Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклына старт бирә

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклына старт бирә

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклына старт бирә! Тагын да күбрәк өр-яңа балалар өчен җырлар, талантлы башкаручылар белән бергә сәфәргә чыга! Бүгенге концерт Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 171 мәктәбендә узды. Тамашачыларга бер көндә ике концерт куелды! Гадәттәгечә, тамашачыларыбыз бик җылы итеп каршы алдылар һәм кайнар алкышларга күмделәр. Концертны карарга башкаланың мәктәп-гимназия укучылары җыелды. «Сәйлән» фестивале йолдызлары исә «Балачак җыры» бәйгесенең популяр хитларын башкарып, тамашачыларның күңелен яуладылар. «ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары да балаларны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр. Бер сулышта узды әлеге бәйрәм! Күтәренке кәеф, шаяру-көлүләр белән югары үтте! Тамашачыларыбыз да канәгать калды! Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

21.02.2024
Илнат Фархуллин җырчы булмаса, кем булыр иде?

Илнат Фархуллин җырчы булмаса, кем булыр иде?

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгучы «Килде-китте ШОУ» тапшыруында Илнат Фархуллин җырчы булмаса, кем булуы хакында сөйләде. - Монда энергетика ягыннан карарга кирәк. Энергия кайсы юнәлешкә таба күбрәк үзен җайлаштыра алыр иде – бу шуннан тора. Иҗат һәм сәнгать кебек яратып эшли ала торган эшем була алыр идеме икән? Әлеге өлкә буенча Аллаһ Тәгаләдән аз гына булса да, сәләт бирелгән. Ул синең үзең өчен генә бирелмәгән, димәк, син әлеге талантны дөньяга кирәкле рәвештә җиткерә белергә тиешсең. Тамашачы, халык нинди дә булса энергия туплап, яхшы кәеф белән кайтып китә һәм әлеге энергетика аңа яшәргә көч бирә икән, мин дөрес юнәлештә дигән сүз. Мин бу әйберләрнең беразын гына булса да тамашачыга җиткерә алам икән, бик рәхмәтлемен. Концертларда халыкка бөтен булган көчемне бирергә тырышам. Яңа елга хәтле бик актив кына эшләдек. Себер, Урал, Башкортостан, Татарстанның кайбер районнарында гастрольләр белән булдык. Гыйнвар аенда бераз ял итеп алдык. Хәзер инде февраль, март, апрельдә Татарстан буйлап концертларыбыз башланды. Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

19.02.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск