14.05.2024

«ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары радио журналистлары белән очрашты

Бүген Журналистлар берлегендә радио журналистлары белән очрашу узды. Чарада «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары һәм блогерлары да булып кайтты.

Түгәрәк өстәл артында радионың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, профессиональ үсеш мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Балалар журналистларның төпле фикерләрен тыңладылар, радио тормышы белән кызыксындылар һәм үзләренең сорауларын бирделәр. Очрашу файдалы киңәшләр һәм җылы хатирәләргә бай булды.

Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск