Яңалыклар

Карбыз көнен бәйрәм итәбезме?

Карбыз көнен бәйрәм итәбезме?

Җәйнең иң тәмле чоры – карбыз өлгергән чор, дуслар. Бүген әле карбыз көне дә билгеләп үтелә икән! Бүгенге көндә дөньяның 96 илендә карбызның 1200дән артык төре үстерелә. Галимнәр фикеренчә, карбызның туган ягы булып Көньяк Африка санала. Х гасырда ул кытайлар арасында да тарала һәм бик кадерле сыйга әйләнә. Бүгенге көндә дә Кытай карбыз үстерү буенча беренче урында тора. Аннан зур аерма белән Төркия, Иран, Египет, Америка илләре, Россия һәм Үзбәкстан бара. Карбызда 90% артык су бар. Ул А, В һәм С витаминнарының чыганагы булып тора.Сусауны басуы өстенә, карбыз калориясез ризык та. Бу көнне туйганчы карбыз ашый торган көн дип кабул итәргә кирәк. Хәзер инде карбыз белән берәүне дә шаккатырып булмый. Күп кеше аны үз бакчасында да үстерә. Әлеге көнне, әлбәттә, табигать кочагында ял итеп һәм бик күп карбыз ашап үткәрик әле, дуслар! Файдалы да, тәмле дә әлеге ризыкны ашап, җәебезне тагын да ямьлерәк итик!  

03.08.2023
«ТАТАР СҮЗЕ»ндә катнашырга ашык!

«ТАТАР СҮЗЕ»ндә катнашырга ашык!

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Катнашырга ашыгыгыз! Премиаль фонд 1500 000 сум. Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2024@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн акета тутыру мөмкинлеге дә каралган. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

02.08.2023
Җиһанда җәйнең төпчек кызы – август!

Җиһанда җәйнең төпчек кызы – август!

Җәйнең төпчек кызы – августка да аяк бастык! Юкка гына борынгылар: «Августта төшкә кадәр - җәй, төштән соң - көз», - дип әйтмиләр. Ни дисәң дә, җәйнең ахырга таба барганы үзен сиздерә башлады. Әйдәгез әле, дуслар, август аена булган сынамышларга күз салып, көзнең, кышның ничек киләсен чамалап карыйк! * Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. * Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер. * Томан озак таралмый торса - аяз көнгә. * Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә. * Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә. * Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр. * Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер. * Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына. * Имән чикләвеге күп булса, җылы кышка, мул уңышка. * Кырмыскалар күчләрен зурайтсалар- иртә һәм суык кышка. * Йолдызлар аз булса - яңгырга. * Августта су суыныр, урак кызар. * Ябалак кычкырса - суыкка. * Очучы үрмәкүчләр күбәйсә, уңыш аз булыр.

02.08.2023
«Сәйлән» проектының ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ билгеле!

«Сәйлән» проектының ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ билгеле!

Тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең бишенче сезон ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ! Меңләгән гариза арасыннан профессиональ жюри 16 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Яшь талантларга Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, танылган җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Айсылу Габдинова кебек мәртәбәле шәхесләр бәя бирде. Менә ул бәхетлеләр исемлеге: 1)      Рузилә Сабирова (Актаныш) 2)      Сәидә Гарифуллина (Биектау) 3)      Айзилә Зиннәтуллина (Казан) 4)      Сәфирә Гыймадиева (Чистай) 5)      Зәлинә Шакирова (Яр Чаллы) 6)      Ранель Карамиев (Яр Чаллы) 7)      Зәлинә Ибраһимова (Казан) 8)      Сәид Әхмәтҗанов (Әлмәт) 9)      Айсылу Мөхәммәтҗанова (Казан) 10)    Илназ Хәлиуллин (Биектау) 11)    Милина Хәйруллина (Казан) 12)    Эмилия Галимҗанова (Казан) 13)    Таһир Мөхәммәдиев (Яр Чаллы) 14)    Адилә Ишалина (Яр Чаллы) 15)    Марат Әхмәтҗанов (Башкортстан) 16)    Ассель Сәләхова (Питрәч) Алда аларны кабат сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм телевизион сәхнәдә онытылмаслык мизгелләр көтә! Әлеге 16 ярымфиналист беренче урын өчен көч сынашачак! Бик тиздән сез аларның барысын да экраннарда күрә алачаксыз!

01.08.2023
Велосипедта йөрегез!

Велосипедта йөрегез!

Җәйге чорда иң файдалы транспорт - велосипед. Ул мускулларны күнектерә, ныгыта, иммунитетны күтәрә, йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш юлларына файдалы. Шулай ук кәефне күтәрә һәм йокыны яхшырта. Бөекбритания галимнәре велосипедның җәяү йөрүдән файдалырак икәнен ачыклаган. Велосипедта барганда барлык мускуллар хәрәкәткә килә. Велоспорт балага тигезлек сакларга, координациясен яхшыртырга булыша, аякларын ныгыта. Велосипедта йөрү ябыктыра, матдәләр алмашын яхшырта, стресстан саклый, ерактан начар күрүне, варикозны кисәтә. Велосипедта тизлекне сәгатенә 15-20 километрдан арттырмаска кирәк. Әгәр велосипедта йөрү мөмкинлеге юк икән, өйдә мондый кунегү ясарга була. Каты, тигез өслеккә ятарга һәм аякларны велосипед педален әйләндергән кебек 15 секунд алга таба әйләндерергә, 10 секунд ял итәргә һәм артка таба әйләндерергә кирәк. Әлеге күнегүне көнгә 2-3 тапкыр даими эшләсәгез, файдасын күрерсез. Ул мускулларны күнектерә һәм ябыгырга булыша. Җәйнең бары тик бер генә ае калып бара! Җылы көннәрне саф һавада, файдалы итеп үткәрергә ашыгыйк!    

31.07.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск