Яңалыклар

Әкият илендә: « Убыр-Таз»!

Әкият илендә: « Убыр-Таз»!

Әүвәле булган, ди, өч агай-эне. Боларның икесе акыллы, ди, өченчесе тиле, ди, Убыр-Таз атлы, ди. Убыр-Таз бер эш тә эшли белми, ди. Моңа агалары әйтәләр, ди: — Убыр-Таз, син тик торганчы киеккә тозак кор, — диделәр, ди. Убыр-Таз тозак корды, ди. Корганның икенче көнендә барып караса, эләккән, ди, бер бик зур аю. Убыр-Таз аюны ычкындырып җибәрде дә, ди, өенә кайтып китте, ди. Өйгә кайткач, агалары моннан сораганнар, ди: — Ни эләккән тозагыңа? — дип. Убыр-Таз әйтте, ди: — Попның кара сыеры эләккән, — диде, ди. Иртәгесен Убыр-Таз тагын барган, ди, тозагын карарга,эләккән, ди, бик олы бүре. Убыр-Таз бүрене ычкындырып җибәргән дә, ди, өенә кайтып киткән, ди. Кайткач агалары: — Тозагыңа ни эләккән, — дигәч, бу тагы: — Попның кара танасы эләккән, — диде, ди. Өченче көнне тагы барды, ди, Убыр-Таз тозагын карарга. Тозагына эләккән, ди, төлке. Бу төлкене ычкындырган да, ди, өенә кайткан, ди. Агалары моннан тагы: — Ни эләккән? — дип сорадылар, ди. Убыр-Таз әйтте, ди: — Эләккән попның кызыл бозавы, — диде, ди. Дүртенче көнне эләккән, ди, куян. Убыр-Таз барып аны да ычкындырып кайтты, ди. Агалары: — Ни эләккән? — дигәч: — Попның ак көчеге эләккән, — диде, ди. Ялан поп малы эләккән дигәч, агаларының моңа ачулары килде, ди. — Моннан болай барсаң, эләккән нәрсәне өйгә алып кайт, — дип, кисәтеп җибәрделәр, ди. Убыр-Таз өйгә кайткач, агалары сорадылар, ди: —Ни эләккән тозагыңа? — дип. Убыр-Таз әйтте, ди: — Шүрәле эләккән иде, бик баетырмын дигәч, җибәрдем, иртәгә үземне кунакка чакырды, — дип. Иртәгесен китте, ди, Убыр-Таз кунак булып. Барып җитүе белән шүрәле моны бик сыйлады, ди. Киткән чагында бер бик олы кап белән мал биреп җибәрде, ди, иртәгесен тагы чакырды, ди. Убыр-Таз өйгә кайткач, капны киштәгә куйды да, ди, үзе чыгып китте, ди. Үзе кайтканчы, җиңгәләре, кап эчендәге бар әйберне алып, җыеп куйдылар, ди. Убыр-Таз иртәгесен тагы барды, ди, шүрәлегә. Шүрәле моңа тагы бер, кап бирде, ди. — Кайтып җиткәнче ачып карама, — дип әйтте, ди. Убыр-Таз юлда ачып караган иде, ди, үзалдына тукмаклый торган тугыз тукмак сикерде дә, ди, Убыр-Тазны тукмаклый башлады, ди. Убыр-Таз: «Кап, ябыл!» — дип кычкырган иде, ди, тукмаклар капка кереп киттеләр дә, ди, кап ябылды, ди. Өйгә кайтып җиткәч, Убыр-Таз кабын ян сәкегә куйды да, ди, чыгып китте, ди. Җиңгәләре ачып караганнар икән, тугыз тукмак чыгып, җиңгәләрен тукмакларга ябышты, ди. Әзрәк торгач, кайтты, ди, Убыр-Таз, болар Убыр-Тазга әйтәләр, ди: — Тукмакларыңны тыйсаң, бар әйбереңне кире бирербез, — диделәр, ди. Убыр-Таз: «Кап, ябыл!» — дип кычкырды, ди, тукмаклар бары да кереп беттеләр, ди, кап шап итеп ябылды, ди. Шуннан соң Убыр-Таз, агалары белән бергә, бик баеп тора башладылар, ди. Татар халык әкияте    

07.06.2023
Җәйгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге!

Җәйгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге!

Җәй - иң күңелле вакыт! Ләкин кайберәүләр җәйге каникулларда нәрсә белән шөгыльләнергә белми һәм вакытны бушка үткәрә. Шуңа күрә без сезгә иң яхшы шөгыльләр исемлеге әзерләдек! Җәй бик кыска, тизрәк бөтен пунктларны да сызып ташларга ашыгыгыз! * Көненә 30 000 адым узарга. * Вакытны кояш сәгатьләре буенча белергә. * Учакта тәмле ризык әзерләргә. * Салават күперен күрергә һәм теләк теләргә. * Яңгыр астында йөрергә. * Урманга җиләк җыярга яисә гөмбәгә барырга. * Кыр чәчәкләреннән тәкыя үрергә. * Үлән өстеннән яланаяк йөрергә. * Дуслар белән пикникка чыгарга. * Елгада яки күлдә су коенырга. * Таганда атынырга. * Гамакта йокларга. * Чикерткә тотарга. * Болытларны карап, үлән өстендә ятарга. * Җәйге фотосессия үткәрергә. * Агач утыртырга. * Таң каршыларга. * Йолдыз атылганын күзәтергә. * Кошлар сайравын тыңларга. * Татлы мамык ашарга. * Кыр чәчәкләре бәйләме җыярга. * Агачны кочаклап, аннан энергия алырга. * Бакчада эшләргә. * Туйганчы йокларга.

07.06.2023
«Профессор Никдияр» сезнең сорауларыгызга җавап бирә!

«Профессор Никдияр» сезнең сорауларыгызга җавап бирә!

Барысына да билгеле булганча, балалар еш кына төрле сораулар бирергә яраталар. Ә иң еш бирелә торган сораулар һәрвакыт «ни өчен» яисә «ник» дип башлана! Ни өчен үләннәр яшел, ә күк йөзе зәңгәр төстә? Нигә көндез якты, ә төнлә караңгы? Салават күпере нидән барлыкка килә? Бу һәм миллионлаган башка сорауларга җавап бирү өлкәннәргә һәрвакыт җиңел генә бирелми. Аларга ярдәмгә профессор Никдияр килә! Ул бик кызыксынучан һәм сорауларга да җиңел һәм аңлаешлы итеп җавап бирә белә! Профессор Никдияр - чынлыкта исә бернинди дә профессор түгел, ә әтисе, әнисе һәм өч яшьлек сеңлесе Катя белән гадәти йортта яшәүче җиде яшьлек Сережа! Сережа телевизор караучыларга бик күп сораулар бирә һәм тамашачылар белән бергә аларга җавап та таба. Әгәр дә сез Сережа кебек үк, барысын да белергә телисез икән, «Профессор Никдияр» мультсериалын карарга киңәш итәбез! Эш көннәрендә 13:55 һәм 21:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» экраннары каршына җыелыгыз!

05.06.2023
«ШАЯН ТВ» каналында яңа проект!

«ШАЯН ТВ» каналында яңа проект!

Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Татарстан Республикасында «Милләтем хәзинәләре» проекты тормышка ашырыла. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» балалар каналы яңа проект тәкъдим итә! «Шаян рәссам» проектының «Милләтем хәзинәләре» циклы мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен аңлаешлы һәм кызыклы рәсем ясау дәресләре форматында ясалган. Рәсем дәресләре Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларга багышланачак. Болар - татар, рус, чуваш, удмурт, мордва, мари һәм башкорт милләтләре. Проект балаларга рәсем дәресләре аша Татарстанда яшәүче милләтләрнең мәдәнияте һәм көнкүреше, әйтик, милли ашлары, киемнәре, уен кораллары һәм башкалар белән танышырга ярдәм итә. Һәрбер роликта бер милләт турында сөйләнә. Мәсәлән, тапшыруда башкортларның кубызы, чувашларның милли баш киеме, удмуртларның милли киемнәре, татар халык ашлары кебек темалар яктыртыла. Проект ФильмФэй компаниясе белән берлектә эшләнде. Ул 30 сериядән тора, аларны июньнән башлап «ШАЯН ТВ» каналында күрергә мөмкин. Яшь чикләве юк, аны иң нәни тамашачылар да карый ала.    

05.06.2023
Көтеп алган җәй җитте!

Көтеп алган җәй җитте!

Көтеп алган җәй дә җитте! Уку елы тәмамлана, балалар каникулларга китә. Иң озын көннәр һәм иң кыска төннәр... Беренче җиләкләр өлгерә, урманда гөмбәләр барлыкка килә. Боларны әле бик күп санарга була! Нәрсә дисәң дә, табигатьнең иң матур, чәчкә чагы! Июнь аена һава торышы ниләр вәгъдә итә икән? Бергәләп танышыйк! * Июнь аеның беренче көннәрендә яңгыр ява икән, калган ай буе коры булачак. * Июньдә иртән су буйлап томан агыла икән, кояшлы яхшы һава булачак. * Әгәр сандугач төне буе сайрый икән, икенче көнне көчле җил булачак. * Июнь ае җылы булса, уңыш яхшы булачак. * Июнь аенда яңгырдан соң Салават күпере пәйда булса, һава торышы бик озак вакыт җылы булачак. * Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булачак. * Әгәр тургай үз оясын җирдә кора икән, җәй бик коры булачак, ә агачта корса, яңгырлы була. * Әгәр миләш соң чәчәк ата икән, көз озын булачак. * Июньдә томан еш булса, гөмбәләр күп булачак. * Карлыгач җәй башлый, сандугачтан җәй тәмамлана. * Июнь аенда чәчәкләр чәчәк ата, сандугачлар җырлый, июнь аенда күңелле, ә ризык аз. * Чәчәк атучы миләшкә бал кортлары күп җыелса, икенче көнне һава торышы яхшы булачак. * Чыкның күплеге – уңдырышлылыкка, еш томан төшү – гөмбә күплеккә. * Июнь башы яңгырлар белән башланса, ахырында корылык көтегез.            

02.06.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск