Яңалыклар

«Балачак җыры» концерты «Московский» мәдәният үзәгендә узды!

«Балачак җыры» концерты «Московский» мәдәният үзәгендә узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты «Московский» мәдәният үзәгендә узды! Бер көндә ике концерт куелды! Сәхнәне исә, гадәттәгечә, «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының чыгышлары бизәде. Безнең яраткан персонажларыбыз да нәни дусларыбызны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр.  Концерт буена берсеннән-берсе матур клиплар, гаҗәеп эчтәлекле җырлар яңгырады, җанлы атмосфера хөкем сөрде! Тамашачыларыбыз белән бергәләшеп вакытны бик күңелле үткәрдек! Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

15.06.2023
Әкият илендә: «Васыять»!

Әкият илендә: «Васыять»!

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән: — Син, улым,— дигән,— хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал,— дигән. Шуннан соң уртанчы улын чакырып алган: — Син, улым,— дигән аңа,— гел тәмле аш кына ашап тор,— дигән. Карт кече улына әйткән: — Син,— дигән,— ешрак өйләнергә кара,— дигән. Ярар. Карт үлеп китә. Аталары үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек кенә итеп үтәрбез икән?»— дип, баш ватып йөри башлыйлар. Олы улы: «Ничек кенә итеп авыл саен йорт салдырырмын икән?»— дип, баш вата, уртанчы улы дөньяда нинди тәмле ризык бар, шуны эзләргә дип чыгып китә, ә кече уллары ешрак өйләнү турында хыялланып йөри башлый. Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Исәнлек-саулык сораша, тормышлары белән кызыксына бу боларның. — Тормыш бик шәптән түгел әле, бабай,— ди олы уллары. — Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт салдыр»,— дип әйтеп киткән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк,— ди. Уртанчысы әйтә: — Миңа әти:«Тәмле аш кына ашап тор»,— дип әйткән иде,— ди. Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә: — Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым»,— дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый,— ди. Карт боларның сүзләрен тыңлап-тыңлап тора да болай ди: — Әй, улларым, сез атагызның васыятен ялгыш аңлагансыз икән,— ди.— Ул сезгә менә болай дип әйткән,— ди,— «авыл саен йорт сал» диюе «авыл саен дус-иш булдыр, дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була» дип әйтүе булган; «тәмле ашлар ашап кына яшә» диюе «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр» дип әйтүе аның; «ешрак өйлән» дип әйтүе, «эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр» дип әйтүе ул,— ди.— Атагыз сезне эшләп көн итәргә өндәгән»,— ди. Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул кушканча үти башлыйлар. Татар халык әкияте                                        

14.06.2023
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концерты узды!

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концерты узды!

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты узды! Тамашачыларга бер көндә ике концерт тәкъдим ителде! Бәйрәм программасында каналның яшь йолдызлары, «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән шат җырлар белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Шулай ук балалар белән күрешергә «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу да килде. Алар кунакларны каршы алдылар, уйнадылар, көлделәр һәм бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Моннан тыш, кызыклы викториналар да уздырылды, иң активлар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла. Концерт барлык тамашачыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте! Алар һәр чыгышны яратып карадылар, «ШАЯН ТВ»ның яшь йолдызларының һәр чыгышын алкышлар белән озаттылар!

13.06.2023
Бер көндә 2 концерт!

Бер көндә 2 концерт!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды! Бер көндә 2 концерт гөрләде! «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре тамашачылар күңелен яуларга өлгергән, балалар өчен уникаль җырларны яңгыраттылар. Иң актив балаларга исә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр өләште. Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә күтәренке рух бүләк иттеләр! Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар! Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.  

09.06.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск