Яңалыклар

«Созвездие - Йолдызлык 2023»!

«Созвездие - Йолдызлык 2023»!

Бүген «Пирамида» концертлар залында «Созвездие - Йолдызлык» XXIII ачык республика телевизион яшьләр сәнгате фестиваленең гала концерты узды. Чарада тантаналы төстә әлеге сезонның гран-при ияләре игълан ителде! Быел фестивальдә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 60 меңнән артык конкурсант катнашты. Балалар җиде номинациядә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип». Сайлап алу турлары исә республиканың төрле районнарында 10 зонада узды. Әлеге чарада, фестивальнең мәгълүмати партнеры буларак, беренче балалар каналы «ШАЯН ТВ» да катнашты. Каналның төп персонажы Шаян кунакларны каршы алды, алар белән фотога төште, бүләкләр өләште һәм бәйрәм кәефе бүләк итте! Фестивальнең зур гала-концертын тиздән сез «ШАЯН ТВ» каналында да күрә алачаксыз!

19.04.2023
«Лёва исемле йөк машинасы» янәдән эфирда!

«Лёва исемле йөк машинасы» янәдән эфирда!

Бүгеннән «Лёва исемле йөк машинасы» янәдән эфирга чыга! Мультсериалның вакыйгалары балалар мәйданчыгында бара. Бирегә тынгысыз кечкенә йөк машинасы үзенең кузовында төрле уенчыкларның детальләрен алып килә. Һәр сериядә мультсериалның баш герое ярдәмчесе Маша белән бергә үз алдына куелган бурычларны үтәячәк, самолетлар, машиналар, вертолетлар һәм көймәләр җыеп, аларны төрле төсләргә буйыячак. Мультсериал сезгә рәсем ясау серләрен үзләштерергә, геометрия нигезләрен ачыкларга ярдәм итәчәк; төсләрне һәм формаларны аерырга, автомобильләрнең, һава транспортының һәм махсус техниканың төрле төрләрен тикшерергә, шулай ук вакытны план буенча бүләргә һәм биремнәрне тиз истә калдырырга өйрәтәчәк. «Лёва исемле йөк машинасы» мультсериалын 11:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!  

18.04.2023
«Туган тел-fest 2023»

«Туган тел-fest 2023»

Бүген «Бала-Сити» Халыкара мультилингваль балалар бакчасында татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен «Туган тел-fest 2023» фестиваль узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды. Фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләре өчен тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру мәйданчыгына әверелде. Очрашу барышында тәҗрибәле белгечләрдән мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. Укытуның нәтиҗәлелеген арттыру, балаларда татарча аралашу телəге тусын өчен, дәресне ничек алып барырга кирәклеге кебек мәсьәләләр күтәрелде. Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Укытучыларны үзенең татар телендәге белем бирү проектлары белән таныштырды. Күргәзмәдә педагогларга кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып торучы «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын һәм «ШАЯН Әлифба» интерактив проектларын тәкъдим итте. Беренче балалар каналының балалар яратып өлгергән төп персонажы – Шаян да кунакларның күңелен күреп кайтты!  

15.04.2023
 «Балачак җыры» концерты Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицейда узды!

«Балачак җыры» концерты Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицейда узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Питрәч районының Яңа Шигали авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицейда узды! Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны таң калдырдылар. Алар «Балачак җыры» бәйгесенең танылып өлгергән, балалар өчен җырларын башкардылар. Шулай ук килгән кунаклар һәм лицей укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, балаларның күңелен күтәрделәр! Бәйрәм буена залда яхшы кәеф хөкем сөрде! Тамашачылар җылы бәйрәм атмосферасы өчен концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр! Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

14.04.2023
Ял көннәрен «ШАЯН ТВ» белән бергә үткәрегез!

Ял көннәрен «ШАЯН ТВ» белән бергә үткәрегез!

Дуслар, «Гаҗәп Дино» мультсериалы кабат эфирга чыга һәм ял көннәрен «ШАЯН ТВ» каналы белән бергә үткәрергә чакыра! Тугыз яшьлек Поуди дөньядагы барлык балалар хыялланган иң гадәти булмаган мәктәптә икенче сыйныфта укый. Мәктәп бик матур утрауда урнашкан. Анда бары тик оча торган автобуста гына килеп була. Бина үзе лабиринтлы сарайга охшаган һәм фантастик техника белән җиһазландырылган. Әмма мәктәп укучылары һәркайда да бертөрле: алар тиз укыйлар, дуслашалар, уйныйлар һәм акылга сыймаслык маҗаралар турында хыялланалар. Поуди да шулар рәтендә. Ул тумыштан лидер, энергияле һәм кыю, гәрчә кайвакыт кирәгеннән артык кире булса да. Аның иң якын дуслары - сөйкемле һәм әдәпле кыз Жасмин һәм киң күңелле, аппетиты яхшы булган Денни. Көннәрдән бер көнне аларның дустанә триосына аждаһа кушыла! Төгәлрәге, сөйләшә белми торган, бөтенләй кечкенә аждаһа. Әмма ул - суперкөчкә ия. Аның ярдәмендә яшь геройлар яраткан мәктәпләренә нигез салган зирәк директор Эрның юкка чыгу серен ачыкларга тырышалар. «Гаҗәп Дино» мультсериалын шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

14.04.2023
«Рисуем Победу» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнашырга чакырабыз!

«Рисуем Победу» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнашырга чакырабыз!

«Яңа мәктәп» федераль партия проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган «Рисуем Победу» Бөтенроссия патриотик акциясе дәвам итә! Масштаблы акциянең финалына бер айдан азрак вакыт калып бара. Катнашырга ашыгыгыз! Яшь катнашучылар традицион 2 номинация - «балалар сәнгать иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать» һәм «методик кулланма» буенча актив рәвештә эшләрен җибәрәләр. Алай гына да түгел, акциянең бу сезонында эшләр яңа юнәлешләр буенча да кабул ителә: «Бөек Җиңү варислары» (Россия Армиясенең батырлыгына багышланган махсус номинация) һәм «Җиңүне ясыйбыз»: безнең тәҗрибә» (Акция кысаларында белгечләргә үз мәйданын/чараларны оештыру тәҗрибәсен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирүче номинация). Эшләрне дистанцион форматта 2023 елның 23 февраленнән 6 маена кадәр акция сайтына эләргә мөмкин. «Рисуем Победу-2023» акциясенә йомгаклар Җиңү көнендә ясалачак.  Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

14.04.2023
Әкият илендә: «Шомбай»!

Әкият илендә: «Шомбай»!

Әүвәл заманда бар иде, ди, бик бай ирле-хатынлы кеше. Болар икесе дә бик усал да, бик саран да булганнар, ди. Бервакыт җәйнең кызуында, эш өстендә, боларның усаллыкларына чыдый алмыйча, хезмәтчеләре чыгып киткән. Хезмәткә ялланырга килүче булмагач, бай, хезмәтче эзләп, хатыны белән күрше авылга киткән, ди. Авылга барып керсәләр — каралтысыз, коймасыз бер өй янында сәләмә генә киенгән бер егет утыра икән; бай, хатыны белән шуның янына барып, сорашырга тотынган. — Безгә эшкә кеше кирәк иде, синең исемең ничек?— дип сораганнар. Егет: — Шомбай,— дигән. — Хакың күпме булыр?— дигәннәр. Егет: — Биш алтын ,— дигән. Байларга хакы кыйммәт тоелган. Хатыны: — Исеме дә бик ямьсез, хакы да бик зур, арзанракны эзлик,— дигән. Болар авыл буйлап киткәннәр. Баралар, баралар, тагын бер егет очраган, ди. Бу — киемен әйләндереп кигән шул ук Шомбай икән. — Исемең ничек? — Шомбай. — Хакың күпме? — Биш алтын. Тагын кыйммәтсенеп, арырак киткәннәр. Баралар, баралар, ди. Авыл читенә барып җиткәннәр, ди. Тагын бер егет күргәннәр. Ул — бүрегенең сул ягын әйләндереп кигән шул ук Шомбай булган, ди. Тагын сораша башлаганнар. — Исемең ничек? — Шомбай. — Хакың күпме? — Биш алтын. Бай белән хатыны бер-берсенә карашканнар да: «Әйдә, хәерле булсын, бу авылда бар кеше дә Шомбай исемле икән, хакы кыйммәт булса да, эшче кирәгендә яллыйк инде»— дип, Шомбайны яллаганнар, ди. Шомбай ялланып эшли башлаган. Эш өсте үткән. Кыш килгән, мал-туар карыйсы, утын кисәсе, тагын әллә никадәр эшләр эшлисе бар икән. Ә Шомбайга акча түләүче юк. Эшләгән бер эштән гаеп табып: «Карап эшләмисең»,— диләр дә хакын түләмиләр икән. Шомбай эчендә байларга ачу җыела барган. Көн үткән, төн үткән, атна үткән, ел үткән. Икенче җәй килеп җиткән, кыр эшләре өлгергән. Шомбай беркөнне хуҗасы белән печән чабарга барган икән, игәвен өйдә онытып калдырган булган. Өйгә кайтса, бай хатыны бер кеше белән сөйләшеп утыра икән. Хатын: — Игенне саттым инде. Ирем белә күрмәсен, акчасын ничек алырмын икән?— ди. Теге кеше: — Мин юл буе салам чәчеп барырмын. Шул юл белән минем печән җыйган җиремә барып чыгарсың. Акчаны шунда түләрмен,— ди икән. Шомбай боларны тыңлап торган да: «Тукта әле, боларны кызык итим»,— дип уйлаган. Теге кеше юл буйлап салам чәчеп киткән, ди. Аның артыннан барган Шомбай саламнарны, җыйнап, үз юлларына чәчеп барган, ди. Бераздан бай хатыны шул юл белән барып, Шомбайлар янына килеп чыккан. Алай да серне бирмәгән, ди. — Эшләгәнегезне карарга килдем, эшегез бик тыгыз икән,— дип әйткән, ди. Бай күршеләрен печән җыешырга чакырмакчы булган икән. Шомбайга: — Бар әле, теге кешеләрне чакыр,— дигән. Алар шул бай хатыныннан иген сатып алган кешеләр булган. Шомбай аларга барган да: — Бай сезнең бездән урлап иген алганыгызны сизгән. Сәнәк күтәреп сезне чәнчергә килә, тизрәк качыгыз,— дигән. Ә үзе байга кайтып: — Ал арның эшләре безнекеннән дә тыгызрак икән. Кибән куялар: «Сәнәк алып булышырга килсен әле»— дип, үзеңне чакырдылар,— дигән. Бай, сәнәк алып, теге кешеләрнең янына бара башлаган икән — алар, байны күргәч, авылга таба чабарга тотынганнар, ди. Бай аптырап кире кайтып киткән. Кайтканда юл буеннан җиләк ашап кайта икән. Байның хатыны, моны күргәч, курыккан. Шомбайдан: — Ул нәрсә җыя?— дип сораган. Шомбай: — Ул синең урлап иген сатканыңны сизгән, таш белән башыңны тишәм, дип әйтә, шуңа ташлар җыя килә,— дигән. Моны ишеткәч, байның хатыны да авылга йөгерә башлаган, ди. Бай Шомбай янына килеп: — Хатын нигә чаба?— дип сораган. Шомбай: — Кече учакка ут капкан, өегез яна,— дигән. Моны ишетүгә, бай да авылга чабып киткән, ди. Кайтса — өйдә ут та юк, бернәрсә дә юк, ди. (Татар халык әкияте)    

13.04.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск