Яңалыклар

Туган көнең белән, «ТНВ»!

Туган көнең белән, «ТНВ»!

Бүген Татарстандагы иң зур массакүләм мәгълүмат чарасы – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең туган көне! 20 елдан артык «Яңа гасыр» телеканалы үзенең иң яхшы тапшырулары белән тамашачыларын сөендереп килә. «Болгар радиосы»нда иң матур җырлар яңгырый. «Яңа гасыр»ның зур канаты астында беренче балалар каналы - «ШАЯН ТВ» эшли. Медиахолдинг тамашачыларны, тыңлаучыларны дөньяның иң кайнар яңалыклары белән таныштыра, танылган шәхесләр турында сөйли, якты сюжетлар төшерә, ял иттерә. Шул рәвешле, үзенең тырыш хезмәте белән татар телен, мәдәниятен үстерү һәм саклауга зур өлеш кертә, чит төбәкләргә сибелеп яшәүче татарларыбызны берләштерә. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе киләчәктә дә яраткан, тугры тамашачылары белән бергә булып, һәрвакыт алга барсын, бөек үрләр яуласын! Туган көнең котлы булсын, яраткан «ТНВ»! Бәйрәм белән, кадерле хезмәттәшләр!  

26.08.2023
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне!

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне!

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән «Орел» рус хәрби кораблендә күтәрелгән. Ул яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр. Өч төсле флагны законлы уйлап табучы итеп, Петр I таныла. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгара. Ләкин аның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып кала. Россия флагы төсләрен «Орел»ны төзегән голландияле тәкъдим иткән дигән сүзләр дә бар. Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора. Ул рәсми статуска 1896 елда гына ия була. Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!

22.08.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск