннан ял итәргә. * Язга күбрәк сөенергә, күбрәк елмаерга һәм көләргә.  

26.03.2024
Каен суының файдасын беләсезме?
Кызыклы фактлар

Каен суының файдасын беләсезме?

Яз җитү белән бар дөнья җанлана, табигать уяна. Күпләр каеннар күп үскән урыннарга барып, каен суы җыярга әзерләнә торгандыр. Гадәттә, аны март азагыннан башлап, апрель дәвамында җыялар. * Каенның тамырлары тирәндә, яз җитеп, тормыш яңара башлагач, алар туфрактан суны үзләренә тарта һәм агач кәүсәсе буйлап, ботакларга җиткерә. * Каен суы – гади су гына түгел, ул минераллар, кальций, калий, магний, тимер, натрий, эфир майлары, С, В6, В12 витаминнарына бай. * Каен, зурлыгына карап, көненә 1-6 литр сут бирә ала. * Суны җыю өчен иң яхшы вакыт – көндезге 12дән кичке 5кә кадәр. * Су туплар өчен кәүсәне җирдән 40-50 сантиметр өстәрәк тишәргә, җыеп беткәч, мүк яки балчык сылап куярга кирәк. * Каен суы тиз бозыла, шуңа аны җыйгач та кулланырга кирәк. * Аны җәйгә кадәр сакларга теләсәгез, туңдыру яхшы.   КАЕН СУЫ ФАЙДАСЫ * иммунитетны күтәрә * канны чистарта * кан басымын нормага сала * язгы авитаминоз белән көрәшә * стресска каршы торырга булыша, депрессиядән ярдәм итә * йокыны яхшырта, кәефне күтәрә * йөрәк эшчәнлеген яхшырта * бөерләрне, бавырны чистарта * холестеринны киметә * ябыгырга булыша * тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта * яралар төзәлүгә ярдәм итә      

25.03.2024
Игелек кылыйк: АТНАЛЫК ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
Кызыклы фактлар

Игелек кылыйк: АТНАЛЫК ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Кеше үзенеӊ эчке халәте белән һәрвакыт нәрсәгәдер мохтаҗ - җылы сүзгә, назга, якын карашка, кайгы-хәсрәтне уртаклашуга яки шатлыкны бүлешүгә... 25 мартта ел саен Халыкара игелекле эшләр көне билгеләп үтелә. Игелек кылу һич кенә дә авыр түгел, без аны көн саен, даими эшләп торабыз. Шуны истә тотыгыз: игелек кылу – көчсезлек билгесе түгел, дөньяны яхшы якка үзгәртүче кешелек сыйфаты. Юкка гына борынгылар изгелек ит тә суга сал: балык белер, балык белмәсә халык белер димәгәннәр! Игелекле булыйк, дуслар!   БЕЗ СЕЗГӘ АТНАЛЫК ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР ИСЕМЛЕГЕ ТӨЗЕДЕК 1. Кошлар өчен җимлек яса 2. Йортсыз этләрне һәм мәчеләрне ашат 3. Әниеңә өй җыештырырга булыш 4. Күршеңә чүпне чыгарырга ярдәм ит 5. Өй янында чәчәкләр утырт 6. Әти-әниең белән бергә өмәдә катнаш 7. Макулатура җыеп тапшыр 8. Юлыңда очраган кешеләргә яхшы көн телә 9. Кемнеңдер кәефен күтәр 10. Күптән аралашмаган танышыңа яки туганыңа шалтырат 11. Үз кулың белән сюрприз яса (открытка) 12. Кемгә дә булса яхшы сүзләр белән хат яз 13. Очраган һәркемгә елмай 14. Барысы белән дә, хәтта таныш булмаганнар белән дә исәнләш 15. Якыннарыңа аларны никадәр нык яратуыңны әйт      

25.03.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск